Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Җәяүле хатын-кыз турында дөрес мәгълүмат бирелмәгән

Газетаның 10 гыйнвар санында (№1, 2018 ел) Яр Чаллы - Сарман трассасында «Hyundai Elantra» машинасының җәяүле хатын-кызны бәрдерү очрагы турындагы хәбәр басылган иде. Мәкалә район ЮХИДИ бүлеге мәгълүматларына таянып эшләнде. Фаҗига 5 гыйнвар көнне кичке сәгать 16.30да булган. 44 яшьлек хатын-кыз һәлакәт урынында ук үлгән. ЮХИДИ хезмәте әлеге хатын-кызның яшәү...

Газетаның 10 гыйнвар санында (№1, 2018 ел) Яр Чаллы - Сарман трассасында «Hyundai Elantra» машинасының җәяүле хатын-кызны бәрдерү очрагы турындагы хәбәр басылган иде. Мәкалә район ЮХИДИ бүлеге мәгълүматларына таянып эшләнде.

Фаҗига 5 гыйнвар көнне кичке сәгать 16.30да булган. 44 яшьлек хатын-кыз һәлакәт урынында ук үлгән.

ЮХИДИ хезмәте әлеге хатын-кызның яшәү урынын ялгыш күрсәткән һәм, туганнары белән элемтәдә тормаган дип, дөрес булмаган мәгълүмат биргән. Җәяүле хатын-кыз балалары белән Теләнче Тамак авылында яшәгән һәм ул көнне Суровкага эшкә урнашырга барган. Ялгыш мәгълүмат өчен ЮХИДИ бүлеге гафу үтенә, дип хәбәр итә бүлек башлыгы вазифаларын башкаручы, полиция капитаны Роберт Вилданов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев