19 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Баллы пылау
Кирәк: 2 стакан дөге, 3 суган, 200 г әстерхан чикләвеге, 200 г йөзем, 50 г атланмай, зәйтүн мае, тоз. Суганны турап, атланмай һәм зәйтүн мае катнашмасында казанда кыздырырга. Дөгене салырга һәм 1:1 исәбеннән су кушарга. Аерым табада чикләвек һәм йөземне аз гына кыздырып алырга. Дөге пешкәч, чикләвек белән йөземне кушып,...
-
Җәяүле хатын-кыз турында дөрес мәгълүмат бирелмәгән
Газетаның 10 гыйнвар санында (№1, 2018 ел) Яр Чаллы - Сарман трассасында «Hyundai Elantra» машинасының җәяүле хатын-кызны бәрдерү очрагы турындагы хәбәр басылган иде. Мәкалә район ЮХИДИ бүлеге мәгълүматларына таянып эшләнде. Фаҗига 5 гыйнвар көнне кичке сәгать 16.30да булган. 44 яшьлек хатын-кыз һәлакәт урынында ук үлгән. ЮХИДИ хезмәте әлеге хатын-кызның яшәү...
-
Тукай районы Яңа поселогында бәйрәмне авыл үзешчәннәре оештырды
- Яңа поселогында да күңелле генә Яңа ел бәйрәмнәре үтте, - дип язалар безгә Әҗмәкәй авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре. - Поселокта һәм Әҗмәкәй авылында мәдәният йорты хезмәткәрләре әлегә юк, моңа карамастан без күмәк көч белән бәйрәмнәр оештырырга булдык. Яңа поселогында бәйрәм үткәрү мәшәкатьләре белән «Березка» балалар бакчасы мөдире Зәйтүнә...
-
Кабыгы – ашлама
Йомырка кабыгын ташламагыз, әле кыш озын, шактый запас җыеп булачак. Бакча сезоны җиткәч, аның кирәге чыгачак. Йомырка кабыгы 10 г тирәсе. Гаилә көн саен өч йомырка ашый дип санасак, елына 4-5 кг ашлама җыеп була.
-
Җәйләүдә мунча һәм йорт янды
Узган җомга көнне кичке сәгать 6 тулгач бердәм диспетчерлык хезмәтенә Җәйләү авылында мунча яна, дип шалтыраталар. Хуҗалар биредә даими яшәми, атнага берничә мәртәбә генә шәһәрдән кайта торган булалар. Ул көнне хуҗа хатын-кыз мунча яга һәм ихатадагы эшләр белән шөгыльләнә башлый. Өйгә кергәч мунча ягыннан килгән төтен исен сизә. Ул арада...
-
Тукай районы Калмия авылында уздырылган лотереяның бар билетлары да отышлы булды
Калмия авылының мәдәният йортында, башка еллардагы традицияне дәвам итеп, искечә Яңа елда лотерея уены уйнаттык. Билетларны Калмия авылы халкы гына түгел, күрше авыллардан да килеп сатып алдылар. Бәйрәм үзешчәннәр әзерләгән матур жырлар белән үрелеп барды. Ә уздырган лотереяның бар билетлары да отышлы иде, беркем дә буш кул белән кайтып китмәде....
-
«Коенуны сәламәтлек өчен файдалы дип саныйбыз»
19 гыйнварда православие динендәге христианнар Качману (Крещение) бәйрәмен билгели. Чиркәүләрдә бәйрәм гыйбадәтләре һәм суны изгеләндерү йолалары узачак. Мәсәлән, Ильбухтино авылындагы чиркәүдә гыйбадәт кылу 18 гыйнвар кич башланды, бүген литургия укыла һәм суны изгеләндерү йоласы үтә. Су артезиан коесыннан алына, теләгән кешеләр суны савытларга салып өйләреннән алып килсә дә ярый, дип...
-
Рәхмәтең өчен рәхмәт
Районда махсус акция оештырдылар Шушы көннәрдә Кнәз авылының мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм «Волонтер» клуб оешмасы активистлары Халыкара рәхмәт көненә багышланган махсус акция үткәрделәр. Акцияне оештыручылар авыл урамнарына чыктылар, кнәзлеләргә флаерлар тараттылар, бәйрәмгә багышланган шигырьләр укыдылар, «рәхмәт» сүзенең килеп чыгу тарихы турында бәян иттеләр. Моннан тыш акцияне оештыручылар авылдашлары арасында «Сез...
-
Сөт бәясенең төшүе язгы кыр эшләрен сыйфатлы башкарып чыгуга киртә булырга мөмкин
Авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән һәм шәхси хуҗалыклардан сөтне сатып алу бәясенең түбән булуы иң актуаль мәсьәләләрнең берсе булып кала бирә һәм ул бүгенге көндә тагы да көчәя генә. «Районда бәя соңгы ике атна эчендә генә дә якынча 4 сум 50 тиенгә төште. Без бүген бер көнгә уртача 63 мең литр сөт...
-
Шигырьләрендә тормыш мизгелләре
Туган авыл Авылым минем, бишегем минем, Иркәләп син мине үстердең, Суыңны эчердең, яшәргә көч бирдең Онытмыйм һич сине, Күзкәем! Яңгырлы көннәрең, караңгы төннәрең, Язларың, җәйләрең, көзләрең, Бик якын күңелгә, йөрәгем түрендә Авылым син минем, Күзкәем! Урманың, кырларың, тузанлы юлларың, Ямь-яшел җиләкле аланың, Ишетәм бүген дә, күңелем түрендә Сап-сары башаклар шаулавын....