Туган авыл
Авылым минем, бишегем минем,
Иркәләп син мине үстердең,
Суыңны эчердең, яшәргә көч бирдең
Онытмыйм һич сине, Күзкәем!
Яңгырлы көннәрең, караңгы төннәрең,
Язларың, җәйләрең, көзләрең,
Бик якын күңелгә, йөрәгем түрендә
Авылым син минем, Күзкәем!
Урманың, кырларың, тузанлы юлларың,
Ямь-яшел җиләкле аланың,
Ишетәм бүген дә, күңелем түрендә
Сап-сары башаклар шаулавын....
Туган авыл
Авылым минем, бишегем минем,
Иркәләп син мине үстердең,
Суыңны эчердең, яшәргә көч бирдең
Онытмыйм һич сине, Күзкәем!
Яңгырлы көннәрең, караңгы төннәрең,
Язларың, җәйләрең, көзләрең,
Бик якын күңелгә, йөрәгем түрендә
Авылым син минем, Күзкәем!
Урманың, кырларың, тузанлы юлларың,
Ямь-яшел җиләкле аланың,
Ишетәм бүген дә, күңелем түрендә
Сап-сары башаклар шаулавын.
Йөрәк
Кемдә генә юк ул йөрәк?
Бал кортында, еланда да,
Маймыл белән куянда да,
Филдә һәм арысланда да.
Кешенең дә бар йөрәге
Үз йодрыгы кадәр генә,
Ә нинди зур хезмәт куя,
Гомер буе тибә, тибә.
Хәйран калам, гаҗәпләнәм
Һәм сокланам мин йөрәккә.
Нинди генә сыйфатлар юк
Син галиҗәнәп йөрәктә?
Олы йөрәк, батыр йөрәк,
Кыю йөрәк, сизгер йөрәк
Уттай дөрләп яна йөрәк
Гашыйк булган минутларда.
Кара йөрәк, куркак йөрәк
Көнчелек утында яна.
Ә кайвакыт каннар тама,
Шундый сызлый сизгер йөрәк.
Шатлыкка да, борчуга да,
Кайгыга да түзә йөрәк.
Еллар сине таушалтмасын,
Мәрхәмәтле бул син, йөрәк.
2013 ел.
Чебиләр
Сап-сары чебиләр
Йөгереп җим чүплиләр,
Әниләре чуар тавык
Сакта тора тын калып.
Өскә карый, янга карый
Юкмы тилгән, карчыга,
Мәче дә бит карап ала
Шул нәниләр ягына.
Бер кырыйда йөри әтәч
Горур гына башын тотып.
Йөрмиләрме тирә-якта
Чебиләргә күз атып.
Ишек алды яшел чирәм -
Яшел келәм нәниләргә.
Зәңгәр күктә якты кояш
Елмая күк чебиләргә.
2013 ел.
Әткәй
(Әткәем Мөхәммәтшаның вафатына 25 ел)
Бакчаларга чыгам яз көнендә,
Алмагачлар чәчәк атканда,
Әткәй тора кебек үзе утырткан
Сөт шикелле агач төбендә.
Күз алдына килә уйчан йөзе,
Сирәгәйгән көмеш чәчләре.
Йөгереп барып кочаклыйсы килә
Әткәй, китмә, диеп, көт әле...
Әйтәсе сүзләрем бик күбәйгән
Күпме язлар инде үттеләр.
Сөйләп кенә бетерерлек түгел
Шул кадәре күңел сагынган.
Яхшы кеше идең, әткәй бәгырь,
Мәйдан тоттың Сабан туенда.
Кешеләргә гел яхшылык эшләү
Һәм булышу иде уеңда.
Нинди генә эшкә алынсаң да,
Син җиңүче булдың һәрчакта.
Партиянең авыр йөген тарттың
Сынатмыйча авыр заманда.
Укытучы, колхоз җитәкчесе,
Халык депутаты да...
Бөтен юлың намус белән үттең,
Өлге булдың безгә тормышта.
Гаделлекнең эталоны идең,
Биш балаңны шуңа өйрәттең.
Тормыш киртәләрен үткән чакта
Нык булуның серен күрсәттең.
Сугыш чорының шыксыз Суслонгиры
Яралаган синең күңелеңне.
Бу турыда соңлап белдек, әткәй,
Уртаклашмадың бит сереңне...
Сагынабыз сине, юксынабыз һаман.
Син салган йорт исән бүген дә.
Һәр яз саен күкрәп чәчәк ата
Алмагачлар бакча түрендә.
Сугыш чоры балалары
Без кечкенә чакта
«Сугыш чоры балалары» дигән
Сөйләм безнең телдә юк иде.
Һәммәбезгә кояш тигез карый
Һәм иркәли иде берьюлы.
Корсак бушка аптырамый гына,
Тырыша идек уйнап йөрергә,
Ә ул һаман ач бүредәй улый,
Ипи сорый, ачка интегә.
Яр буенда какы, кузгалаклар
Җитми иде җиләк, балтырган?
Авыл башындагы кыргый киндер
Орлыклары бигрәк тәмле лә.
Мин хәтерлим күршеләрем белән
Җыйган чакны өшегән бәрәңге,
Зөбәрҗәттәй коймак ясый иде,
Кайда булган майлы бәрәңге?
Күп йортларда гомер кичерделәр
Ялгыз җиңги, апа, сеңелләр.
Авыл урамында еш очрый
Агач аяк кигән яшь ирләр.
Иртә таңнан кояш баеганчы
Эштә иде олы-кечесе.
Ә кичләрен бергә җыелышып
Оек бәйли иде әнкәйләр.
Сугыш тынды, әмма безнең яшьлек
Аның белән үрелеп атлады.
Әткәйләрсез калган күпме бала
Ата назын күрә алмады...
Хәтерлим мин - беренче сентябрь
Мәктәпкә бик иртә килгәнне,
Яңгыр суы кисмәгенә утырып
Мәктәп ачылганны көткәнне.
Әй, ул еллар онытырлык түгел:
Җәен табигатькә чыгулар,
Каникуллар җиткәч, чыршы бизәп,
Кыш Бабайны сагынып көтүләр.
Аның алып килгән бүләгендә
Дүрт-биш печенье дә, бер конфет,
Безнең өчен шундый зур сөенеч,
Әйтеп бетергесез зур шатлык.
Кышкы салкыннарда мәктәп җылыту
Директорның бик зур бурычы.
Асия апа мичкә утын яга,
Өсти кебек йөрәк җылысын.
Хәтерлимен буфет ачылганын,
Зур вакыйга барыбыз өчен дә.
Ике телем кара икмәк алып
«Чума» идек парта эченә.
Бер җирдә юк андый тәмле икмәк,
Тәмен тоям кебек бүген дә.
Бүгенге көннәрнең баласына
Аны аңлатуы кыен ла.
Иң беренче белем орлыкларын
Укытучылар салды күңелгә,
Үстерделәр шуны ун ел буе
Шиңдермичә, ялны белмичә.
Шул хезмәтнең җимешләре булып
Күпме буын шунда җитешкән.
Врач, укытучы, агрономнар,
Төзүчеләр, каләм осталары...
Барысына да мәктәп юл биргән.
Мәктәп хәзер яңа таш бинада,
Агач бина күптән юк инде,
Алмаш булып килгән яңа буын
Тырыш хезмәт белән мул тормышта,
Тынычлыкта яшәсен иде...
2017 ел.
Догам барсын сиңа!
(Әнкәем Хәерлебанатка багышлыйм)
Әнкәемнең туган көне бүген
Туксан тугыз яшен тутыра.
99 язны, 99 көзне
Каршылаган гомер юлында.
Ятимлектә үкән бала чагы,
Сугыш чоры читләп үтмәгән.
Биш балага яшәү көче биргән
Ләкин сыгылмаган, чүкмәгән.
Битләреңдә, әнкәй, җыерчыклар,
Чәчләрең дә синең ак инде,
Әмма күңел күгең һәрчак чиста,
Язгы көндәй җылы һәм якты.
Хафаланма, әнкәй, картайдым дип
Узган еллар бар да синеке.
Юл күрсәтеп торасың син безгә
Диңгездәге маяк шикелле.
Ходай сиңа нинди хәтер биргән,
Жәлләмәгән зиһен дигәнен.
Күзкәйлеләр сагынып искә алыр
Син укыган Коръән сүзләрен.
Әткәй инде күптән вафат булды,
Эз калдырып якты дөньяда.
Биш баласы, ун оныгы,
Унбиш оныкчыгы гаиләдә...
Бүген туган көнең, әнкәй,
Күңелең булсын тыныч,
Кайгы-хәсрәт узсын читләтеп.
Җәйге матур көннәр,
Җылы кыска төннәр
Китерсеннәр сиңа ак бәхет.
Теләкләрең, әнкәй, кабул булсын,
Бәхилләргә безне онытма!
Иманнарың камил, теләкләрең гадел,
Бәхетле бул ике дөньяда.
ххх
Хәзер инде гүр иясе булдың,
Дөнья белән ара өзелде.
Дәрьялардай дога сиңа, әнкәй.
Хәзер сиңа бүләк шул инде.
Рәхмәтебез барсын, кадерлебез,
Йөз яшькәчә безне ятим итми яшәдең.
Җаның тыныч, каберең нурлы булсын
Пәйгамбәрләр сине якласын...
2012 ел.
Алтын туй
(Илгизә апа белән Рәфкать абыйга багышлыйм)
Яшәдегез татулыкта бергә-бергә.
Тарттыгыз сез уртак йөкне һаман үргә.
Кыз һәм малай сөендерде үзегезне,
Арып-талып эштән кайткан мәлегездә.
Бәхет, тәүфыйк бирде Ходай балаларга,
Кызартмады йөзегезне оныклар да.
Тигезлектә яшәдегез, нинди бәхет!
Сирәкләргә насыйп була андый бәхет.
Котлы булсын алтын туйлар, гөрләп узсын,
Йөзләрегез кояш кебек балкып торсын,
Яшәгез сез озак еллар тигезлектә
Пар күгәрченнәр шикелле гөрләп-гөрләп.
Нет комментариев