Якты юл
  • Рус Тат
  • Зиратларыбызны карыйк

    Әлхәмдүлилләһи Раббиль галәмин. Әссаләтү вәссәламү галә Расулинә Мухәммәдин ва галә әлиһи вә әсхабиһи әҗмәгинь. Бисмилләһир рахмәнир рахим. Кабер һәм зиратларыбыз турында берничә сүз. Ничек булырга тиеш соң кабер? Әлбәттә, Пәйгамбәребез с.г.с. өйрәткәнчә. Җирдән бер кул яссуы күтәрелеп, кабер икәнлеге беленсен өчен кечкенә генә таш. Һәм шушының белән тәмам. Калганы бөтенесе...

    Әлхәмдүлилләһи Раббиль галәмин.
    Әссаләтү вәссәламү галә Расулинә Мухәммәдин ва галә әлиһи вә әсхабиһи әҗмәгинь.
    Бисмилләһир рахмәнир рахим.

    Кабер һәм зиратларыбыз турында берничә сүз. Ничек булырга тиеш соң кабер? Әлбәттә, Пәйгамбәребез с.г.с. өйрәткәнчә. Җирдән бер кул яссуы күтәрелеп, кабер икәнлеге беленсен өчен кечкенә генә таш. Һәм шушының белән тәмам. Калганы бөтенесе артыклык һәм исраф, димәк гөнаһлы гамәл дигән сүз. Үзебезнең зиратларыбызга күз салыйк әле, нәрсә күрәбез. Берсеннән-берсе уздырып бизәкләп-чардаклап куелган кабер коймалары, берсеннән-берсе биек итеп ясалган, фотосурәт куелган кабер ташлары, кабер коймасын тутырып эленгән веноклар, гипслап, цементлап ясалган кабер өсләре, хәтта мәрмәр сукмакларга кадәр салынган, кыскасы мәҗүсиләргә охшатып ут яндырып кына куясы калды. Ә бит бу нәрсәләр бөтенесе дә гөнаһ, исраф. Кабердә яткан мәеткә моның сукыр бер тиенлек тә файдасы юк, бәлки зыяныннан башка. Каберләрдә ятучылар бездән бары тик изге гамәл, дога гына өмет итә. Шушы койма-ташларны, венокларны куючыга да һәрвакыт гөнаһ ирешеп тора, беренчедән, исраф кылганы өчен, икенчедән, шушы малларыннан зәкят бирмәгәне өчен. Чөнки ул мәеткә кирәк булмау сәбәпле куючының малы булып хисаплана, ул аннан зәкят чыгарырга тиеш. Юк икән кыямәт көнендә ул шушы гамәле өчен генә дә тәмуг әһеле булырга мөмкин.

    Ә зиратларыбыз ни хәлдә? Менә монысы тагын да начаррак. Ташландык хәлдәге каберләребез бихисап. Аларны караучы туганнары юк яки булса да карамыйлар. Кабер өстенә юан агач үскән, кабер коймасы күгәргән һәм вак төяк чүп-чар, корыган үлән белән капланган. Менә шушындый хәлдәге каберләр зиратның 70-80 процентын тәшкил итә. Ә бит кабер өстенә агач утырту да, тимер яки таштан койма куюлар да шәригатьтә каралмаган. Безнең халык читтән үрнәк алырга ярата, бу өлкәдә дә мөселман илләреннән, аларның зиратларыннан үрнәк алырга кирәк. Анда исем язылган таштан башка кабердә бернәрсә юк. Анда кызу, агач үсми диярсез. Әгәр дә шәригатьтә каралган булса, гарәп халкы аны көнгә 20 мәртәбә су сибеп булса да үстергән булыр иде. Юк бит, үстермиләр. Тагын да безнең элеккеге мөселман зиратларына карасак та бернинди койма һәм агач күрмәбез. Матур итеп исем һәм дога язылган таштан башка бернәрсә юк. Оренбург өлкәсендәге, Нижгар өлкәсендәге мең еллык тарихы булган татар авылларының зиратларында булырга туры килде. Көнләшүдән үләрсең, ялт иткән. Ә без юк-бар ырым-шырымга ышанып, зиратларыбызны чүплеккә әйләндердек. Имеш зират агачын кисәргә ярамый, зираттан бернәрсә алып чыгарга ярамый дигән кайсыдыр наданы әйткән сүзгә ышанып, буяу банкаларын, пумала һәм перчаткаларны, капрон шешәләрне зиратта калдырып кайтудан да яманрак нәрсә бар? Аларны бит сукрана-сукрана зират чистартырга килгән мәчет картлары чистарта. Савап урынына бәддога алабыз. Аннан соң авыл советын сүгәбез, имеш зиратны карамый. Чүпне бит авыл советы түгел, без алып килдек ләбаса. Авыл советының кем икәнен аңлау да бәлки җитмидер. Ул шушы авыл кешеләре түгелме соң инде. Димәк, үзебезне-үзебез сүгәбез килеп чыга. Сүгәргә кирәк түгел, ә бәлки күмәкләшеп эшләргә кирәк. Шулай ук сугыш елларында зират агачы ягып исән калганлыгыгызны да исегезгә төшерсәгез зыяны тимәс. Зират - ул авылның йөзе, ахирәткә күчкән туганнарыбызга мөнәсәбәтебез. Уйланыйк.

    Менә хәзер мәет озаткан көнне карап узыйк. Дөрес озатырга һәм кабер казырга без бик күп җыелабыз, монысы яхшы. Тик менә нинди сурәттә җыелабыз соң? Монысы бик начар. Исереге дә, салганы да, чистасы да, шакшысы да - барысы да килә, шушы килеш зиратка керә, кабергә төшә. Шулай ук зиратка килгәннәрнең авызыннан кайвакыт сүгенү сүзләре дә ишетергә була, аракы алып килеп, салкын бит дип зиратта аракы эчүләрне дә, тәмәке тартучыларны да бик еш күрәбез, хәтта зират эчендә йомыш үтәүне бернигә санамаган кешеләрне дә очратырга була. Бу гамәлләр ярамаган эшләр булып, бу кешегә шушы зиратта яткан мәетләр санынча гөнаһ була, беренчедән, икенчедән, шушы зиратта яткан мәетләрне мыскыл итү, рәнҗетү була. Шушы зиратларда безнең әти-әниләребез, туган-кардәшләребез ята, без аларны да рәнҗетәбез, мыскыл итәбез түгелме соң?! Ә бит без зиратларга госел-тәһарәт белән дога кылып керергә тиешбез. Үзебезнең дә шушы зиратка килеп кабергә керәсебезне онытмасак иде. Кем әйтә ала безнең каберләребезне дә шулай мыскыл итмәсләр диеп? Үзебезнең үк гамәлләребез үзебезгә әйләнеп кайтачак. Ни кылсак шуны күрәчәкбез. Димәк, уйланыр һәм төзәтер нәрсәләребез әле бик күп.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: