Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин вә мәгыйшәт

Кадер киченең фазыйләтләре

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим

Аллаһ Тәгалә инсанга иксез-чиксез нигъмәтләр биргән. Ошбу нигъмәтләрнең зәкяте – ураза. Аллаһ ризалыгы өчен ураза тоту барлык нигъмәтләргә, сәламәтлеккә шөкер итү ул. Аллаһ Тәгаләнең Сүзе булган Коръәни Кәрим иңә башлаган Рамазан ае – иң шәрәфле ай. Коръән иңә башлаган Кадер киче – иң шәрәфле кичә. Рамазан аендагы мөбарәк кадер киченең фазыйләтләре иксез-чиксез. Сәхифәбез кадер кичәсе хакында.
Аллаһ Коръәндә «Кадер» («Кадер кич») сүрәсендә: «Тәхкыйк, Без Коръәнне иңдердек Кадер кичендә. Сиңа Кадер киченең шәрәфәтен үә аның хикмәтен нәрсә белдерде? Кадер киченең савабы мең ай кылган гыйбадәттән артыграк. Кадер кичендә Җәбраил һәм башка фәрештәләр иңәрләр Аллаһның теләге илә һәр кешегә билгеләнгән берьеллык тәкъдир белән. Кадер кичендә намаз, Коръән укып рузә тоткан мөэминнәргә фәрештәләр Аллаһудан сәлам укырлар. Кадер киченең дәвамы, кояш баеганнан башлап, таң атканчыга кадәр», – дип, кадер киченең инсанга бирелгән иксез-чиксез нигъмәт булуын әйтә.
Рәсүлебез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм Кадер кичәсен Рамазан аеның егерменче көненнән соңгы кичәләрдә булуын әйткән. Кадер кичәсендә Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмгә Коръәни Кәрим иңдерелә башлый һәм бу бөек, изге гамәл 23 ел буе дәвам итә. Кадер кичәсендә кылган гыйбадәтләр, зикерләр, изгелекләр өчен Аллаһ Тәгалә инсанга иксез-чиксез әҗер-саваплар бирер. Кадер кичәсендә кылган догаларны, теләгән теләкләрне, кылган тәүбә-истигъфарларны Аллаһ кабул итәр. 
Бу мөбәрак кичәне лаеклы рәвештә, хәер-ле-файдалы гамәл-гый-бадәтләр белән: намазлар кылып, Коръән укып һәм Аллаһ Сүзен тыңлап, Раббыбызны зикер итеп, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмгә салаватлар әйтеп, изге догалар кылып үткәрик. Кадер кичендә тәүбә-истигъфар кылу лязем. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм: Аллаһүммә иннәкә гафууүн кәриимүн тухиббул гафуүә фәгъфү ганни! (Аллаһым! Син – Гафу итүче, гафу итүне яратасың, мине гафу ит!) дип дога кылып сорый торган булган. Кадер кичәсе хакында Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм хәдис-шәрифендә болай дигән: «Сезгә Кадер кичәсе хакында хәбәр бирү өчен килдем (һәм шул Кадер кичәсендәге әҗерләргә генә ышануыгыздан куркам). Шаять, Кадер кичәсенә ышануыгызда изгелек булыр. Соңгы ун көне эчендә тугызы калганда, ул Кадер кичәсен эзләгез. Җиде көн калганда, калган бишендә һәм өч көне калганда соңгы кичәсендә эзләгез. Ул Кадер кичәсенең галәмәтләре: ул ачык һәм җиңел кич, эсселеге дә һәм салкыны да булмас. Ул кичнең иртәсендә кояш чыгар, кояшның күләгәсе булмас, ягъни томанланмас. Бер кеше ул кичтә әҗер-савапка ышанып уяу торса, Аллаһ Тәгалә аның шул кичтән әүвәл булган гөнаһларын ярлыкар».
Бәндәчелек белән белеп һәм белмичә кылган хата-кимчелекләр һәм гөнаһларыбызның ярлыкануын өмет итеп Рамазан шәрифтә ураза тотыйк. Изге Кадер кичендә Аллаһка гыйбадәт белән үткәрик. Кадер кичәсен гыйбадәт белән үткәрү олы әҗер-савапларга ирештерә. Бу Кичә хөрмәтенә Раббыбыздан үзебезне һәм дә бөтен мөселманнарны гафу итүен үтенеп сорыйк. 
Кадер кичәсе хәер-ле-файдалы, изге эш-
гамәлләр кылу, гыйба-дәтләр кылу өчен форсат булсын! Аллаһ ризалыгы өчен тоткан уразаларыбызны Аллаһ кабул итсен! Әмииин. Үәссәләмүгаләйкүм үә рахмәтуллаһи үә бәрәкәтүһ. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев