Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин вә мәгыйшәт

Корбан гаете вәгазе

Әссәләмү галәйкүм үә рахмәтуллаһи үә бәрәкәтүһ!  Мөхтәрәм җәмәгать әл мөслимин!

Әлһәмдүлилләһи раббиль галәмин. Олы, ел буе көтеп алган Корбан гаете бәйрәме килеп җитте! Аллаһы Сөбханә үә Тәгалә укыган намазларыбызны, кылган догаларыбызны, изгелекләребезне, биргән садакаларыбызны һәм дә инде чалган корбаннарыбызны кабуллардан кылса иде. 
Алланың рәхмәте белән бу дөньяга килдек, Әлхәмдүлилләһ мөселман булдык, мөселман булып бу дөньядан китәргә язсын. Намазларны, бәйрәмнәрне хәзер курыкмыйча мәчетләрдә үткәрәбез. Мәчет ул – Аллаһ йорты. Әлһәмдүлилләһ, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән монда килүчеләрнең, мәчеткә таба атлаган һәр адымы саен гөнаһлары кимегәндер, җәннәт дәрәҗәләре арткандыр. 
Гает – мөселманнарның олуг бәйрәме, кардәшләребез өчен вәгазьләшергә, Аллаһы Тәгаләне, Аның нигъмәтләрен һәм бүләкләрен искә алырга янә бер сәбәп. 
Корбан – Аллаһыга якын булу дигән сүз. Без һәрвакыт Аллаһы Тәгаләгә якын булырга тиешбез. Менә шушы Корбан-Зөлхиҗҗә аенда җир йөзенең төрле почмагындагы мөселманнар бер урынга җыелалар. Алар бу айда үзләренең өстендәге биш фарызның берсен – хаҗ гамәлен кылу нияте белән Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламнең туган җиренә, Ибраһим галәйһиссәлам белән улы Исмәгыйль галәйһиссәлам тарихы белән бәйле урынга – Мәккә шәһәренә җыелалар. Барысы да төрле телдә сөйләшәләр, барысының да дәрәҗәләре, матди яклары да төрле. Ләкин монда алар барысы да бертигез: барысы да Аллаһы Тәгаләнең әмеренә буйсынып, хаҗ гамәлен кылырга килгәннәр. 
Корбан – Аллаһыга якын булу, дидек. Әлеге олуг бәйрәмдә Аллаһыга нәрсә белән якын булабыз соң? Пәйгамбәребез бу хакта үзенең хәдисендә болай ди: 
«...Аллаһы Тәгаләгә күңелләрегездәге иманнарыгыз, ихласларыгыз ирешә. Аллаһ ризалыгы өчен чалынган корбанның каныннан беренче тамчысы җиргә төшкәнче, Аллаһ шул кешенең гөнаһларын ярлыкар».
Әлеге бәйрәмдә, иң беренче чиратта, корбан чалганнарның бүләге белән җәмгыятебез тарафыннан кимсетелгәннәр, кыерсытылганнар куандырыла. Шуңа да корбан чалган кеше корбан итен өч кисәккә бүләргә тиеш. Бер өлеше йорттагыларның үзләренә калса, икенче өлешеннән бәйрәм табыны оештырылырга, дуслар, туганнар, якыннарны җыярга тиеш. Өченче өлеше мохтаҗларга өләшенә. Пәйгамбәребезнең (сгв) сөннәте нәкъ шундый. Күргәнебезчә, ислам бәйрәмнәре кешеләрнең кардәшлек мөгамәләләре эчендә яшәүләрен булдыра, аны саклау һәм тирәнәйтү максатын куя, шушы изге, олы тойгыны бәйрәмнәрнең нигезенә ала. Корбан чалуның төп мәгънәсе – мохтаҗларны, ятимнәрне, фәкыйрьләрне сөендерү. Ягъни елга бер булса да кешечә ашасыннар, сөенсеннәр, куансыннар өчен.
Әлеге сыйфатлар, ягъни киң күңеллелек, юмартлык, үзең җитешлелектә, муллыкта яшәп тә, башкаларны кайгырта белү һәрбер мөселман өчен дә хас булырга тиеш. Үзең яратканны башкалар өчен дә ярату, үзең теләгәнне башкаларга да теләү – Ислам диненең әмере шундый. Мөселманлык һәркемгә хәерхаһ булуны куша, ягъни һәркемнең игелеген, һәркемнең хәерлеген тели. Пәйгамбәребез (сгв): «Үзең өчен яраткан нәрсәне башкалар өчен дә эшлә», – ди.
Һәр мөэмин мөселман шушы хәдис-шәрифне үзенә яшәеш кануны итеп алса, динебез дә үсәр, җәмгыятебез дә ныгыр, киләчәккә өмет белән карый алырбыз. Димәк, әлеге хәдис-шәриф әмере белән яшәү – инсанның үзе өчен дә, җәмгыятебез өчен дә, динебез өчен дә иң кулае, иң хәерлесе. Шундый җәмгыятьтә диннең дәрәҗәсе югары, аның егәре нык, кешеләр иманлы булыр. Бөек Пәйгамбәребез (сгв): «Кулыннан һәм теленнән башкалар бернинди дә зарар күрмәгән кеше – чын мөселман ул», – ди.
Әлхәмдүлилләһ, Шәүвәл, Зөлкәгъдә, Зөлхиҗҗә айлары да килеп җитте. Бу – хаҗ айлары. Шәүвәл белән Зөлкәгъдә айларында гомрә кылсак, Зөлхиҗҗә аеның 8, 9, 10нчы көннәрендә олы хаҗ фарыз ителгән. 
Хаҗ дип Мәккәгә барып, билгеле бер гамәлләрне кылу белән бергә Кәгъбәтуллаһны зиярат кылу әйтелә. Хаҗ – Ислам диненең бер нигезе. Үз гомерендә бер тапкыр һәр мөселман кешесе, мөмкинчелеге булганда, олы гыйбадәтне үтәргә тиеш. Аллаһы Тәгалә Коръән Кәримдә әйтә: «Көче җиткән кешеләргә, Кәгъбәтуллаһка барып, Аллаһ ризалыгы өчен хаҗ кылу фарыз», – ди. «Көче җиткән» дигән гыйбарә нәрсәне аңлата соң? Ул да булса – кеше сау-сәламәт булырга, матди яктан кыенлыклары булмаска тиеш. Хаҗга китеп, өйдә калган гаиләсе дә акчага мохтаҗ булмаска тиеш. Ә хатын-кызларга исә, хаҗны мәхрәм белән генә кылырга рөхсәт ителә: әтисе, туган абыйсы, әтисенең яки әнисенең туган абыйлары, ире белән. 
Бүгенге бәйрәм Ибраһим галәйһиссәлам һәм Исмәгыйль галәйһиссәлам тарихына бәйле. Ибраһим галәйһиссәламнең күп кенә еллар балалары булмый. Ул Аллаһка мөрәҗәгать итә, бала сорый һәм дә бала туса, аны Аллаһ ризалыгы өчен корбан чалырга дигән вәгъдә бирә. Аллаһы Тәгалә Ибраһим галәйһиссәламгә олыгайган көннәрендә бала насыйп итә. Бала – ул Аллаһның бүләгедер, аңа нинди хәлдә булсаң да сөенергә, шатланырга кирәктер. Бу яшьтә бала була алмый диеп, Ибраһим галәйһиссәлам дә башта шикләнә. Ләкин Аллаһы Тәгаләнең кодрәте чиксез, Ул теләсә «Бул» ди һәм ул әйбер барлыкка килә. Ибраһим галәйһиссәлам, әлбәттә, шатлана, сөенә, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле булуын күрсәтә. Ләкин, шатлыгыннанмы, Ибраһим галәйһиссәлам биргән вәгъдәсен оныта. Исмәгыйль галәйһиссәламгә 10 яшь тирәсе булганда, Аллаһы Тәгалә Ибраһим галәйһиссәламгә вәгъдәсе турында, төш аркылы, ишарәләп исенә төшерә. Ибраһим галәйһиссәламгә шул җитә кала, һәм берсүзсез үзенең вәгъдәсен, Аллаһының әмерен үтәргә җыена башлый. Әлбәттә, бу боерыкны үтәү Ибраһим галәйһиссәламгә бик авыр була, чөнки ул үз куллары белән газиз баласын корбан чалырга тиеш. Аллаһның рәхмәте, кечкенә, ләкин көчле рухлы, иманы камил булган бала – Исмәгыйль галәйһиссәлам бу эшкә каршы килми, киресенчә, атасын юатып, Аллаһның әмерен һичшиксез үтәргә кирәк икәнен белгертә. Бу авыр сынауны үтәргә аларга иман байлыгы, иман көче ярдәм итә. Исмәгыйль галәйһиссәлам: «Әй, әтием! Син үзеңә боерылганны кыл, ә мине син, Аллаһ теләсә, сабыр итүчеләрдән табарсың», – дигән сүзләр белән атасына мөрәҗәгать итә. 
Ләкин без беләбез, «Хаҗ» сүрәсенең 37нче аятендә корбан малларының ите дә, каны да Аллаһы Тәгаләгә кирәк түгел. Шулай булгач, нигә соң кеше каны кирәк булган? Аңа бездән бөтен барлыгыбыз белән буйсынуыбыз, бирелүебез, куркуларыбыз һәм Ул кушкан эшләрне шиксез эшләвебез кирәк. 
Аллаһы Тәгаләнең әмерен үтәргә барган вакытта, Исмәгыйль галәйһиссәламнең юлын шайтан ләгънәтуллаһи галәйһи кисә дә, аңа вәсвәсәсен кыла башлый. Ләкин көчле рухлы малай аның мәкерләренә буйсынмый, Аллаһка үзенең тугрылыгын күрсәтә, шайтанны куып җибәрә. Белгәнебезчә, Исмәгыйль галәйһиссәламнең шул чакта кылган хәрәкәтләре хаҗ гамәлләренә кереп калган. 
Ата белән угыл Аллаһы Тәгаләнең сынавын үтәләр, шуңа күрә Ул аларга җиңеллек бирә: Ибраһим галәйһиссәламгә улы урынына корбан итен – сарык бүләк итә. Шул көннән башлап үзеннән соң килгән бөтен пәйгамбәрләрнең атасы булган Ибраһим галәйһиссәлам милләтенә һәр елны корбан чалу йөкләнә. Без дә Ибраһим галәйһиссәлам милләтенә керәбез. Аллаһы Тәгалә безнең дә иманнарыбызны шул рәвешчә сыный. Әгәр без дә Аның кушканнарын һич карышмастан, берсүзсез үтәсәк, аның артыннын һичшиксез җиңеллек, шатлык килер. 
Берникадәр вакыттан соң Аллаһы Тәгалә Ибраһим галәйһиссәлам белән улы Исмәгыйль галәйһиссәламгә бөек бер вазыйфаны – Кәгъбәне төзүне тапшыра. Кәгъбәне камил сурәттә төзеп бетергәч, икесе дә дога кылалар: «Әй Раббыбыз! Үзебезне һәм нәселләребезне Үзеңә буйсына торган өммәтләрдән кыл! Безгә хаҗ гамәлләрен өйрәт, тәүбәләребезне кабул ит! Тәхкыйк, Син тәүбәләрне кабул итүче һәм рәхимлесең!»
Шул вакыйгалардан соң мөселман булган кешегә хаҗ кылу, корбан чалу йөкләнгән. Шулай ук корбанны матди яктан җитешле кеше чала ала. Тирә-ягыбызда мохтаҗ кешеләр, гарип-горабалар, ятимнәр булса, аларга игътибар итик, ярдәмнән калдырмыйк. Алар да бүгенге көнне зур шатлык белән бәйрәм итсеннәр. Әлбәттә, бүген генә түгел, башка көннәрне дә мохтаҗларга ярдәм күрсәтик. Аларның хәлләрен, Аллаһның рәхмәте белән, җиңеләйтик. Аллаһы Тәгалә безгә мал биргән икән, малыбыздан өлеш чыгарыйк. Аллаһы Тәгалә калебләребезне бәйләп, мөселман өммәтен берләштерсә иде. Кылган гамәлләребез, изгелекләребез үзебезгә генә түгел, мөселман өммәтенә, Татарстан халкына да файда китерерлек булсын. 
Аллаһы Тәгалә белеп кылган һәм белми кылган гөнаһларыбызны гафу итеп, барчабызга да шушы дөньяда гына рәхәттән чикләмичә, Ахирәттә дә вәгъдә иткән җәннәтләренә керергә насыйп итсә иде. 
Гыйбадәтләребезне ихлас, чын күңелдән башкарыйк. Аллаһы Тәгалә барчабыздан да разый булсын.

Имам-мөхтәсиб Җәүдәт хәзрәт.

Фото Җәүдәт Харрасов тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев