Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фатирларын газ белән аерым җылытуга күчергән кайбер категория гражданнар лизинг түләве өчен субсидиягә хокуклы

Субсидия кемнәргә, нинди күләмдә билгеләнә - бу сорауларга социаль яклау идарәсе ачыклык кертә.

Күпфатирлы йортларда фатирларны газ белән аерым җылытуга көйләгән өчен түләү лизинг системасы белән берничә елга бүлеп башкарыла. Торак өчен һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүдә ташламага ия аерым категория гражданнарга әлеге лизинг түләве буенча да субсидия билгеләнә. Бу субсидиягә инвалидлар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары, аларның тол хатыннары, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, сугыш хәрәкәтендә үлгәннәрнең гаилә әгъзалары, техноген катастрафаларда зыян күргән гражданнар, күп балалы гаиләләр, хезмәт ветераннары, ТР дәүләт бүләкләренә ия гражданнар, сәяси репрессияләрдән зыян күрүчеләр, реабилитацияләнгән гражданнар хокуклы.
Субсидия республика матди ярдәм һәм компенсацион түләүләр үзәге һәм газ белән җылыту җиһазы куйган өчен түләүләрне исәпләүче «Татарстан Республикасы инженерлык челтәрләрен капиталь төзү һәм энергия саклаучы технологияләрне үстерү» ААҖ арасында төзелгән килешү нигезендә автомат режимда исәпләнә. Шулай булгач, гражданнардан фатирларын газ белән җылыту системасына күчерүләре турындагы документ соралмый. Субсидия лизинг өчен айлык түләү суммасына, гаиләдә күпме кеше булуына һәм торак-коммуналь хезмәтләргә түләү буенча законда каралган ташламаларның күләменә карап исәпләнә.
Мәсәлән, газ белән җылыту системасына көйләнгән фатирда дүрт кеше теркәлгән, аларның берсе инвалид. Лизинг өчен айлык түләү 1200 сумны тәшкил итә. Субсидия күләме бу фатирга 1200/4*50%=150 сум формуласы белән исәпләнә. Әгәр фатирда инвалид берүзе генә теркәлгән икән, айлык түләү суммасы 1гә генә бүленә, шуның 50 проценты, ягъни 600 сумы, субсидия булып кире кайта (1200/1*50%=600 сум).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев