Сөт бәясенең төшүе язгы кыр эшләрен сыйфатлы башкарып чыгуга киртә булырга мөмкин
Авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән һәм шәхси хуҗалыклардан сөтне сатып алу бәясенең түбән булуы иң актуаль мәсьәләләрнең берсе булып кала бирә һәм ул бүгенге көндә тагы да көчәя генә. «Районда бәя соңгы ике атна эчендә генә дә якынча 4 сум 50 тиенгә төште. Без бүген бер көнгә уртача 63 мең литр сөт...
Сөттән дә табыш ала алмагач, авыл хуҗалыгы тармагы ничек яшәсен?
Экспертлар да бу юнәлештә уңай фаразлар юрамый. «2018 елда сөткә сорау түбәнгә тәгәрәячәк һәм бу бәянең төшүенә китерәчәк. Әгәр дә сөт продукциясенә сорауны арттыру буенча өстәмә чаралар кулланылмаса, бу җитештерү тармагының үсешенә тискәре йогынты ясаячак», - дип белдергән иде узган ел ахырында «Союзмолоко»ның башкарма директоры Артем Белов.
«Кызганычка каршы, авыл хуҗалыгы продукциясе сату базары бүген бу тармак җитештерүчеләренә каршы эшли: сөт бәясе, шул ук вакытта бөртек бәясе дә күтәрелми, ә, киресенчә, төшә бара. Әлеге хәл үз чиратында язгы чәчү эшләренә дә бик нык тәэсир итәчәк. Хуҗалыкка акчаның азрак керүе, мисал өчен, минераль ашламалар сатып алуны киметәчәк, ягулык-майлау материалларын да экономияләргә туры киләчәк, техникага запас частьләр сатып алуга киртә булачак һәм, тагын да аянычы, хезмәткәрләргә эш хакын тоткарлауга китерәчәк», - дип, килеп туган хәл буенча үз фикерен белдерә Хәйдәр Сабитов.
Саннарга караганда, республикада да, шул исәптән районда да, узган елның бу чоры белән чагыштырганда артык сөт җитештерелмәгән. Мәсәлән, республикада 17 гыйнвар күрсәткече 2017 елда 3263 тонна булган, быел 158 тоннага гына күбрәк. Районда былтыр да, быел да көненә шул ук 63 тонна. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә бүген сөт бәясенең ни өчен шулай төшүе аңлашылып бетми.
Сөтне сатып алу бәясенең көннән-көн түбәнәюенә бәйле рәвештә, бу мәсьәләдә ярдәм сорап, шушы көннәрдә район җитәкчелеге ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов исеменә телеграмма да юллады. Чөнки бу ситуациядә язгы чәчүне сыйфатлы итеп үткәрү, чыннан да, шикле: сөт бәясе кимеп торганда ягулык-майлау материалларының, ашламаның, запас частьләрнең бәясе үсә бара бит.
- Сөт бит инде ул безнең бердәнбер табыш чыганагыбыз дисәң дә була, - ди бу җәһәттән «Ярыш» авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Расим Шәйхаттаров. - Әлбәттә, бәянең төшүеннән без канәгать түгел. Менә 16 гыйнвардан бер литрга базис бәясен 18 сум 50 тиенгә калдырдылар. Дөрес, майлылыгына һәм аксымына карап өстәп түлиләр. Без сөтне «Челны-Холод»ка тапшырабыз. Былтыр бу чорда бәя 5 сум 50 тиенгә югарырак иде. Сөтне 18 сум 50 тиеннән сатабыз, бодайны сораучы юк, сатсак та килограммы 4 сумнан артмый, ә дизель ягулыгының литры 42 сум тора. Бу бит бер безнең предприятиегә генә кагылмый. Авыл хуҗалыгы тармагы ничек яшәргә тиеш соң? - ди җитәкче.
Сөт җыючыга нибары 50 тиен?
Терлекчелек белән шөгыльләнүче эре предприятиеләр һәм фермерлар бер борчылса, авылларда мал тотучы шәхси хуҗалыклар да бүген уйлануда. Болай да соңгы елларда авылларда мал башы кимүгә бара, терлек тотудан аз гына да табыш булмаса, хуҗалар бу шөгыльне бөтенләй ташлап бетермәсме? Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә хәбәр итүләренчә, узган ел бу вакытка районның шәхси хуҗалыкларында 1487 баш сыер исәпләнгән, быел ул сан 1440ны тәшкил итә. Бездә авыллардагы шәхси хуҗалыклардан сөтне шәхси эшмәкәрләр җыя һәм алар продукцияне сөт комбинатларына илтеп тапшыра.
Сөтне капка төбеннән килеп алалар, билгеләнгән акчаны соңга калдырмыйча түлиләр. Ләкин шул билгеләнгән акчаның күләме генә сыерны тоткан чыгымнарны капларга да җитми. Ә кибет киштәләрендәге сөт продукциясенең бәясе көннән-көн күтәрелә. Хәзер бер литр сөтне 70әр сумнан сатып алабыз.
Сөт җыючы эшмәкәрләр «Алабуга сөте», «Агросила-Молоко» белән эшлиләр. Бу предприятиеләр аларга сөтнең литры өчен 1 гыйнвардан 17 сум 50 тиен һәм 18 сумнан түләде. Әлбәттә, эшмәкәр авыл халкына бу сумманы берничек тә бирә алмый, чөнки үзенә 1-2 сум да файда калырлык булмаса, ул анда йөрми дә. Җыйган саен ничәшәр километр юл урарга кирәк, машинага запас частьләр, ягулык, иминият полисы, берничә төрле белешмә сатып алу, салым, Пенсия фондына түләүләр шушы өлештән башкарыла.
Боерган авылында сөт җыючы Әхмәтҗановлар бүгенге көндә үзебезгә нибары 50 тиен генә калдырабыз, диләр. Алар Боерганның бер өлешеннән, Калмиядән, Колыштан һәм Минзәлә районының өч авылыннан сөт җыялар. «Алабуга сөте»нә көн аралаш 800-1000 литр сөт илтәләр. «Ни өчен 50 тиен генә?» - дигән сорауга: «Башка төр бизнесыбыз да булгач, бу юнәлештәге табышның юклыгы сизелми», - диләр алар. Әхмәтҗановларның бүгенге көндә үзләренең 25 баш сыерлары бар, тавык, үрдәк үстерәләр. Элеккеге бәрәңге бакчалары урынында маллар өчен зур ферма төзеп куйганнар. Булганнан бар да була, дигәндәй, шуңа өстәп, авылда кибет тоталар, анда көнкүреш кирәк-яраклары саталар. Эшчәнлекләрен алар гаилә белән алып баралар: йорт башы Әмирҗан Ахунович, хатыны Рәсимә Хәмәтовна, уллары Марат һәм Айрат, киленнәре Гөлназ һәм Ләйсирә. Читтән килгән тагын ике кешене эш белән тәэмин иткәннәр. «Шунысына үртәләбез: күпме йөрсәк тә, төзелеш өчен дәүләттән ярдәм ала алмадык, бинаны үз көчебез белән генә салдык», - диләр Әхмәтҗановлар.
Рәсимә ханым шәхси ихаталардан сөт җыю белән инде ун елдан артык шөгыльләнә. Үз ихаталарында савылган сөтне турыдан-туры комбинатка тапшырмыйлар Әхмәтҗановлар, башкача әйткәндә, 17-18 сумга риза булып ятмыйлар. Бүген алар көненә уртача 150 литр сөт савалар. Продукциянең бер өлешен шешәләргә тутырып шәһәргә илтеп саталар, үз клиентлары бар. Литр ярым сөт 60-70 сумнан китә, диләр. Бер өлешеннән өйләрендә каймак һәм эремчек ясыйлар, аны да банкалап һәм пакетлап шәһәрдә саталар. Көн саен шәһәр юлын таптамас өчен, күрше авыл Күзкәйдә сөт продукцияләре җитештерү цехы да ачмакчы булып караган Рәсимә ханым. Бинасын да сатып алган, ләкин җиһазлар алып, цех ясарга миллионнар кирәк, бүген үз көчебез белән генә башкарып чыга торган түгел, ди эшмәкәр. Тиккә салым түләп тормас өчен, аптырагач, бинаны кабаттан сатуга куйганнар.
Сөт җитештерү тармагы әнә шундый проблемалар белән яши бүген. «Бәя төшә иде төшүен, ләкин бу дәрәҗәдә түгел. Һәм, гадәттә, ул җәй көне була иде. Дәүләт җитәкчелеге нинди дә булса чара күрсен, авыл хуҗалыгы тармагының үсешенә киртә куймасын иде», - диләр бүген мал асраучылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев