Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин вә мәгыйшәт

Кадер киченең фазыйләтләре 

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим

Изге Рамазан шәриф мөбарәк булсын! 
Аллаһ Коръәндә «Кадер» («Кадер кич») сүрәсендә: «Тәхкыйк, Без Коръәнне иңдердек Кадер кичендә. Сиңа Кадер киченең шәрәфәтен үә аның хикмәтен нәрсә белдерде? Кадер киченең савабы мең ай кылган гыйбадәттән артыграк. Кадер кичендә Җәбраил һәм башка фәрештәләр иңәрләр Аллаһның теләге илә һәр кешегә билгеләнгән берьеллык тәкъдир белән. Кадер кичендә намаз, Коръән укып рузә тоткан мөэминнәргә фәрештәләр Аллаһудан сәлам укырлар. Кадер киченең дәвамы, кояш баеганнан башлап, таң атканчыга кадәр», – дип инсанга Кадер киченең шәрәфәтле булуын, аның өстенлеген тәфсилләп аңлата. Аллаһ Тәгаләнең Сүзе булган Коръәни Кәрим иңә башлаган Рамазан ае – иң шәрәфле ай. Коръән иңә башлаган Кадер киче – иң шәрәфле кичә. Шәрәфле айда, мөбарәк кичәдә гафиллектән уянып, Аллаһтан иманыбызны куәтләп яшәү бәхетен сорыйк.
Рәсүлебез Мөхәммәд салал-лаһу галәйһи үә сәлләм Кадер киченең Рамазан аеның егерменче көненнән соңгы кичәләрдә булуын әйткән. 
Кадер кичәсе бик шәрәфле, кадерле кичә, ул кичтә Пәйгам-бәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмгә Коръәни Кәрим иңдерелә башлый. Бу кичәдә Раббыбызның рөхсәте белән җиргә фәрештәләр саф-саф булып иңеп торырлар. Кадер кичәсендә кылган гыйбадәтләр, зикерләр, изгелекләр өчен Аллаһ Тәгалә инсанга иксез-чиксез әҗер-саваплар бирер. Кадер кичәсендә кылган догаларны, теләгән теләкләрне, кылган тәүбә-истигъфарларны Аллаһ кабул итәр. 
Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәм-мәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм хәдис шәрифендә: «Кем Кадер кичәсенең савабы булырына ышанып, ихлас күңелдән ихъя итсә, ягъни гыйбадәт белән үткәрсә, шуның үткәндәге гөнаһлары ярлыканыр», – дигән. 
Кадер кичәсе хакында Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Сезгә Кадер кичәсе хакында хәбәр бирү өчен килдем (һәм шул Кадер кичәсендәге әҗерләргә генә ышануыгыздан куркам). Шаять, Кадер кичәсенә ышануыгызда изгелек булыр. Соңгы ун көне эчендә тугызы калганда, ул Кадер кичәсен эзләгез. Җиде көн калганда, калган бишендә һәм өч көне калганда соңгы кичәсендә эзләгез. Ул Кадер кичәсенең галәмәтләре: ул ачык һәм җиңел кич, эсселеге дә һәм салкыны да булмас. Ул кичнең иртәсендә кояш чыгар, кояшның күләгәсе булмас, ягъни томанланмас», – дип Кадер киченең билгеләрен әйткән.
Г.Тукай Коръәни Кәримнең биш аятьле «Кадер» сүрәсен шигъри калыпка салып, халыкка аңлаешлы итеп мәгънәсен аңлаткан, Коръән иңә башлаган Кадер кичәсенең фазыйләтләре хакында бәйнә-бәйнә сөйләгән. «Кадер» сүрәсенең «Тәхкыйк, Без Коръәнне иңдердек Кадер кичендә» дигән 1нче аятен Тукай:
Бу Кадер кич, елда бер кич, барча кичләр изгесе;
Сафланыр таптан бу кич мөэмин күңелләр көзгесе,

– дип тәфсир кылган. «Сиңа Кадер киченең шәрәфәтен үә аның хикмәтен нәрсә белдерде?» мәгънәсендәге 2нче аятен: 
Сафланыр ул, пакьләнер, бик зур Аллаһның дәүләте;
Һәм төшәр ул көзгеләргә күк капусы шәүләсе, 

– дип тәфсир итә. 
«Кадер» сүрәсенең 3нче аятендәге: «Кадер киченең савабы мең ай кылган гыйбадәттән артыграк» дигән мәгънәне шагыйрь:
Шул капугъдан күндерербез Аллаһыга бер теләк:
Бер Кадер киче Аллаһ каршында мең айдан да изгерәк,

– дип тәфсир итә. «Кадер» сүрәсенең 4нче аятендә Аллаһ: «Кадер кичендә Җәбраил һәм башка фәрештәләр иңәрләр, Раббысының теләге илә, һәр кешегә билгеләнгән берьеллык тәкъдир белән», – ди. Габдулла Тукай бу аятьне:
Йон, мамыктай әйләнер җир-дә бу кич әрвах үә рух
Һәм фәрештә сафлары җирдә йөрер меңәр груһ.
Ул мәләикләр җыярлар тол, ятимнәр яшьләрен.
Барча көчсезләр, зәгыйфь-ләрнең аһын, каргышларын,

– дип аңлатып бирә. Соңгы 5нче аятьтәге: «Кадер кичендә намаз, Коръән укып, ураза тоткан мөэминнәргә фәрештәләр Аллаһтан сәлам укырлар. Кадер киченең дәвамы кояш баеганнан башлап таң атканчыга кадәр», – дигән мәгънәне Тукай:
Таң сызылганчы йөрерләр, әйтмичә һичбер каләм,
Тик диярләр: «Барча мөэмин-гә, мөселманга сәлам!»
– дип бәян итә. 
Габдулла Тукай Аллаһның Барлыгын, Берлеген, Аның Изге Сүзе булган Коръәннең хикмәтен, Аллаһ Тәгалә кушкан фарыз гамәл-гыйбадәт-ләрне үтәргә тиешлегебезне тәфсилләп аңлата. Һәм ошбу шигырендә шагыйрь Аллаһның инсаннарга карата Миһербанлы, Гафу Итүчән булуын да искәртә. Бәндәчелек белән кылган хата-кимчелекләребез, гөнаһларыбызны Рамазан шәрифтә ураза тотып, изге кичтә – Кадер кичендә Аллаһка гыйбадәт белән, дога кылу белән төзәтергә нәсыйхәт итә. 

/ Нияз Газизов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев