Якты юл
  • Рус Тат
  • Яңа хәдисләр

    Хөрмәтле мөселман якташларыбыз! Район имам-хатыйбы Җәүдәт хәзрәт Харрас Изге Рамазан уңаеннан бу олуг айга кагылышлы тагын берничә хәдисне исегезгә төшерә. Гайшә анабыз (Аллаһ аннан разый булсын!) Пәйгамбәребез галәйһиссәламнән сораган: «Йә рәсүлебез, әгәр мин Кадер кичәсенә ирешсәм, миңа ничек дога кылырга?" Аллаһның рәсүле галәйһиссәлам әйткән: «Аллаһүммәиннәкәгафуунтүхиббүлгафвәфәгъфуганни. (Әй Аллаһым, Син гафу итүче,...

    Хөрмәтле мөселман якташларыбыз! Район имам-хатыйбы Җәүдәт хәзрәт Харрас Изге Рамазан уңаеннан бу олуг айга кагылышлы тагын берничә хәдисне исегезгә төшерә.

    Гайшә анабыз (Аллаһ аннан разый булсын!) Пәйгамбәребез галәйһиссәламнән сораган: «Йә рәсүлебез, әгәр мин Кадер кичәсенә ирешсәм, миңа ничек дога кылырга?" Аллаһның рәсүле галәйһиссәлам әйткән: «Аллаһүммәиннәкәгафуунтүхиббүлгафвәфәгъфуганни. (Әй Аллаһым, Син гафу итүче, Син гафу итәргә яратасың - гафу ит мине, гөнаһларымны ярлыка), - дип дога кыл», - диде.

    Сөекле Пәйгамбәребез галәйһиссәлам әйткән: «Аллаһ юмарт һәм Ул юмартлыкны сөядер», - дигән. Икенче хәдис-шәрифтә: «Иң хәерле сәдака - ул да булса рамазан сәдакасыдыр», - дип әйтелгән.

    Пәйгамбәребез галәйһиссәлам әйткән: «Кем дә кем ураза тотучыны авыз ачтырса, шул кеше күпме ураза тотучыны ашаткан булса, аларның бөтенесенең дә әҗерләрен үзенә алыр, шуның өстәвенә ураза тотучыларның да әҗерләре кимемәс». Икенче хәдистә: "Рамазан аенда ураза тотучыны авыз ачтырсаң, ул синең гөнаһларыңа каффәрәт булып, уттан котылуыңа сәбәп булыр", - диелгән. Сәхабәләр Пәйгамбәребез галәйһиссәламнең бу сүзләрен ишеткәч, бик тә эсирләнделәр, тик бөтенесенең дә авыз ачтыртып ураза тотучыларны ашатырга хәленнән килмәгәнлектән, бу турыда алар Пәйгамбәребезгә (с. г. в.) әйткәннәр. Рәсүлебез галәйһиссәлам аларга: «Нияте изгедә булып, ураза тотучыны бер хөрмә яки бер йотым су белән булса да авыз ачтырсагыз, сез шундый УК әҗер алырсыз, бу изге эшегез өчен Раббыгыз сезне Кыямәт көнендә шундый су эчерер, бәндәнең җәннәткә кергәнчегә хәтле башка бердә эчәсе килмәс», - дигән.

    Рәсүл Әкрам галәйһиссәлам әйткән: "Кем Аллаһка ышанып һәм савабын Аллаһтан көтеп Кадер кичәсен гыйбадәт белән уздырса, ул кешенең гөнаһлары гафу ителер", - дигән (Бохари, Мөслим).

    Рамазан - барлык гөнаһлардан пакьләнү, күңелләрне сафландыру, күркәм сыйфатлар белән бизәкләү ае. Рамазан фазыйләтенә багышланган бер хәдистә Расүлаллаһ галәйһиссәлам болай дип әйткән: "Өммәтемгади айда кылган бер яхшы гамәл өчен бер савап ала, әмма рамазанда исә Аллаһ бер яхшы гамәл өчен җиде йөзгә хәтле һәманнан да күбрәк әҗербирә. Фарыз гыйбадәтләренең берсе өчен башка айларда кылган җитмеш фарызның савабын, нәфелләре өчен исә башка айларда кылган фарызның савабын бирә", - дигән

    "Ураза тоткан кешенең йокысы - гыйбадәт, эндәшмәве - тәсбих, гамәле даими, догасы кабул ителгән, ә гөнаһысы гафу ителгән булыр".

    "Ураза тотучыны сөендереп кәефен күтәрәчәк ике нәрсә бар. Берсе - ифтар вакытында уразадан чыкканда сөенү, икенчесе - Раббысын акавышкан вакытта уразаның савабы белән сөенү".

    "Ураза тотучы кешенең ифтар вакытында тәгаен кабул ителә торган бер догасы бар".

    "Җәннәттәәр-Рәййан дигән беришек бар. Бу ишектән Кыямәт көнендә бары тик ураза тотучылар гына керәчәк. Аннан ураза тотучылардан башка берәү дә керә алмаячак.

    "Ураза - ул кешене җәһәннәм утыннан саклый торган калкан".

    "Чисталык, пакьлек - иманның яртысы, ураза - сабырлыкның яртысы".

    Әбү Һөрәйра исемле сәхәбә тапшырганча, пәйгамбәребез (с.г.в.с. ) әйткән: "Рамазан ае уразасын ихлас күңел һәм савабын бары тик Аллаһтан гына өмет итеп тоткан кешенең кылган гөнаһлары ярлыканыр".

    ӘбүҮмәмә (р. г.) болай дигән: "Мин бер тапкыр пәйгамбәребезгә (с.г.в.с) килеп: "Әй Рәсүлүллаһ! Мине җәннәткә кертәчәк берәр гамәл әмер ит миңа", - дидем. Ул миңа: "Ураза тотуны дәвам ит, чөнки аңа тиң булырлык башка гамәл юк", - дип әйтте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: