Белгеч җәй ахырына яшелчә һәм җиләк-җимеш бәяләре түбәнәюен фаразлый
Помидор, кыяр һәм башка сезонлы яшелчә-җимешләрнең бәясе бүгенге дәрәҗәдән уртача 30 процентка кадәр төшәргә мөмкин.
Россия базарында яшелчә һәм җиләк-җимешкә бәяләр алдагы ике ай эчендә түбәнәергә мөмкин. Мондый фараз белән РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университетының корпоратив финанслар һәм корпоратив идарә кафедрасы доценты Ольга Борисова уртаклашкан. Бу хакта NEWS.ru хәбәр итә.
Аның бәяләвенчә, помидор, кыяр һәм башка сезонлы яшелчә-җимешләрнең бәясе уртача 30 процентка кадәр төшәргә мөмкин. Белгеч моны милли валютаның ныгуы һәм базарга яңа уңышның күбрәк күләмдә чыга башлавы белән аңлата. Тәкъдим арткан саен бәяләргә басым да кими, ди ул.
Борисова сүзләренчә, иң элек сезонлы җиләкләр – карлыган белән крыжовник арзаная башлаячак. Бу үзгәрешләр инде якындагы ике атнада ук сизелергә мөмкин. Әмма эксперт бәяләрнең бик тиз төшүен көтәргә киңәш итми. Моның сәбәбе – әлеге продукциягә ихтыяҗның югары булуы һәм тәкъдимнең әле дә чикләнгән булып калуы. Аның исәпләвенчә, июнь күрсәткечләре белән чагыштырганда бәяләр якынча 5–10 процентка кимергә мөмкин.
Моннан тыш, алма белән грушага да бәяләр төшү ихтималы бар. Әгәр быел уңыш мул булса, бу төр җиләк-җимешләр 3–5 процентка арзанрак сатылырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев