Якты юл

Тукай районы

Рус Тат
Дин вә мәгыйшәт

Корбан гаете вәгазе

Бисмилләһир рахмәнир рахим! Әссәләмү галәйкүм үә рахмәтуллаһи үә бәрәкәтүһ! Әлһәмдүлилләһи раббиль галәмин, олы, ел буе көтеп алган Корбан гаете бәйрәме килеп җитте! Аллаһы Сөбхәнә үә Тәгалә укыган намазларыбызны, кылган догаларыбызны, изгелекләребезне, биргән сәдакаларыбызны һәм дә инде чалган корбаннарыбызны кабуллардан кылса иде. Корбан - «Аллаһыга якын булу» дигән сүз. Без һәрвакыт...

Бисмилләһир рахмәнир рахим!
Әссәләмү галәйкүм үә рахмәтуллаһи үә бәрәкәтүһ!

Әлһәмдүлилләһи раббиль галәмин, олы, ел буе көтеп алган Корбан гаете бәйрәме килеп җитте! Аллаһы Сөбхәнә үә Тәгалә укыган намазларыбызны, кылган догаларыбызны, изгелекләребезне, биргән сәдакаларыбызны һәм дә инде чалган корбаннарыбызны кабуллардан кылса иде.

Корбан - «Аллаһыга якын булу» дигән сүз. Без һәрвакыт Аллаһы Тәгаләгә якын булырга тиешбез. Менә шушы корбан - Зөлхиҗҗә аенда җир йөзенең төрле почмагындагы мөселманнар бер урынга җыелалар. Алар бу айда үзләренең өстендәге биш фарызның берсен - хаҗ гамәлен кылу нияте белән Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламнең туган җиренә, Ибраһим галәйһиссәлам белән улы Исмәгыйль галәйһиссәлам тарихы белән бәйле урынга, Мәккә шәһәренә җыелалар. Барысы да төрле телдә сөйләшәләр, барысының да дәрәҗәләре, матди яклары да төрле. Ләкин монда алар барысы да бертигез: барысы да Аллаһы Тәгаләнең әмеренә буйсынып, хаҗ гамәлен кылырга килгәннәр. Аларны «Ләә иләәһә илләллааһу, Мүхәммәдүр-расулуллааһу» дигән кәлимә берләштерә. Ихлас күңелдән башка монда бүтән бернинди дә чара ярдәм итә алмый.

Корбан - Аллаһыга якын булу дидек. Әлеге олуг бәйрәмдә Аллаһыга нәрсә белән якын булабыз соң? Пәйгамбәребез бу хакта үзенең хәдисендә болай ди: «Аллаһы Тәгаләгә күңелләрегездәге иманнарыгыз, ихласларыгыз ирешә. Аллаһы ризалыгы өчен чалынган корбанның каныннан беренче тамчысы җиргә төшкәнче, Аллаһы шул кешенең гөнаһларын ярлыкар».

Әлеге бәйрәмдә, иң беренче чиратта, корбан чалганнарның бүләге белән җәмгыятебез тарафыннан кимсетелгәннәр, кыерсытылганнар куандырыла. Шуңа да корбан чалган кеше корбан итен өч кисәккә бүләргә тиеш. Бер өлеше йорттагыларның үзләренә калса, икенче өлешеннән бәйрәм табыны оештырылырга, дуслар, туганнар, якыннар җыеп алынырга тиеш. Өченче өлеше мохтаҗларга өләшенә. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) сөннәте нәкъ шундый. Корбан чалуның төп мәгънәсе - мохтаҗларны, ятимнәрне, фәкыйрьләрне сөендерү. Ягъни елга бер булса да кешечә ашасыннар, сөенсеннәр, куансыннар өчен.

Әлеге сыйфат, ягъни киң күңеллелек, юмартлык, үзең җитешлектә, муллыкта яшәп тә, башкаларны кайгырта белү һәрбер мөселман өчен дә хас булырга тиеш. Үзең яратканны башкалар өчен дә ярату, үзең теләгәнне башкаларга да теләү - Ислам диненең әмере шундый.

Һәр мөэмин-мөселман шушы хәдис-шәрифне үзенә яшәеш кануны итеп алса, динебез дә үсәр, җәмгыятебез дә ныгыр, киләчәккә өмет белән карый алырбыз. Димәк, әлеге хәдис-шәриф әмере белән яшәү - инсанның үзе өчен дә, җәмгыятебез өчен дә, динебез өчен дә иң кулае, иң хәерлесе. Шундый җәмгыятьтә диннең дәрәҗәсе югары, аның егәре нык, кешеләр иманлы булыр. Сөекле пәйгамбәребез (с.г.в.): «Кулыннан һәм теленнән башкалар бернинди дә зарар күрмәгән кеше - чын мөселман ул», - ди. Икенче бер хәдисендә Ул тагы: «Үзе өчен сөйгәнне башка мөселман кардәшләре өчен дә сөймәгәннәрегезнең иманы камил булмас».

Әлхәмдүлилләһ, Шәүвәл, Зөлкәгъдә, Зөлхиҗжә айлары да килеп җитте. Бу - хаҗ айлары. Шәүвәл белән Зөлкәгъдә айларында гомрә кылсак, Зөлхиҗжә аеның 8, 9, 10нчы көннәрендә олы хаҗ фарыз ителгән.

Хаҗ дип Мәккәгә барып, билгеле бер гамәлләрне кылу белән бергә Кәгъбәтуллаһны зиярәт кылу әйтелә. Хаҗ - Ислам диненең бер нигезе. Үз гомерендә бер тапкыр һәр мөселман кешесе, мөмкинчелеге булганда, олы гыйбадәтне үтәргә тиеш. Аллаһы Тәгалә Коръән Кәримдә әйтә: «Көче җиткән кешеләргә, Кәгъбәтуллаһка барып, Аллаһы ризалыгы өчен хаҗ кылу фарыз» (Әл-Гыймран сүрәсе, 97нче аять). «Көче җиткән» дигән гыйбарә нәрсәне аңлата соң? Ул да булса - кеше сау-сәламәт булырга, матди яктан кыенлыклары булмаска тиеш. Хаҗга китеп, өйдә калган гаиләсе дә акчага мохтаҗ булмаска тиеш. Ә хатын-кызларга исә, хаҗны мәхрәм белән генә кылырга рөхсәт ителә: әтисе, туган абыйсы, әтисенең яки әнисенең туган абыйлары, ире белән.

Бүгенге бәйрәм Ибраһим галәйһиссәлам һәм Исмәгыйль галәйһиссәлам тарихына бәйле. Ибраһим галәйһиссәламнең күп кенә еллар балалары булмый. Ул Аллаһыга мөрәҗәгать итә, бала сорый һәм дә бала туса, аны Аллаһы ризалыгы өчен корбан чалырга дигән вәгъдә бирә. Аллаһы Тәгалә Ибраһим галәйһиссәламгә олыгайган көннәрендә бала насыйп итә. Бу яшьтә бала була алмый диеп Ибраһим галәйһиссәлам дә башта шикләнә. Ләкин Аллаһы Тәгаләнең кодрәте чиксез, Ул теләсә бул ди һәм ул әйбер барлыкка килә. Ибраһим галәйһиссәлам, әлбәттә, шатланды, сөенде, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле булуын күрсәтте. Ләкин шатлыгыннанмы, Ибраһим галәйһиссәлам биргән вәгъдәсен оныта. Исмәгыйль галәйһиссәламгә 10 яшь тирәсе булганда, Аллаһы Тәгалә Ибраһим галәйһиссәламгә вәгъдәсе турында, төш аркылы ишарәләп исенә төшерә. Ибраһим галәйһиссәламгә шул җитә кала, һәм берсүзсез, шиксез үзенең вәгъдәсен, Аллаһының әмерен үтәргә җыена башлый. Әлбәттә, бу боерыкны үтәү Ибраһим галәйһиссәламгә бик авыр була. Чөнки ул үзе, үз куллары белән газиз баласын корбан чалырга тиеш. Алланың рәхмәте, кечкенә, ләкин көчле рухлы, иманы камил булган бала, Исмәгыйль галәйһиссәлам, бу эшкә кире килми, киресенчә, атасын юатып, Аллаһының әмерен һичшиксез үтәргә кирәк икәнен белгертә. Бу авыр сынауны аларга иман байлыгы, иман көче үтәргә ярдәм итә. Исмәгыйль галәйһиссәлам: «Әй, әтием! Син үзеңә боерылганны кыл, ә мине син, Аллаһы теләсә, сабыр итүчеләрдән табарсың», - дигән сүзләр белән атасына мөрәҗәгать итә.

Ләкин без беләбез: «Хаҗ» сүрәсенең 37нче аятендә корбан малларының ите дә, каны да Аллаһы Тәгаләгә кирәк түгел. Шулай булгач нигә соң кеше каны кирәк булган? Аңа бездән бөтен барлыгыбыз белән буйсынуыбыз, бирелүебез, куркуларыбыз һәм Ул кушкан эшләрне шиксез эшләвебез кирәк.

Аллаһы Тәгаләнең әмерен үтәргә барган вакытта, Исмәгыйль галәйһиссәламнең юлын шайтан ләгънәтуллаһи галәйһи кисә дә, аңа вәсвәсәсен кыла башлый. Ләкин көчле рухлы малай аның мәкерләренә буйсынмый, Аллаһыга үзенең тугрылыгын күрсәтә, шайтанны куып җибәрә. Белгәнебезчә, Исмәгыйль галәйһиссәламнең шул чакта кылган хәрәкәтләре хаҗ гамәлләренә кереп калган.

Ата белән угыл Аллаһы Тәгаләнең сынавын үттеләр, шуңа күрә Ул аларга җиңеллек бирә: Ибраһим галәйһиссәламгә улы урынына корбан итеп сарык бүләк итә. Шул көннән башлап үзеннән соң килгән бөтен пәйгамбәрләрнең атасы булган Ибраһим галәйһиссәлам милләтенә һәр елны корбан чалу йөкләнә. Без дә Ибраһим галәйһиссәлам милләтенә керәбез. Аллаһы Тәгалә безнең дә иманнарыбызны шул рәвешчә сыный.

Берникадәр вакыттан соң Аллаһы Тәгалә Ибраһим галәйһиссәлам белән улы Исмәгыйль галәйһиссәламгә бөек бер вазыйфаны - Кәгъбәне төзү вазыйфасын тапшыра. Кәгъбәне камил сурәттә төзеп бетергәч, икесе дә дога кылалар: «Әй, Раббыбыз! Үзебезне һәм нәселләребезне Үзеңә буйсына торган өммәтләрдән кыл! Безгә хаҗ гамәлләрен өйрәт, тәүбәләребезне кабул ит! Тәхкыйк, Син тәүбәләрне кабул итүче һәм рәхимлесең!»

Шул вакыйгалардан соң мөселман булган кешегә хаҗ кылу, корбан чалу йөкләнгән. Шулай ук корбанны матди яктан җитешле кеше чала ала. Тирә-яныбызда мохтаҗ кешеләр, гарип-горабалар, ятимнәр булса аларга игътибар итик, ярдәмнән калдырмыйк. Кылган гамәлләребез, изгелекләребез үзебезгә генә түгел, мөселман өммәтенә, Татарстан халкына да файда китерерлек булсын.

Аллаһы Тәгалә белеп кылган һәм белми кылган гөнаһларыбызны гафу итеп, барчабызга да шушы дөнья рәхәтен генә чикләмичә, ахирәттә дә вәгъдә иткән җәннәтләренә керергә насыйп итсә иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев