Җәйләүдә мунча һәм йорт янды
Узган җомга көнне кичке сәгать 6 тулгач бердәм диспетчерлык хезмәтенә Җәйләү авылында мунча яна, дип шалтыраталар. Хуҗалар биредә даими яшәми, атнага берничә мәртәбә генә шәһәрдән кайта торган булалар. Ул көнне хуҗа хатын-кыз мунча яга һәм ихатадагы эшләр белән шөгыльләнә башлый. Өйгә кергәч мунча ягыннан килгән төтен исен сизә. Ул арада...
Узган җомга көнне кичке сәгать 6 тулгач бердәм диспетчерлык хезмәтенә Җәйләү авылында мунча яна, дип шалтыраталар. Хуҗалар биредә даими яшәми, атнага берничә мәртәбә генә шәһәрдән кайта торган булалар. Ул көнне хуҗа хатын-кыз мунча яга һәм ихатадагы эшләр белән шөгыльләнә башлый. Өйгә кергәч мунча ягыннан килгән төтен исен сизә. Ул арада ут йорт белән мунчаны тоташтырган коридор буйлап килеп, өйгә каба. Мунча бинасының түбәсе ишелә, йортның эче яна, бүген берсе дә кулланырлык хәлдә түгел. Хатын-кызның үзенә зыян килми. Мунчага ут мичкә артык ягудан һәм күзәтүсез калдырудан капкан дип билгеләнә, дип хәбәр итә янгын күзәтчелегенең район бүлеге өлкән инспекторы Илнар Мифтахов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев