Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районы Калмия авылында уздырылган лотереяның бар билетлары да отышлы булды

Калмия авылының мәдәният йортында, башка еллардагы традицияне дәвам итеп, искечә Яңа елда лотерея уены уйнаттык. Билетларны Калмия авылы халкы гына түгел, күрше авыллардан да килеп сатып алдылар. Бәйрәм үзешчәннәр әзерләгән матур жырлар белән үрелеп барды. Ә уздырган лотереяның бар билетлары да отышлы иде, беркем дә буш кул белән кайтып китмәде....

Калмия авылының мәдәният йортында, башка еллардагы традицияне дәвам итеп, искечә Яңа елда лотерея уены уйнаттык. Билетларны Калмия авылы халкы гына түгел, күрше авыллардан да килеп сатып алдылар. Бәйрәм үзешчәннәр әзерләгән матур жырлар белән үрелеп барды. Ә уздырган лотереяның бар билетлары да отышлы иде, беркем дә буш кул белән кайтып китмәде. Төп призның нәрсә икәнен, кемгә чыгачагын бер кеше дә белмәде, әлбәттә, һәм чара беткәнен түземсезләнеп көтеп утырды. Ә төп призыбыз - электр миче - билетлар инде бетте дигәндә генә чыкты. Бөтен зал халкы җиңүчене тәбрикләп, дәррәү килеп алкышлады. Вильдановлар крестьян-фермер хуҗалыгы лотереяга бер рулон печән белән бер рулон салам куйган иде, аларга да җиңүчеләр ихластан сөенделәр, иганәчеләребезгә рәхмәтләрен әйттеләр. Уен беткәннән соң да халык таралышмады, без күмәкләшеп рәхәтләнеп биедек, җырлар башкардык, дип хәбәр итә Калмия авылының мәдәният йорты директоры Ләйсирә Сәхибҗанова.

Фото «ВКонтакте» социаль челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев