Бүген Татарстанда 30 градуска кадәр җылытачак
Яңалыклар

Бүген Татарстанда 30 градуска кадәр җылытачак

21 июльдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, бүген төбәктә явым-төшемнәр булмаячак. Төньяктан секундына 5-10 метр тизлектә җил исәчәк.

Төнлә температура +13…+18 градус булачак. Көндез исә һава +25…+30 градуска кадәр җылыначак.


Нет комментариев