Тәмле коймак бәйрәме
Май чабу – иң яраткан бәйрәмнәребезнең берсе. Чара киң масштабта, бик матур итеп үткәрелә. Комсомолец поселогында да әлеге бәйрәмне ел саен җыр-биюләр белән күңелле итеп уздырабыз. Уен-көлке, такмаклар, кайнар чәй, тәмле коймак – болар бәйрәмнең аерылгысыз өлешләре.