Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Алдан тавыш бирдек

Мәгълүм булганча, 2018 елның 9 сентябрендә, бердәм өстәмә сайлаулар көнендә, Татарстан Республикасы территориясендә җирле органнарга депутатлар сайлау уздырылачак. Безнең районда сайлаулар җиде авыл җирлегендә үткәреләчәк. Барлыгы 11 депутат сайланыр дип күздә тотыла.  Әлеге сәяси кампаниягә әзерлек кысаларында 22 июль көнне Иске Дөреш, Кече Шилнә, Калмия, Комсомолец, Түбән Суыксу авыл җирлекләрендә алдан тавыш бирү – праймериз үтте.

Бу көнне без Иске Дөреш авыл җирлегендә эшләдек. Әлеге җирлектә депутатлыкка кандидат булу өчен ике кеше дәгъва итә. Алар – Иске Дөреш авыл җирлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Равис Дусадбеков һәм мәктәп директоры Илшат Харисов.
«Алдан тавыш бирү – праймериз – сайлауларга әзерлекнең иң мөһим этабы, – дип, сайлауга килгән авыл халкына әлеге чараның мөһимлеген аңлатты район хакимиятенең аппарат җитәкчесе Әсхәдә Наврозова. – Праймериз  сайлауларны оешкан төстә һәм гадел уздыру өчен оештырыла. Шулай ук мондый очрашулар халыкның кандидатларга мөнәсәбәтен билгеләргә дә ярдәм итә», –  диде ул.
Шулай ук авыл халкы алдында кандидатлыкка кандидатлар үзләре дә чыгыш ясады. Беренче булып сүзне мәктәп директоры Илшат Харисов алды. Ул сайлаучыларны үзенең хезмәт биографиясе, соңгы елларда мәктәп биләмәсендә эшләнгән эшләр белән таныштырды. Шулай ук авыл мәктәбе базасында ачылырга әзерләнгән «Балкыш» лагерена тукталды. Форсаттан файдаланып, лагерь буласы территориядәге ярты гасырлык агачларны кисүдә һәм бу урынны тәртипкә китерүдә катнашкан авылдашларына зур рәхмәтен белдерде.
Аннары Равис Дусадбеков сүз алды. Ул үзенең киләчәктә депутат буларак эшчәнлек программасы белән таныштырды. Нигездә, авыл җирлеген үстерү буенча эш алып баруга, юллар мәсьәләсенә, авыл халкын яңа эш урыннары белән тәэмин итүгә тукталды. Алга таба Октябрь Бүләк авылындагы Лесная урамында юл ясау, буаны сүтү, Яшьләр урамын яктырту, юлдагы чокырларны ямау планнары белән уртаклашты. Шулай ук авылны төзекләндерүгә, чистартуга үз өлешләрен кертүче авылдашларына рәхмәт сүзләрен  җиткерде. Халык кандидатларның чыгышына битараф утырмады – алар адресына үзләрен борчыган сораулар да яңгырады.
Аннары сайлаучыларга тавыш бирү өчен бюллетеньнәр бирелде. Искедөреш-
леләр, анда күрсәтелгән кандидатларның берсен сайлап, булачак депутатның фамилиясе янәшәсенә үз тамгасын куйды.  
Район башлыгы урынбасары Рөстәм Закировның белдерүенчә, биш участокта да алдан тавыш бирү оешкан төстә барды, авыл халкы активлыгын күрсәтте.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X