«Коенуны сәламәтлек өчен файдалы дип саныйбыз»
19 гыйнварда православие динендәге христианнар Качману (Крещение) бәйрәмен билгели. Чиркәүләрдә бәйрәм гыйбадәтләре һәм суны изгеләндерү йолалары узачак. Мәсәлән, Ильбухтино авылындагы чиркәүдә гыйбадәт кылу 18 гыйнвар кич башланды, бүген литургия укыла һәм суны изгеләндерү йоласы үтә. Су артезиан коесыннан алына, теләгән кешеләр суны савытларга салып өйләреннән алып килсә дә ярый, дип...
- Безнең авылыбызда төрле милләт вәкилләре үзара дус яши, бәйрәмнәрне дә бергәләп, матур итеп үткәрәбез, - дип сөйли Борды авылында гомер итүче Венера Утяшова. - Раштуа бәйрәменә дә 50ләп кеше җыелды, язык итеп өлеш алдык, күчтәнәчкә бүләкләр тараттык. Керәшен йолаларын үтәргә мине Нина Яковлевна Касакина өйрәтте, дин юлына бастырды. 18 гыйнвар төнге сәгать 12 тулгач, җир йөзендәге бөтен су тамырлары Алла тарафыннан арулана, дип ышанабыз без. Шул төнне суны чишмәдән алып кайтабыз, каралты-кураларны су сибеп аруландырабыз. 19 гыйнварда иртәнге 8дә иман әйтеп, суны кач белән аруландырабыз. Бу суның савабына ышанган төрле милләттәге авылдашларыбыз иман йортына су алырга килә, - дип аңлата әңгәмәдәшем.
Ильбухтино авылында яшәүче Татьяна Епифанцева тугыз ел рәттән ире белән бергә Качману көнендә бәкедә коена.
- Качману көнендәге коенуны мактану, кешегә күрсәтү өчен башкармыйбыз. Киресенчә, бәкегә без кеше аз чакта, иртәнге якта барабыз. Үзебезнең сәламәтлек өчен бу коенуны бик файдалы дип саныйм, коенганнан соң чирләгәнебез юк. Олыгайган саен кеше дингә ныграк тартыла башлый, тиешле йолаларны үтәргә тырышабыз. Элек без Новотроицкоега бара идек, соңгы ике елны коенырга Белоус авылындагы махсус оештырылган бәкегә йөрибез. Анда куркынычсызлык тәэмин итү чаралары югары дәрәҗәдә оештырылган.
Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе (ГИМС) дәүләт инспекторы Илдар Шакиров әйтүенчә, быел Качману көнендә коену өчен районыбызда ике урында бәке ясарга рөхсәт бирелгән. Берсе Белоус авылында, икенчесе «Райский берег» базасында. Ачык сулыкларда бәке оештырылган урында куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк. Боз калынлыгы 25 сантиметрдан ким булмаска һәм кеше боз астына китмәсен өчен махсус конструкцияләр корылырга тиеш. Моннан тыш, бәкегә төшкән чакта, баскычның тоткалары агачтан эшләнгән булуы зарур. «Православие динендәге якташларыбызны Качману бәйрәме белән котлыйбыз. Бәйрәм фаҗигасез үтсен өчен куркынычсызлык кагыйдәләрен онытмагыз. Махсус оештырылган бәкеләр янында полиция, медицина, гәдәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре кизү торачак, ләкин һәрбер кеше үзенең сәламәтлеге өчен, беренче чиратта, үзе җаваплы, сак булыгыз», - дип ассызыклады Илдар Минсалих улы.
46 яшьлек Сергей Вешкин Качману көнендә бәкедә коену сәламәтлек өчен файдалы дип саный. Салкыннан курыкмаска кирәк, көн салкынрак булса, коенуның тәэсире яхшырак та була, дигән фикердә ул. Сергей беренче тапкыр Качмануда бәкегә коенырга иптәшләре сүзен тыңлап барган.
- Әйдә безнең белән, кыш бер коенсаң, ел буе чирләмәссең дип үгетләделәр мине дусларым. Беренче тапкыр гына куркыта. Төгәл хәтерләмим, алты-җиде елга якын коенырга йөрим. Новотроицкоеда, Белоуста, Чаллыда оештырылган бәкеләрдә коенганым булды. Кайда кеше азрак, шунда барырга тырышам. Оештыручыларга җиткерәсе теләгем - чишенә-киенә торган урыннар яктыртылса әйбәт булыр иде, чөнки шәм тотып киенергә читен. Беренче тапкыр кыш көне коенырга баручыларга киңәшем - мөмкин кадәр җайлы киелә торган аяк һәм өс киеме алыгыз. Бәкедән чыгу белән халат һәм башмак киеп җылы урынга барыгыз. Суык суда коену, тән температурасының кискен үзгәрүе организм өчен файдалы стресс дип санала, иммунитет көчәя. Барлык сәламәт кешеләргә курку хисен җиңеп, елга бер тапкыр салкын суда коенырга тәкъдим итәр идем. Аның рәхәтен сүз белән генә аңлатырлык түгел, - ди Сергей Вешкин.
Бу мәсьәләгә карата табибларның фикере нинди? Кышкы коену турында үз фикерен Тукай районы үзәк дәваханәсе гомуми практика табибы Наил Мансуров белдерде:
- Салкын суга чуму организм өчен үзенә күрә бер стресс, әлбәттә. Моның өчен кеше чыныгу узган һәм рухи яктан әзер булырга тиеш. Тын юллары, бөер, сидек чыгару юллары, гинекологик чирләр белән хроник авырулы кешеләргә Качмануда су коену рөхсәт ителми. Шулай ук күптән түгел хирургик операцияләр, инсульт, алда санап киткән авырулар кичергәннәргә дә, хәзерге вакытта салкын тигәннәргә дә бу юлы салкын суга чумудан тыелып торырга кирәк. Тагын бер тапкыр кабатлыйм, бары тик сәламәт, организмы чыныккан кешеләргә генә суга чуму рөхсәт ителә. Качману вакытында коену тиз башкарылырга тиеш - чумдың, чыктың. Организм суынып өлгермәскә тиеш. Бәкедән чыгу белән үк тәнне яхшылап йомшак сөлге белән корытырга, кайнар чәй эчәргә киңәш ителә. Бәкегә чумганда алкоголь эчемлекләр эчү ярамый. Бу организмның тоючанлыгы кимүенә китерә, кан тамырлары киңәю нәтиҗәсендә кан йөреше дә үзгәрә һәм организмның үз-үзен җылыту сәләте начарая.
Фото Александр Козвонин тарафыннан бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев