Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рәхмәтең өчен рәхмәт

Районда махсус акция оештырдылар Шушы көннәрдә Кнәз авылының мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм «Волонтер» клуб оешмасы активистлары Халыкара рәхмәт көненә багышланган махсус акция үткәрделәр. Акцияне оештыручылар авыл урамнарына чыктылар, кнәзлеләргә флаерлар тараттылар, бәйрәмгә багышланган шигырьләр укыдылар, «рәхмәт» сүзенең килеп чыгу тарихы турында бәян иттеләр. Моннан тыш акцияне оештыручылар авылдашлары арасында «Сез...

Районда махсус акция оештырдылар

Шушы көннәрдә Кнәз авылының мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм «Волонтер» клуб оешмасы активистлары Халыкара рәхмәт көненә багышланган махсус акция үткәрделәр. Акцияне оештыручылар авыл урамнарына чыктылар, кнәзлеләргә флаерлар тараттылар, бәйрәмгә багышланган шигырьләр укыдылар, «рәхмәт» сүзенең килеп чыгу тарихы турында бәян иттеләр.

Моннан тыш акцияне оештыручылар авылдашлары арасында «Сез кемгә рәхмәт әйтергә телисез?» дип исемләнгән блиц-сораштыру да үткәрделәр. Иң еш җаваплар арасында «әнигә», «әти-әниләргә», «Аллаһы Тәгаләгә», «укытучыга», «табибка», «бергә эшләүче хезмәттәшемә», «җитәкчегә», «балаларга», «күршегә» дигәннәре бар иде. Акцияне оештыручылар бик канәгать калуларын, чарадан әйтеп бетерә алмаслык көч, энергия туплауларын әйттеләр. Кнәзлеләр үзләре дә волонтерларга рәхмәт әйттеләр, мондый төрдәге акцияләрне киләчәктә дә уздыруларын сорадылар. Соңыннан исә чара социаль челтәрләргә «күчте»: тукайлылар бер-берсенә рәхмәт белдерде, матур сүзләр әйтеп, бәйрәм белән тагын бер кат котлады, дип хәбәр итә Кнәз авылының мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.

Мусабай-Завод авылының «Кояшкай» балалар бакчасында Рәхмәт көненә багышланган «Тәмле сүз» бәйрәме узды. Нәниләр табышмакларга җаваплар эзләп, «рәхмәт», «спасибо» сүзләрен төзеделәр, бу тылсымлы, тәмле сүзләрне кайчан һәм кемнәргә әйтергә кирәклеген дә бик яхшы белүләрен күрсәттеләр, дип яза Мусабай-Завод авылыннан Гөлшат Салихова.

Фото Тамара Тузеева тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев