Якты юл
  • Рус Тат
  • Алучыга очсыз кирәк, мал үстерүченең кыйммәткәрәк сатасы килә

    Көзге ярминкәләр бара. Аларда шәһәр халкы да, авыл җитештерүчеләре дә бик теләп катнаша. Чөнки биредә авыл кешесенә арадашчыларсыз сәүдә итү мөмкинлеге туа, ә сатып алучыга очсызлы продукция тәкъдим ителә. Очсызлы дигәнем бәхәс тудырырга мөмкин. Анысы бер дә гаҗәп түгел: алучының түбәнрәк бәядән аласы, мал үстерүченең кыйммәткәрәк сатасы килә - базар...

    Безнең район җитештерүчеләре, гадәтләнгәнчә, Сарман трактында сәүдә итә. Узган шимбәдә шунда барып, нәрсәне күпмегә сатканнарын үз күзләрем белән күреп кайттым. Сәүдә итүчеләр урамның бер башыннан икенче башына кадәр сибелгән. Сәяхәтемне урам башы - "Алтын ай" кибете яныннан ук башладым. Башта юлымда күбрәк машина арбасыннан бәрәңге, суган сатучылар очырады. Халык боларын капчыклап ала, кышка запаслана. Бәрәңгеләре җырдагыча йомры, эре күренә. Шөкер, икенче икмәк уңышы начардан түгел быел, читтән кертелгән бәрәңге белән кыш чыккан чаклар да булды. Бәясе - 9 сум. Бумажниковлар тукталышына таба якынаюга яшелчә белән бергә ит, каз-үрдәк, бал һәм башка нигъмәтләр белән сату итүчеләр күренде. Бу башта инде бәрәңгегә бәяләр 1 сумга түбәнрәк, аның килограммын 8 сумнан саталар. Бәяләрне дә сатып алучыга күренерлек итеп язып элгәннәр. Ә менә бәя куелмаган җирдә халык сатучыларны күпме тора дип кабат-кабат сорап интектерә. Һәр җирдә сату-алу бара, зур булмаган чиратлар тезелгән урыннар да күренә. Суганның килограммы - 10 сум, кишер - 13 сумнан, мөгезле эре терлек ите - 220 сум, дуңгыз ите - 165-170 сумнан башлап сатыла. Итне Борды, Сәет, Иске Абдул, Күзкәй, Боерганнан алып килгәннәр. Сум итлесен телисеңме, шулпага сөякленеме, кабырга, билдәмә өлеше - һәммәсенә аерым бәя, кайсын телисең, шуны ал. Балның өч литры 1300 сумнан сатыла. Умартачылар Мамадыш, Сарман һәм башка районнардан чәчәк, юкә, карабодай, акация балларын алып килгәннәр. Авыз итеп карарга да була. Балны өч литрлы банка белән дә, вак савытка салып та саталар. Бизәнү һәм дәвалану өчен кулланыла торган умартачылык продукциясе төрледән тәкъдим ителә. Каз, үрдәк, тавык түшкәләре тезелеп киткән. Авыл тавыгының шулпасы тәмле, каз-үрдәк ите бәлеш, өчпочмакларны телеңне йотмалы итә дип мактый-мактый ала халык. Каз - 1000-1200 сум, үрдәк түшкәләре зурлыгына карап 600дән алып 800 сумга кадәр тора, тавыкларны 500-550гә саталар. Ярминкәләрдә кош-корт сату белән шөгыльләнүчеләрнең күбесе яхшы таныш, күбрәк шул бер үк кешеләр кәсеп итә. Бу көнне дә Күзкәйдән килүче даими сатучылар шактый күренде. Биредә көзге ярминкәләрдә сату өчен каз-үрдәкне күпләп үстерәләр. Мус. Завод, Яңа Бүләктә дә кошларны ишле итеп асрыйлар. Яңа Бүләктән Розалия Ахунова гаиләсе белән 100(!)әр каз үстерә. Аларны ел саен сатуга алып чыгалар. Ярминкәдә Розалия ханым белән сөйләшеп алдым, мондый бизнесның табышлымы, юкмы икәнлеге белән кызыксындым.

    - Табыш китерә дип әйтеп булмый, киләсе елга киметербез дип торам инде. Ашату бик кыйммәт, былтыр бөртекнең центнерын 3,5-4 мең сумнан алган идек, быел 7-8 меңгә төште, - диде ул.

    Каз, үрдәк түшкәләре бик күркәм дә бит, аларны карап үстерергә никадәр көч, егәр, сәламәтлек, булганлык кирәк бит әле. Бөтен гаиләң белән җигелмәсәң, бер кешенең генә хәленнән килә торган эш түгел. Ахуновлар да әтиләре Вәзир, уллары Рамил, киленнәре Гөлназ, укучы кызлары Инзилә белән бергәләп үстерәләр.

    Бу ярминкәдә тагын бер нәрсә күзгә ташланды. Шешәләп сөт, төенчекләп эремчек сатучылар күренмәде, аның каравы фермер Анатолий Касакинның сөт сату машинасы янында чират торып сөт, каймак, эремчек алалар иде. Фермерның продукциясе базарда үз урынын тапкан дияргә нигез бар.

    Ярминкәдә "Чаллы-Бройлер", "Вамин" сөт комбинаты, район кулланучылар җәмгыятьләре сәүдә итте.

    Шулай ук Минзәлә районыннан елга балыгы, Сарманнан кыяр, брокколи кәбестәсе, татлы борыч, яшел тәмләткечләр алып килгәннәр иде. Сәүдә гөрләде, кем ничектер, мин үзем дә, таныш-белешләрем дә ул көнне ярминкәдән алган продукциядән уңдык. Ә бәяләргә килгәндә, аларны министрлыктан тәкъдим ителгәннән югары дип әйтә алмыйм.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: