Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин вә мәгыйшәт

Хәдисләр

Хөрмәтле мөселман якташларыбыз! Район имам-хатыйбы Җәүдәт хәзрәт Харрас Изге Рамазан уңаеннан бу олуг айга кагылышлы хәдисләрне тагын бер кат исегезгә төшерә. Аллаһ Тәгалә Коръәндә әйтте: «И, иман китергән бәндәләрем, сәламәт, гайрәтле, көчле, куәтле, акыллы хәлегездә Рамазан аена ирешсәгез, ураза тотыгыз». Бөтен галәмнәргә рәхмәт, мәрхәмәт буларак җибәрелгән сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам...

Хөрмәтле мөселман якташларыбыз! Район имам-хатыйбы Җәүдәт хәзрәт Харрас Изге Рамазан уңаеннан бу олуг айга кагылышлы хәдисләрне тагын бер кат исегезгә төшерә.

Аллаһ Тәгалә Коръәндә әйтте: «И, иман китергән бәндәләрем, сәламәт, гайрәтле, көчле, куәтле, акыллы хәлегездә Рамазан аена ирешсәгез, ураза тотыгыз».

Бөтен галәмнәргә рәхмәт, мәрхәмәт буларак җибәрелгән сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам үзенең бер хәдисендә болай дип әйткән: "Бер адәм рамазан аен шатланып каршы алса һәм рамазан аеның үтеп китүенә күңеле белән яхшы айлар үтте дип кайгырса, ул адәмгә мәңгелек сәгадәт, рәхәт йорты булган җәннәт ваҗиб (тиешле) булыр".

хәдис-шәрифтә әйтелгән: "Әгәр кешеләр рамазан аеның бөтен хасиятләрен, савапларын белсәләр, бөтен ел әйләнәсе рамазан ае булуны теләрләр иде" (имам Табарани, Бәйһәкый).

Рамазан фазыйләтенә багышланган бер хәдистә Расүлаллаһ галәйһиссәлам: "Өммәтемгади айда кылган беряхшы гамәл өчен берсавап ала, әмма рамазанда исә Аллаһ бер яхшы гамәл өчен җиде йөзгә хәтле һәм аннан да күбрәк әҗер бирә. Фарыз гыйбадәтләренең берсе өчен башка айларда кылган җитмеш фарызның савабын, нәфелләре өчен исә башка айларда кылган фарызның савабын бирә", - дигән.

Пәйгамбәребез галәйһиссәлам бер хәдисендә: "Рамазан - өммәтемнең ае", - дип әйткән.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам: "Кем уразалы була торып та ялган-гайбәттән тукталмый икән, аның ач йөрүеннән бернинди файда юк", - дигән (Ибне Мәҗә),

Рәсүл Әкрам галәйһиссәламә йткән: "Кем бу айда уразаның фарызлыгына ышанган һәм Аллаһ ризалыгын теләгән хәлдә ураза тотса, аның гөнаһлары кичерелер". (Бохари, Мөслим).

Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа галәйһиссәлам хәзрәтләре үзенең мөбарәк хәдисендә: "Рамазан аеның беренче ункөнлеге - Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте көннәре, икенче ункөнлеге - гөнаһлардан пакьләнү көннәре һәм соңгы ункөнлеге - җәһәннәм утыннан котылу көннәре", - дигән (Ибне Хузәймә, Сахих).

Әнәс (Аллаһ аннан разый булса иде!) риваятьитә. Мөбарәк рамазан аенда Пәйгамбәребез галәйһиссәлам безгә болай дип әйтте: "Сезгә рамазан ае килде, бу айда мең айдан да хәерлерәк булган кичә бар. Кем бу кичәдән мәхрүм булса, бөтен изгелекләрдән мәхрүм булыр. Бу кичәдән бары тик бәхетсезләр генә мәхрүм буладыр", - диде (Әхмәд бине Хәнбәл, Муснад).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев