Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин вә мәгыйшәт

Рамазан мәдрәсәсе сабаклары

Рамазан ае, ул ачыгып, сусап кына уздыра торган түгел, ә бик күп фәнне үзләштерергә мөмкинлек ачкан ай. Төрле сыйфатларда осталыкны арттыру, гамәли рәвештә бер ай буе чыныгу өчен Аллаһы Тәгалә безгә форсат бирә. Әйдәгез, Рамазан мәдрәсәсе ишеген ачып керик! Рамазан ае безгә биргән иң бөек дәрес - ИМАН дәресе. Аллаһы...

Рамазан ае, ул ачыгып, сусап кына уздыра торган түгел, ә бик күп фәнне үзләштерергә мөмкинлек ачкан ай. Төрле сыйфатларда осталыкны арттыру, гамәли рәвештә бер ай буе чыныгу өчен Аллаһы Тәгалә безгә форсат бирә. Әйдәгез, Рамазан мәдрәсәсе ишеген ачып керик!

Рамазан ае безгә биргән иң бөек дәрес - ИМАН дәресе. Аллаһы Тәгаләгә, аның пәйгамбәренә, әмер һәм тыюларына иман китерергә, күрмәгән килеш тә ышанырга өйрәтә безне Рамазан. Безгә әмерләр бирергә хакы булган Раббыбыз барлыгын аңлата. Кешенең аңлашылмаган ысул белән ничектер маймылдан барлыкка килгән түгел, ә хикмәт, кодрәт, гыйлем иясе булган Аллаһы барлыкка китергән бәндә икәненә төшендерә. Шушы хакыйкатькә иман китергәч, ураза тоту табигый эшкә әйләнде. Ураза ул - кеше һәм Аллаһы арасындагы бер сер һәм иманлы кеше генә бу серне саклый. Иманга гына нигезләнеп, без ашау-

эчүдән, кеше өчен гаять табигый булган эшләрдән тыелабыз һәм Аллаһының башка әмерләрен дә иманыбызга гына нигезләнеп кабул итәргә өйрәник.

Икенче дәрестә САБЫРЛЫКка өйрәнәбез. Сабыр итеп сәхәргә тору, сабыр итеп ахшамны көтү, сабыр итеп тәравих уку күңелебездә бу сыйфатны ныгыта. Ә сабырлык ул - түзә белү. Тормышыбызда төрле мәшәкатьләргә түзәргә өйрәнү өчен бик яхшы практик дәрес ул Рамазан ае. Ашау-эчүдән, хәләл хатыннан бер ай буе көндезләрен тыелып тора алсак, Аллаһы Тәгалә кушканга күрә алардан читләшсәк, һичшиксез, хәрәм ризыктан да, шәрабтән дә бик җиңел тыела алачакбыз. Сабырлык дәресен үзләштерсәк, әле телебезне дә тыеп калырга өйрәнәчәкбез. Телне сүгенүдән, орыш-талаштан, ялганнан сакларга өйрәнү дә Рамазанның максаты. Пәйгамбәребез дә: «Бәндә уразада ялган сүзне һәм ялган белән гамәл кылуны калдырмаса, Аллаһы Тәгаләгә аның ач торуы кирәкми», - ди бит.

Димәк, Рамазан ае өйрәткән дәресләр бик мөһим. Ел саен эшләүче ураза мәдрәсәсе бик дәрәҗәле һәм күп гыйлем бирә. Иманын куәтләргә, Аллаһыга якынаерга теләгән һәр кеше, бу уку йортына кереп, андагы имтиханнарны яхшы билгеләргә генә тапшырырга тырышырга тиеш. Бу мәдрәсә бик кадерле. Ләкин ул елына бер генә тапкыр ачыла һәм бер айдан соң кабат ябыла. Андагы дәресләр бик кыйммәт. Шуңа күрә без аның кадерен белик һәм алган дәресләрне тормышыбызда кулланыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев