Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Мәктәп партасыннан башланган мәхәббәт

Тукай районында мәхәббәтне күз карасыдай саклап, гаилә кыйммәтләрен буыннан буынга тапшырып яшәүче матур парлар бик күп. Кадер-хөрмәткә, үзара аңлашуга нигезләнгән шундый гүзәл гаиләләрнең берсе — Әҗмәкәй авылында гомер итүче Әшраповлар. Без алар белән Яңа поселогында узган җылы һәм күңелле Гаилә бәйрәмендә таныштык. Зур подноска тезеп алып килгән, күз явын алырлык итеп бизәлгән кабатланмас милли сыйлары — каклары белән алар бәйрәмнең чын бизәгенә әйләнде.

Конкурсларда сыналган осталык

Әҗмәкәй авылының уңган хуҗабикәсе Әнисә ханым Әшрапова — үз эшенең чын остасы. Аның ясаган каклары телне йотарлык. Гаилә бәйрәменә ул төрле җиләкләрдән ясалган как төрләрен алып килгән иде. Сыйның нигезендә хуш исле алма пюресы ята, ә үзенчәлекле тәм кертү өчен оста ханым аларга карлыган, кара җиләк һәм җир җиләге дә куша икән. Аларны хәтта төрле матур формаларга китерә. Үзенең бу үзенчәлекле таланты белән Әнисә апа югалып калмый, төрле бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар яулый.

«Төрле конкурсларда катнашып, урыннар алганыбыз бар. Татарстан башкаласы Казан шәһәрендә оештырылган күп кенә зур бәйгеләрдә дә сынатмадык. Үземнең гаиләм, туган авылым Әҗмәкәй белән бик горурланам», — дип, үзенең шатлыгы белән уртаклашты хуҗабикә.

Күңелләргә кереп калган 1 сентябрь

Бәйрәм барышында Әнисә ханым ире Илдус әфәнде белән ничек танышулары һәм ярымгасырлык бергәлекнең серләре белән бүлеште. Күзләрне сокландырырлык бу озын мәхәббәт юлы мәктәп партасыннан ук башлана.

«Без ирем Илдус белән 6нчы сыйныфта укыганда ук Чаллыдагы Вахитов исемендәге мәктәптә таныштык. Шуннан бирле аның белән дуслашып киттек. Мәктәпне тәмамлагач, икебез ике югары уку йортына укырга кердек. Беребез — Алабугада, икенчебез Казанда белем алды. Институтларны тәмамлагач, кире Чаллыга кайттык һәм гаилә кордык. Ике балабыз туды, хәзер инде тормышыбызны ямьләтеп, алты оныгыбыз тәгәрәшеп үсә. Дөньяны яратып, гел җитәкләшеп яшибез», — дип сөйли Әнисә ханым елмаеп.

Илдус әфәнде исә үзенең газиз ярын беренче тапкыр күргән көнен бүгенгедәй хәтерли. Бу көн аның тормышын тулысынча үзгәртә:

«Әнисә белән 1969 елның 1 сентябрендә таныштык. Бәйрәм линейкасы алдында мин аны күреп алдым да, бер күрүдән гашыйк булдым. Соңыннан бу кызны безнең сыйныфка алып керделәр. Мин беркемне күрмәдем, күземне дә ала алмыйча, гел аны гына күзәттем. Бервакыт аны башка сыйныфка алып чыгып киттеләр. Ничек инде бу кыз безнең белән укымый дип, бик нык борчылдым, кайгырдым. Әмма бәхетемә, аны яңадан безнең сыйныфка алып кереп утырттылар. Менә шуннан бирле без аның белән бер дә аерылышмадык», — дип искә ала үткәннәрне Илдус абый.

Гаилә бәхетенең гади серләре

Кайберәүләр Әшраповлардан гел бергә булуның, бер дә ызгышмый-талашмый яшәүнең серен сорый икән. Зирәк хатын-кыз буларак, Әнисә апаның җавабы әзер:

«Беренчедән, безнең талашырга вакытыбыз да юк. Икенчедән, әгәр талашсаң, аннары ничек бергә алга таба яшәп китәрсең? Ирем Илдус турында аерым әйтеп үтәсем килә: ул бер дә алдаша белми, алдашуның нәрсәне аңлатканын да белмидер, бәлки. Менә шул сыйфаты белән ул — гаиләбезнең төп тоткасы, ныклы терәге. Ул хәзер дә миңа гел «иркәм» дип кенә эндәшә. Кешеләр хәтта таң калып, көлеп тә җибәрәләр. Менә шул «иркәм» сүзе безнең яшьлек чактан ук калган, сакланган иң матур сүзебез», — дип йомгаклады ул сүзен.

Халкыбызда «Алма агачыннан ерак төшми», диләр. Үз авылларын, гаиләләрен олылап, хезмәт сөеп яшәүче Әшраповлар — Әҗмәкәйнең чын горурлыгы. Сабырлык, ихласлык һәм алдашмыйча яшәү — менә аларның гаиләсенең нигезе. Өйләнешкән һәр яшь парның мәхәббәте дә нәкъ менә Әшраповларныкы кебек мәңгелек һәм как кебек татлы булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев