Комсомолецта ике егетне армиягә озаттылар
Комсомолец поселогы үзенең ике егетен - Илфат Әхтәмовны һәм Илмир Хәертдиновны зурлап армиягә озатты. Поселокның мәдәният йортына егетләрнең туганнары, дуслары, сыйныфташлары җыелган иде. Озату кичәсе бик җылы һәм күңелле үтте: әти-әниләр улларына үзләренең үтемле киңәшләрен бирде, дуслары да яхшы теләкләрен җиткерде, кызлары көтәргә вәгъдә бирде. Егетләрнең хәрби хезмәткә әзерлеген тикшерү...