31 декабрь 2015 яңалыклары
-
Куанычларың белән кил, Яңа ел!
Без - Ташкичү авылы китапханәсе каршында эшләүче «Шатлык» клубы әгъзалары, «Якты юл» газетасының иҗат коллективын, район мәдәният бүлеге хезмәткәрләрен Яңа 2016 ел белән котлыйбыз, саулык-сәгадәт, иҗади табышлар, гаиләләрегезгә иминлек, илгә-көнгә тынычлык телибез. Яңа ел атлый ил буйлап, Шатлыгы белән килсен. Котлы булсын, юмарт булсын. Табыннарга - муллык, Күңелләргә - илһам,...
-
Район тормышының көзгесе
Менә 2015 ел да тарихка китте. Районыбыз ничек яшәде бу елда, нинди яңалыклар, уңышлар белән истә калыр ул, күпме отышлы проектлар тормышка ашырылды, нинди әһәмиятле вакыйгалар булды? Боларның барысын да «Якты юл» газетасыннан укып бардык. Йөрәк җылысын, бөтен тырышлыгын биреп, бу басманы чыгаручы ижат коллективына мең рәхмәт. Шунысы сөендерде, 2016...
-
Мусабай-Завод һәм Боерган авыл җирлекләре башлыклары съезддан яңа машинада кайтты
Узган атнаның җомгасында район башлыгы Васил Хаҗиев һәм 23 авыл җирлеге башлыгы Казанда «Корстон» ял комплексында үткән Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең унынчы съездына бардылар. Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Премьер-министр Илдар Халиков һ.б.лар катнашты. Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров күптән түгел үткән сайлауларда республикада муниципаль...
-
Күпфатирлы йорт – Круглое Поледа, күпфункцияле үзәк Ташкичүдә төзеләчәк
2015 ел тәмамланырга санаулы сәгатьләр калып бара. Бүген һәр тармак хезмәтчәннәре үз эшләренә нәтиҗә ясый. Соңгы елларда районның төзелеш өлкәсе дә шактый зур үзгәрешләр кичерә. Шәхси йортлар төзү буенча һәр ел саен планны икешәр тапкырга кадәр арттыру турында газета битләрендә һәрдаим кабатлап торабыз. Инде дистә еллар буе тукталып торган эшкә...
-
Районда нинди хәлләр бар, барысын да «Якты юл»дан укып беләбез
Мин күп еллар почтальон булып эшләдем. Һәр йорт саен төрле газета-журналларга язылалар иде, ташып-таратып кына өлгер. Арада иң укыла торганы ул чагында да район газетасы иде. Чөнки тирәлегебездәге бөтен тормыш-яшәеш турында язалар, районда нинди хәлләр бар, кайсы авылда ничек эшлиләр, яшиләр - җаны булган кеше ничек кызыксынмасын?! Мин, мәсәлән, «Якты...
-
Cугыштан соңгы беренче Яңа ел бәйрәме
Мин сугыш беткән елда укырга кердем. Һич онытасым юк: өстемдә терсәге ямалган сатин күлмәк, яланаяк, башка балалар китап-дәфтәрләрен җилкә аша кигән киндер букчага салганнар, ә миңа абыем өй чормасыннан сугышка кадәр меңгереп куелган фанера чемоданны алып төшеп, такта сумка ясап бирде.
-
Хөрмәтле тукайлылар!
Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы, хәрби хәрәкәт, хокук саклау органнары ветераннарын, уллары хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган солдат аналарын, якыннарын югалткан гаилә әгъзаларын якынлашып килүче Яңа ел белән чын күңелдән котлыйм. Бәйрәм мөбарәк, ризык тулы өстәлләрегез түгәрәк, күңелле, куанычлы булсын. Эшләрегез уң булсын, күңелегездәге мәрхәмәтлелек нуры йөзегезне тагын бизәсен. Бусагаларыгыздан караңгылык,...
-
Гыйнвар аена намаз вакытлары
Көн Иртәнге намаз Кояш чыга Зәвәл Өйлә намазы Икенде намазы Ахшам намазы Ястү намазы Кыйбла Таң беленә Мәчетләрдә укыла 01.01.2016 05:40 06:29 07:59 11:33 12:00 13:20 15:07 17:05 13:01 02.01.2016 05:39 06:29 07:59 11:34 12:00 13:21 15:09 17:06 13:01 03.01.2016 05:39 06:29 07:59 11:34 12:00 13:23 15:10 17:07 13:02 04.01.2016...
-
Хөрмәтле тукайлылар!
Сезне якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйбыз! Узып баручы ел, кыенлыкларына да карамастан, сезнең хәтерегездә иң изге теләкләрегезне гамәлгә ашыруның чираттагы бер адымы булып калсын. Бар хыялларыгыз мөмкин кадәр тизрәк тормышка ашсын, киләчәгегезне караңгы болытлар капламасын. Без, нефтьчеләр, элеккеге кебек үк, хезмәт нәтиҗәләребез Татарстан Республикасы халкын сөендерсен өчен кулыбыздан килгәннең...
-
Яңа ел шатлыклар алып килсен
Күпсанлы хәбәрчеләребезне, төрле елларда басмабызның иҗат казанында кайнап, якты эз калдырып, лаеклы ялга киткән ветераннарыбызны, меңләгән газета укучыларыбызны чын күңелдән Яңа ел белән тәбрик итәбез, саулык-сәгадәт, гаиләләрегезгә, илгә-көнгә иминлек, уңышлар, иҗади элемтәбезнең дәвам итүен, ныгуын теләп калабыз. Сезнең язмаларда, килгән хатларда, хәбәрләрегездә - четерекле яклары, шатлык-куанычлары чагылган тормыш нәкъ үзе....
-
Яңа ел белән, хөрмәтле райондашлар!
2015 ел тарихка китеп бара, якты өметләр, киләчәккә зур ышаныч белән 2016 елга аяк басабыз. Тиздән районыбыз елъязмасында данлыклы тагын бер ел артта калачак. Яңа ел бәйрәмнәре - ул шатлыклы үзгәрешләр көтү вакыты. Бу чорда башкарылган эшкә йомгак ясала, кылынган эшләргә бәя бирелә, киләчәккә планнар төзелә. Республика агросәнәгать тармагында, җитештерү...