Тукай районында алимент түләмәгән ир-ат хөкем ителде
Бер миллион сумнан артык алимент бурычы җыелган ир суд каршына басты.
Тукай районы судында Новотроицкое авылында яшәүче 39 яшьлек ир-атка карата ачылган җинаять эше каралды. Ул балигъ булмаган улын карау өчен билгеләнгән алиментларны озак вакыт түләмичә йөргән. Судта дәүләт гаепләвен район прокуратурасы яклады.
Суд ачыклаганча, ир-атка 2013 елда ук улына алимент түләү бурычы йөкләнгән булган. Әмма ул суд карарын тиешенчә үтәмәгән. 2026 елның гыйнварында алимент түләүдән баш тартканы өчен ул административ җаваплылыкка тартылып, 50 сәгатьлек мәҗбүри эш җәзасы алган. Ләкин ир-ат бу җәзаны да үтәмәгән һәм үзенең бурычларына җитди карамаган.
Тикшерү мәгълүматлары буенча, 2026 елның 31 гыйнварыннан 21 маена кадәр аның алимент түләргә мөмкинлеге булган, әмма ул сәбәпсез рәвештә баласына тиешле акчаларны түләүдән читләшкән.
Бу вакыт эчендә аның яңа бурычы 96 мең сумнан арткан. Ә алиментлар буенча гомуми бурыч күләме 1 миллион сумнан да күбрәккә җиткән.
Суд дәүләт гаепләүчесенең дәлилләрен исәпкә алып, ир-атка 6 ай төзәтү эшләре җәзасы билгеләде. Аның хезмәт хакыннан 5 процент дәүләт кеременә тотып калыначак.
Хөкем карары әлегә үз көченә кермәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев