Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин вә мәгыйшәт

Әни нигә елый?

Кыйсса

 Бервакыт кечкенә малай әнисеннән: «Әни, син нигә елыйсың?» дип сораган. Әнисе нәни улына: «Чөнки мин – хатын-кыз», – дип җавап биргән. Бәләкәй малай гаҗәпләнеп: «Берни дә аңламадым» – дигән. Шунда әнисе улына: «Син моны аңламассың шул», – дигән. Шуннан нәни малай бу хакта әтисеннән сорарга булган. Ул: «Әти, ни өчен әни кайвакыт болай гына, бер сәбәпсез елый?» – дип сораган. Әти кеше аптырап калмаган: «Барлык хатын-кызлар да вакыт-вакыт, болай гына, бер сәбәпсезгә дә елыйлар инде», – дигән. 
Еллар үткән... Малай үсеп ир-егет булган. Бала чагында борчыган сорау һаман да аны бимазалап торган. Бу юлы ул күңелен борчыган сорау белән Аллаһка турыдан-туры мөрәҗәгать иткән. Аллаһ Тәгалә аңа: «Мин хатын-кызны үзенчәлекле итеп яралттым. Мин хатын-кызга бөтен дөньяны тотып тора алырлык көчле куллар бирдем. Мин, шул ук вакытта, анага нарасый баланың башын нәзакәтле итеп тота ала торган нәфис, йомшак, җылы куллар бирдем. Мин анага бала тудыру газабына, бала тулгагы ачысына түзә алырлык түземлелек, сабырлык бирдем. Мин аңа шундый зур ихтыяр көче бирдем ки, бөтен халык авырлыктан хәлсезләнеп егылганда да, юл ярып алга таба барырлыкны. Мин аны ир кешенең сул кабыргасыннан яралттым, иренең йөрәген ни рәвешле сакларга кирәклеген белсен өчен. Мин аңа зирәклек бирдем, яхшы ирнең беркайчан да, махсус рәвештә, хатынына авырлык китермәвен аңласын өчен. Шулай ук яхшы эшләр кылу юлында иренә һәрвакыт көч-дәрман биреп, илһамчысы булып, аны хуплап, аңа терәк-таяныч булып, ире янәшәсеннән баручы тормыш юлдашы булсын өчен. Һәм соңгысы... Мин аңа күз яшьләре бирдем... Кайчан һәм кайда, ни рәвешле коя ул күз яшьләрен, монысы аның ихтыярында», – дип җавап биргән. 

 

***

Аналар елый – шатлык килсә дә, ачы кайгылар кичергәндә дә. Аналар күрсәтеп тә, яшерен дә елый. Һәммәбезгә дә әниләрнең йөзендә бәрәкәтле ләйсән яңгырыдай шатлыклы күз яшьләрен генә күрергә язсын. Бәхетле, сөекле һәм кадерле булсыннар аналар!
Ана баланы тугыз ай карынында күтәреп йөртә. Аннары өч яшенә кадәр кулларында күтәрә. Аннары гомере буе йөрәгендә йөртә. 
«Ана күңеле – балада, бала күңеле – далада», – ди халык. Даладай киң күңелебезнең иң түрендә әниләребез булсын! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев