Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районы Яңа поселогында бәйрәмне авыл үзешчәннәре оештырды

- Яңа поселогында да күңелле генә Яңа ел бәйрәмнәре үтте, - дип язалар безгә Әҗмәкәй авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре. - Поселокта һәм Әҗмәкәй авылында мәдәният йорты хезмәткәрләре әлегә юк, моңа карамастан без күмәк көч белән бәйрәмнәр оештырырга булдык. Яңа поселогында бәйрәм үткәрү мәшәкатьләре белән «Березка» балалар бакчасы мөдире Зәйтүнә...

- Яңа поселогында да күңелле генә Яңа ел бәйрәмнәре үтте, - дип язалар безгә Әҗмәкәй авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре. - Поселокта һәм Әҗмәкәй авылында мәдәният йорты хезмәткәрләре әлегә юк, моңа карамастан без күмәк көч белән бәйрәмнәр оештырырга булдык. Яңа поселогында бәйрәм үткәрү мәшәкатьләре белән «Березка» балалар бакчасы мөдире Зәйтүнә Камалиева, мәктәп директоры Булат Мәхмүтов, шулай ук алар җитәкләгән коллектив, моннан тыш «Нур» ветераннар клубы әгъзалары (җитәкчеләре Гөлчәчәк Ибраһимова) йөрделәр. Бәйрәм тамашасын алып бару эшенә музыка укытучысы Алинә Гаязова алынды. Ул Яңа ел тамашасына артистларны: Кыш Бабайны, концертны алып баручы Айгөл Козлованы тапты, Альфира Сәлахованы оештыру эшләренә «җикте». Шулай ук Алина Михайловна үзенең балалар коллективыннан тупланган сәяхәтләргә бай иҗади спектакль дә әзерләде. Бәйрәм тамашасында сәхнәдә чыгыш ясаучылар гына катнашмады, ә чарага килгән бар авыл халкы тамаша кылды. Үзләре үк артистлар кебек чыгыш ясады: әйлән-бәйлән уйнады, бер-берсе белән төрле бәйгеләрдә ярышты, Яңа ел табышмакларына җаваплар эзләде.

Әҗмәкәй авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре тарафыннан Яңа ел лотереясе дә оештырылган иде. Төп призыбыз - мантый пешерә торган казанны залда җыелганнарның һәрберсе дә алырга теләде, тик бәхет иң-иңнәргә генә елмайды.

Олы яшьтәге абый-апалар, бигрәк тә «Нур» ветераннар клубы әгъзаларының чыгышларын, алкышларга күмде. Зыястин Сәхапов белән Наил Хөсәинов исә үзләре үк җырлар башкардылар, баян белән гармунда да уйнадылар. Чыршы бәйрәменнән соң күңелле дискотека оештырылды. Бөтен авыл халкы үткәрелгән бәйрәмнәрдән канәгать калды. Форсаттан файдаланып, тамашаны уздырырга ярдәм иткән барлык иганәчеләргә, шулай ук барлык эшләрдә дә актив булган Галия Зариповага, Чулпан Гыйниятуллинага, Люция Фәсхетдиновага, социаль хезмәткәрләр Зөлфия Окуневага, Наталья Вәлиевага, «Мәхәббәт» паркында тау ясарга булышлык иткән балалар бакчасы коллективына, сабыйларның ата-аналарына, тракторы белән ярдәм иткән Рөстәм Насыйбуллинга, авыл халкына булачак бәйрәм тамашасы турында белгертеп торган Алсу Яканаевага рәхмәтләребезне җиткерәбез, - дип язалар Әҗмәкәй авыл җирлегеннән.

Фото Әҗмәкәй авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев