Рамазан мәдрәсәсе сабаклары
Рамазан ае, ул ачыгып, сусап кына уздыра торган түгел, ә бик күп фәнне үзләштерергә мөмкинлек ачкан ай. Төрле сыйфатларда осталыкны арттыру, гамәли рәвештә бер ай буе чыныгу өчен Аллаһы Тәгалә безгә форсат бирә. Әйдәгез, Рамазан мәдрәсәсе ишеген ачып керик! Рамазан ае безгә биргән иң бөек дәрес - ИМАН дәресе. Аллаһы...
Рамазан ае, ул ачыгып, сусап кына уздыра торган түгел, ә бик күп фәнне үзләштерергә мөмкинлек ачкан ай. Төрле сыйфатларда осталыкны арттыру, гамәли рәвештә бер ай буе чыныгу өчен Аллаһы Тәгалә безгә форсат бирә. Әйдәгез, Рамазан мәдрәсәсе ишеген ачып керик!
Рамазан ае безгә биргән иң бөек дәрес - ИМАН дәресе. Аллаһы Тәгаләгә, аның пәйгамбәренә, әмер һәм тыюларына иман китерергә, күрмәгән килеш тә ышанырга өйрәтә безне Рамазан. Безгә әмерләр бирергә хакы булган Раббыбыз барлыгын аңлата. Кешенең аңлашылмаган ысул белән ничектер маймылдан барлыкка килгән түгел, ә хикмәт, кодрәт, гыйлем иясе булган Аллаһы барлыкка китергән бәндә икәненә төшендерә. Шушы хакыйкатькә иман китергәч, ураза тоту табигый эшкә әйләнде. Ураза ул - кеше һәм Аллаһы арасындагы бер сер һәм иманлы кеше генә бу серне саклый. Иманга гына нигезләнеп, без ашау-
эчүдән, кеше өчен гаять табигый булган эшләрдән тыелабыз һәм Аллаһының башка әмерләрен дә иманыбызга гына нигезләнеп кабул итәргә өйрәник.
Икенче дәрестә САБЫРЛЫКка өйрәнәбез. Сабыр итеп сәхәргә тору, сабыр итеп ахшамны көтү, сабыр итеп тәравих уку күңелебездә бу сыйфатны ныгыта. Ә сабырлык ул - түзә белү. Тормышыбызда төрле мәшәкатьләргә түзәргә өйрәнү өчен бик яхшы практик дәрес ул Рамазан ае. Ашау-эчүдән, хәләл хатыннан бер ай буе көндезләрен тыелып тора алсак, Аллаһы Тәгалә кушканга күрә алардан читләшсәк, һичшиксез, хәрәм ризыктан да, шәрабтән дә бик җиңел тыела алачакбыз. Сабырлык дәресен үзләштерсәк, әле телебезне дә тыеп калырга өйрәнәчәкбез. Телне сүгенүдән, орыш-талаштан, ялганнан сакларга өйрәнү дә Рамазанның максаты. Пәйгамбәребез дә: «Бәндә уразада ялган сүзне һәм ялган белән гамәл кылуны калдырмаса, Аллаһы Тәгаләгә аның ач торуы кирәкми», - ди бит.
Димәк, Рамазан ае өйрәткән дәресләр бик мөһим. Ел саен эшләүче ураза мәдрәсәсе бик дәрәҗәле һәм күп гыйлем бирә. Иманын куәтләргә, Аллаһыга якынаерга теләгән һәр кеше, бу уку йортына кереп, андагы имтиханнарны яхшы билгеләргә генә тапшырырга тырышырга тиеш. Бу мәдрәсә бик кадерле. Ләкин ул елына бер генә тапкыр ачыла һәм бер айдан соң кабат ябыла. Андагы дәресләр бик кыйммәт. Шуңа күрә без аның кадерен белик һәм алган дәресләрне тормышыбызда кулланыйк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
5 июль 2022 - 13:30Кенәздә патриотик акция узды 1 июльдә Россиядә истәлекле дата – хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне билгеләп үтелде. Без- янәшәбездә яшәүче кайнар нокталарда хезмәт иткән ветераннарны хөрмәтлибез, хәлләрен белешәбез. Ватаныбыз чакыруы буенча үз хәрби бурычларын үтәп, көрәшеп, төрле бәрелешләрдә катнашкан батыр ир-егетләребез белән гоурланабыз. Кенәз авыл җирлегендә бу көнне сугыш хәрәкәтләре ветераннары истәлегенә куелган һәйкәл янында чара булды.4500
-
5 июль 2022 - 12:28Очынып йөргән чаклар Өлкән яшьтә булуыма карамастан, мода белән кызыксынам. Искиткеч матур киемнәрне күреп сокланам, озаклап карап торам. Элек мондый күлмәкләр булсамы?! Заманына карата без дә соңгы мода белән киенергә тырыштык. Укыган кызлар буларак, авылга яңа моданы без “алып кайттык”. Хәзер дә күбесе сандыкларда саклана, оныкларым киеп карыйлар, көзге алдында бөтереләләр. Күлмәкләр 8-12 клинле, җепне чалыштырып чигелгән кофталар...4000
-
5 июль 2022 - 12:26Балалар музейга килделәр Кенәз авыл җирлегендә җәйге каникуллар вакытында, балалар “Патриот” сугышчан дан музеенда экскурсиядә булдылар. Алар зур кызыксыну белән экспонатларны карадылар, алар турында сөйләгәннәрне бирелеп тыңладылар. Балаларга якташларыбызның Ватанны ничек яклавы, фронтка сугыш вакытында ничек ярдәм итүләре турындагы хикәятләр бик ошады. Балалар Бөек Ватан сугышы геройларның фотопортретлары белән якыннан таныштылар, сугыш ветераннарына бирелгән орден, медальләр аларда кызыксыну уятты.3200
-
5 июль 2022 - 11:41Туган авылым чишмәләре Мин, Галиәхмәтова Энҗе Рафик кызы, Тукай районының матур табигатьле, чишмәләргә бай Калмия авылында туганмын. Хәзерге вакытта Калмия авыл китапханәсендә китапханә мөдире булып эшлим. Туган илебезне, җиребезне, авылыбызны яратырга өйрәндек. Авылыбыз, чишмәләребезнең тарихы белән таныштык. Без ел саен укытучыбыз белән бергәләп китапханәләр көнендә чишмәләр буйлап сәяхәт иттәбез, чишмә яннарын чистартабыз, саф, шифалы суын эчеп хәл алабыз.3900
-
5 июль 2022 - 11:37Ирләр өчен ана капиталы алу мөмкинлекләрен киңәйттеләр Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе аерым очракларда ир-атларның да ана капиталына сертификат алучы булырга мөмкин булуын искә төшерә.4200
-
4 июль 2022 - 17:08«СалаваTik»ларда яңа җыр Бүген Интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Күбәләгем» җырының видеоклибы дөнья күрде.14700
-
4 июль 2022 - 16:04Балалар да алимент түли – Нинди очракларда суд балаларны әтиләренә алимент түләргә мәҗбүр итә ала? Исемем редакция өчен генә.8900
-
4 июль 2022 - 15:03Инвалидлыкны яңача билгелиләр 2022 елның 1 июленнән башлап русиялеләр медицина экспертизасын читтән торып та үтә алачак. Ягъни, барлык кирәкле документлар медицина оешмаларыннан автомат рәвештә медик-социаль экспертиза бюросына килеп җитәчәк.6900
-
4 июль 2022 - 13:59Бәяләр төшкән диләр Татарстанда бер атнада, 17-24 июньдә, кайбер җиләк-җимешнең һәм яшелчәнең, шулай ук шикәр комының бәясе төшүе теркәлгән. Бу чорда кәбестәнең бәясе 15 процентка арзанайган, хәзер аның килограммын 47 сумнан (элек – 55 сум) алырга мөмкин. Бу турыда Татарстанстат хәбәр итә. Моннан тыш, яңа өзелгән помидорның бәясе 7 процентка төшкән, элек килограммы 120 сум булса, хәзер – 112 сум. Шул ук вакытта бәрәңге 6 процентка арзанайган, хәзер аның килограммын 63 сумга алырга була, шикәр комы 4 процентка арзанайган, хәзер бер килосы - 74 сум. Алма белән яңа өзелгән кыярның бәясе 2 процентка кимегән, хәзер аларның килосы – 124 һәм 80 сум.7500
-
2 ноябрь 2021 - 13:55Ролик к финалу районных игр КВН «Тукаевский движ…!»
-
10 июнь 2022 - 12:11Сабантуе бәйрәм табынына милли ризыгыбыз бәлеш рецепты Татар халкында зур итле бәлештән дә тәмле, дәрәҗәле ризык юктыр. Бәлешне кадерле кунакларга, бәйрәмнәргә, туйларга пешерәләр. Табынга бәлешне чыгару үзе бер йола.30000
-
3 июнь 2022 - 08:47Кыярны ничек иртә өлгертергә? Яз соң килсә дә, уңышны иртәрәк алып була. Бу уңайдан берничә киңәшкә игътибар итегез.30901
-
12 май 2022 - 10:54Бәрәңге шәңгәсе Ачы камыр рецепты: 200 гр сөт, 200 гр җылы су, тоз, 3-4 кашык май, 1 аш кашыгы шикәр комы, он, чүпрә.36400
-
1 июль 2022 - 12:49
-
17 июнь 2022 - 14:11
-
17 июнь 2022 - 13:54
-
4 июль 2022 - 12:15Мактаулы исемгә лаекТатар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII Бөтенроссия съездында «Аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган Кнәз урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәрахова Рамилә Яхъя кызы "Татарстан Республикасының Атказанган укытучы" дигән мактаулы исем белән бүләкләнде.11700
-
2 июль 2022 - 13:07Автоледи конкурсы старт ала 16 нчы июль көнне Яр Чаллы шәhәренең Яшьлек проспектында “ЭССЕН” оешмасы биләмәсендә хатын-кызлар арасында «Автоледи» ярышы узачак. Ярышта катнашырга теләге булган барлык гүзәл затларны көтеп калабыз.22800
-
2 июль 2022 - 10:06Тулы күәтенә мал азыгы әзерләү эшләре бара Басу-кырларда эш туктамый, бугенге көндә тулы күәтенә мал азыгы әзерләү эшләре бара. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре күпьеллык үләннәрне беренче катын чабу белән мәшгуль.19500
-
2 июль 2022 - 10:04Әгәр кара борча басса Эссе көннәр башлану белән бакчадагы гөрләп үскән яшелчәләрне үлән бете, кара борча, күбәләк корты кебек заралы бөҗәкләр баса башлый. Сусыл, яшел кәбестә яфракларын вак кына кара борчалар сырып, тишкәләп бетерә. Корткычлар һөҗүменнән җәфа чиккән яшелчә яфраклары ямьсезләнә, шиңә, үсә алмый утыра. Шуңа да вакытында ул корткычларга каршы көрәш башларга кирәк тә инде14500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Якты юл ("Светлый путь")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47608 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Р.М. Закиев
Адрес редакции: 423807, РТ, г. Наб.Челны, пр. М.Джалиля, 46
Телефон редакции: 70-17-58 - редактор;
70-25-48 - бухгалтер;
70-17-43 - отделы писем и массовой работы;
70-16-86 - компьютерная группа.
yakti.ul76@gmail.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика