Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз

Район волонтерлары Минзәләдән яңа эш алымы өйрәнеп кайтты

Тукай районының «Татарстан волонтерлар төркеме» вәкилләре Минзәлә шәһәрендә маскировка челтәрләре үрүче хезмәттәшләре белән очрашып, кыйммәтле эш тәҗрибәсе уртаклашты. Бу очрашу тыл хезмәткәрләренә СВОдагы егетләр өчен чираттагы ярдәм партиясен тагын да тизрәк һәм нәтиҗәлерәк әзерләү өчен яңа, уңайлырак алымнар үзләштерергә мөмкинлек бирде.

— Минзәлә волонтерлары белән очрашу искиткеч җылы, якты һәм эшлекле атмосферада үтте. Чара барышында без минзәләлеләрнең челтәр үрү тәртибен һәм эш барышын үз күзләребез белән күреп таң калдык. Биредәге волонтерлар кулланган алым бөтенләй икенче төрле — ул күпкә җиңелрәк, уңайлырак һәм тизрәк булып чыкты. 

Үз чиратыбызда без, Минзәләдәге хезмәттәшләребезгә үз эшчәнлегебезне дә күрсәттек. Без фронттагы егетләр өчен коры ашлар, шифалы чәйләр әзерләү һәм аларны туплау осталыклары белән бүлештек.

Мондый бердәм очрашулар һәрвакыт үз эшеңә яңа этәргеч һәм файдалы алымнар алып кайтырга ярдәм итә. Бу исә хәрбиләребезгә ярдәмне тагын да күбрәк һәм тизрәк җиткерергә мөмкинлек бирәчәк, – дип хәбәр итәләр безгә Сәет авылыннан волонтерлар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев