21 июль 2026 яңалыклары
-
Татарстан аграрийлары көзге бодай һәм рапс уңышын җыя башлады
1 миллион 168 мең гектар — Татарстан аграрийларына быел әнә шундый мәйдандагы уңышны җыеп алырга туры киләчәк. Республика кырларында урып-җыю кампаниясе башланды: беренче булып көзге бодай һәм рапс басулары эшкәртелә башлады.
-
Биклән мәктәбен тәмамлаучылар 50 елдан соң кабат бергә җыелды
Кайвакыт вакытны туктатып калып булмый кебек тоела, әмма кешеләр арасындагы җылылык һәм чын дуслык еллар үтүгә дә буйсынмый. Нәкъ менә шундый дулкынландыргыч, күз яшьләре һәм шатлыклы елмаюлар белән үрелгән тарихи вакыйга Биклән урта мәктәбендә узды. Моннан төгәл 50 ел элек — 1976нчы елда чыгарылыш кичәләре узган сыйныфташлар кабат бер табын артына җыелды.
-
Тукай районында 1,2 чакрым юлны реконструкцияләү планлаштырыла
Юл гына түгел, аның тирәсендәге инфраструктура да яңарачак: Тукай районында Чаллы – Сарман трассасының бер өлешен үзгәртеп коруга 275 миллион сум бүлеп бирү планлаштырыла.
-
Район волонтерлары Минзәләдән яңа эш алымы өйрәнеп кайтты
Тукай районының «Татарстан волонтерлар төркеме» вәкилләре Минзәлә шәһәрендә маскировка челтәрләре үрүче хезмәттәшләре белән очрашып, кыйммәтле эш тәҗрибәсе уртаклашты. Бу очрашу тыл хезмәткәрләренә СВОдагы егетләр өчен чираттагы ярдәм партиясен тагын да тизрәк һәм нәтиҗәлерәк әзерләү өчен яңа, уңайлырак алымнар үзләштерергә мөмкинлек бирде.
-
Тукай районында алимент түләмәгән ир-ат хөкем ителде
Бер миллион сумнан артык алимент бурычы җыелган ир суд каршына басты.
-
21 июльдән бердәм пособие алу тәртибе үзгәрә
Россия Социаль фонды бердәм пособиегә гаризаларны карау тәртибен үзгәртә. Хәзер эшләмәүнең сәбәбе буларак авыру яки өлкән кешене карау бары тик туганлык бәйләнеше булган очракта гына исәпкә алыначак.
-
Мәктәп партасыннан башланган мәхәббәт
Тукай районында мәхәббәтне күз карасыдай саклап, гаилә кыйммәтләрен буыннан буынга тапшырып яшәүче матур парлар бик күп. Кадер-хөрмәткә, үзара аңлашуга нигезләнгән шундый гүзәл гаиләләрнең берсе — Әҗмәкәй авылында гомер итүче Әшраповлар. Без алар белән Яңа поселогында узган җылы һәм күңелле Гаилә бәйрәмендә таныштык. Зур подноска тезеп алып килгән, күз явын алырлык итеп бизәлгән кабатланмас милли сыйлары — каклары белән алар бәйрәмнең чын бизәгенә әйләнде.
-
Белгеч җәй ахырына яшелчә һәм җиләк-җимеш бәяләре түбәнәюен фаразлый
Помидор, кыяр һәм башка сезонлы яшелчә-җимешләрнең бәясе бүгенге дәрәҗәдән уртача 30 процентка кадәр төшәргә мөмкин.
-
Калмашта Гәрәй Рәхимнең 85 еллыгына багышланган китап күргәзмәсе ачылды
Калмаш авылы китапханәсендә Татарстанның халык язучысы, Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Гәрәй Рәхимнең тууына 85 ел тулу уңаеннан “Гәрәй Рәхим — күренекле татар шагыйре” дип аталган зур китап күргәзмәсе оештырылды
-
Бүген Татарстанда 30 градуска кадәр җылытачак
21 июльдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә.