Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Авыл халкы кыйммәт дип тормый, газета-журналларга языла тора

Студент халкы кышкы-җәйге чорда имтихан тоткан күк, газета-журнал хезмәткәрләре дә үзләренчә «имтихан тапшыра» - матбугатка яздыру дәверендә тирләп-пешеп тираж туплый. Бер генә данәгә дә киметмәскә тырышып ниләр генә эшләмиләр дә, ниләр генә уйлап тапмыйлар. Бушлай белдерү бастыру, язылучылар арасында лотерея уйнату - халыкны төрле яклап кызыксындыру өстендә баш ватып хәлдән...

Бәяләр үзгәрсә дә һәр язылу кампаниясе вакытында газетага даими язылып баручылар бар, шөкер. Авыллары белән район басмасын алдыручылар шактый. Монысы үзе бер сөенеч. Иң кызыгы, күпләр район газетасы белән бергә, республика, ил күләмендә нәшер ителүче басмаларны да күпләп яздырып ала. Почта хезмәткәрләренең сүзләренә караганда, авыл халкының байтагы почта бүлекчәләренә язылу вакыты башлану белән үзләре килә.

Укучылар саны кимерме?

Районнарда, авыл җирлекләрендә газета-журналларга яздыруның барышы турында хәбәрдар булсак та, республика күләмендә хәлләр ничегрәк икән соң? Башта шундый уй сызылып үткәч тә, кызыксынып, эзләнүләргә керештек. Нәтиҗәдә бик тә кызыклы мәгълүмат таптык.
Россия бөтенхалык фронты экспертлары 2015 елның беренче яртысына булган язылу кампаниясенең алдан алынган нәтиҗәләренә анализ ясаган. Тикшерү барышында илнең алты регионында региональ һәм район басмалары тиражларының кимүенә җитди тенденция күзәтелгән. Аеруча авыр хәл Мордовия һәм Татарстанда урнашкан, дип хәбәр итә Россия бөтенхалык фронты белгечләре. Алдан алынган мәгълүматлар буенча, агымдагы елның беренче яртысы белән чагыштырганда, 2015 елның беренче яртысына газета-журналларның тиражлары 30 процентка кимиячәк дип фараз кылалар шул ук белгечләр.
- Бу елның 1 апреленнән язылу бәясенең кыйммәтләнүе нәтиҗәсендә басма мәгълүмат чараларының тиражлары кимеде инде. Киләсе елда да бу күренеш дәвам итәчәк, - дип белдергән Россия бөтенхалык фронты оешмасының Үзәк штаб әгъзасы Наталья Костенко. - Безнең фараз буенча, 2015 елның гыйнварына газета-журналларның тиражы ил буенча уртача 30 процентка кимиячәк. Ел дәвамында басма мәгълүмат чаралары тиражларының кимүе 4 тапкырга артачак. Шул рәвешле бер ел эчендә газета-журналлар 10 миллион укучыдан мәхрүм калачак, - диде ул.
Сүз уңаеннан, агымдагы елның икенче яртысына язылу кампаниясе республикада басма мәгълүмат чаралары тиражларының 37 процентка кимеде. Соңгы еллар белән чагыштырганда бу иң зур югалтуларның берсе. Газета-журналларга язылу кампаниясе вакытында федераль бюджеттан да, «Россия Почтасы» ягыннан да дотацияләр бирелмәве - әлеге күренешнең төп сәбәбе.

«Бәяләр артты дип кенә яраткан газета-журналларга язылмый калмабыз», - ди «Татарстан» совхозы поселогыннан Закировлар

Нурдия һәм Галиәхмәт Закировлар гаиләсе киләсе елның беренче яртысына газета-журналларга язылып куярга поселокта иң беренчеләрдән булып өлгергән.
- Гомер буе биш-алты басмага язылып тордык. Бу юлы да шулай булды. Көннән-көн һәрнәрсәгә бәяләр арта бит. Шуңа күрә яраткан газета-журналларыбызга язылу бәясенең кыйммәтләнүенә артык гаҗәпләнмәдек, - ди ирле-хатынлы пар. - Көн дә ашыйсы килгән күк, рухи азыгы да көн дә кирәк бит аның. Киләсе елларда язылу бәясе кыйммәтләнә калса да, без яраткан басмаларга язылмый калмаячакбыз, - ди алар.
Нурдия апа белән Галиәхмәт абый лаеклы ялда булсалар да, авырсынып тормаганнар. 2015 елның беренче яртысына 2000 сумннан артык акча түләп 5 газета-журналга язылып куйганнар.
- «Якты юл»ны чыга башлаган вакытыннан ук яздырып алабыз. Гомер эчендә бер генә тапкыр да район басмасына язылмый калганыбыз булмады. Бик кирәк ул безгә. Район яңалыкларын, котлауларны яратып укыйбыз. Соңгы арада бик матур эчтәлекле хикәяләр дә бастырып чыгарасыз. Рәхәтләнеп укыйбыз аларны, - ди Нурдия апа.
Нурдия Закировага җитмеш өч яшь булса да, ул күпкә яшь күренә. Яшь кызлар сыман бик җитеш, җиңел гәүдәле һәм чая хуҗабикә булды әле ул. Тиздән җитмеш биш яшен тутырырга тиешле Галиәхмәт абый да хәләл җефетеннән калышмый: җыерчыклар да тимәгән йөзендә шаян елмаюы уйный.
- Район, республика һәм ил күләмендә чыгучы басмаларны гаиләбез белән укыйбыз. Безнең белән бергә яшәүче кече кызыбыз Гөлия, оныгыбыз, әниебез Әсма белән кичләрен бергә җыелабыз да шул газета-журналлар аркылы дөнья хәлләре белән танышып, фикер алышабыз, - ди гаилә башлыгы.
Әниебез Әсма дип әйткәч тә, чал башына ак яулыгын бәйләгән, чәчәкле күлмәк өстеннән яшел камзул кигән әбигә игътибар иттем. Әсма әби Нурдия апаның әнисе икән. Аңа туксан биш яшь икәнен белеп алгач та, бик гаҗәпләндем дә, сокландым да әле үзем. Яшь күренде ул миңа. Җитмеш биштән дә артыгын бирмәссең! Әле җитмәсә, Әсма әби өйләренә килгән газеталарны бу яшьтә дә күзлек кимичә укый икән. Хәтере, буыннары да нык әле аның. Күз генә тимәсен.
Гомер буе сыер савучы булып, терлек арасында йөргән Нурдия апа һәм механизатор, шофер булып эшләгән Галиәхмәт абый бер ул, ике кыз үстергәннәр. Ике кызлары шушы Татарстан совхозы поселогында гомер итәләр. Иң өлкәне - уллары Рәфис Чаллыда яши. Оныклары да бар.
- Соңгы араларда басма мәгълүмат чаралары бетәчәк, дөнья хәлләрен интернет челтәре аша, телевидение аша гына белә алачакбыз диләр. Ничек уйлыйсыз, газета-журналлар чыннан да бетәрме?
- Нишләп бетсен ди әле ул? Бетми! Интернет дип сөйләсәләр дә кәгазьдә басылган, буяу исләре килүче газетаның өр-яңа санын алып укулары үзе бер рәхәт ич. Без компьютер белән эшләргә күнекмәгән, уңайлы түгел ул безгә. Басма мәгълүмат чаралары бетә дисәләр дә ышанмыйм. Аның үз укучысы булачак барыбер, - дип җавап кайтарды Галиәхмәт Закиров.
Шулай булсын диясе генә кала. Безгә тугры булган укучыларыбыздан шундый фикерләр ишетү үзе бер куаныч. Ничек кенә авыр булса да, киләсе яртыеллыкта да бергә булырга, район тормышында бергә кайнап күңелле яшәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: абунәче – 2015