Татарстан аграрийлары көзге бодай һәм рапс уңышын җыя башлады
1 миллион 168 мең гектар — Татарстан аграрийларына быел әнә шундый мәйдандагы уңышны җыеп алырга туры киләчәк. Республика кырларында урып-җыю кампаниясе башланды: беренче булып көзге бодай һәм рапс басулары эшкәртелә башлады.
Татарстанда быелгы уңышны җыеп алу кампаниясе башланды. Беренчеләрдән булып кырларга Аксубай, Буа, Зәй, Спас, Балык Бистәсе һәм Мөслим районнары игенчеләре чыкты. Әлеге районнарда көзге бодайны урып-җыю эшләре инде бара. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итте.
Кайбер районнарда башка культураларны җыю да башланган. Әйтик, Аксубай белән Балык Бистәсендә көзге рапс басуларына комбайннар кергән, ә Чистай районында иртә өлгергән бәрәңге уңышын казыйлар.
Быел республикада урып-җыю эшләре зур мәйданнарны колачлаячак. Аграрийларга 1 миллион 168 мең гектарда үстерелгән бөртекле һәм кузаклы культураларны җыеп алырга кирәк булачак. Шуларның 730 мең гектардан артыгы – сабан культуралары. Моннан тыш, 53 мең гектарда шикәр чөгендере, 669 мең гектарда майлы культуралар, ә 6,8 мең гектардан артык мәйданда бәрәңге һәм яшелчә үстерелгән.
Урып-җыю барышы белән бергә республикада зона киңәшмәләре дә үткәреләчәк. Аларда авыл хуҗалыгы белгечләре һәм хуҗалык җитәкчеләре кампанияне нәтиҗәле оештыру, уңышны югалтуларсыз җыеп алу һәм агротехник чараларны вакытында башкару турында фикер алышачак.
Очрашулар 22–29 июль аралыгында Чистай, Тукай, Менделеевск һәм Буа районнарында узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев