12 июль 2017 яңалыклары
-
Тизлекне дә арттыралар, иминият полисыннан башка да йөриләр
6 июльдә үткәрелгән рейдта район ЮХИДИ инспекторлары һәм участок вәкаләтлеләре 52 административ беркетмә төзеделәр. Тизлекне арттырган өчен 22 кеше, куркынычсызлык каешын такмаган өчен - 14, иминият полисыннан башка йөрүче 13 кеше җаваплылыкка тартылды. 7 июльдә Олы Шилнә авылында үткән «Тоннель» чарасында 9 йөртүчегә штраф салынды, аларның 6сы куркынычсызлык каешын такмаган...
-
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгез
Лондонда булган янгын белән бәйле рәвештә күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге тукайлыларга бу җәһәттән бик сак булырга кирәклеген тагын бер кат искәртә. Англиядәге фаҗига 24 катлы торак йортта килеп чыккан иде. Анда 58 кеше үлде, 18 кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алып, больницаларда ята. Күзәтчелек бүлеге хезмәткәрләре уттан саклану өчен җылыту...
-
Elvin Grey мәйдан тулы халыкны татарча җырлатты
Чаллыда шаулап-гөрләп Сабан туе үтте. Бу җәйдә яңгырларны мулдан биреп, әмма, бер дә ялгышмыйча, бәйрәмнәргә аяз көннәр күрсәткән табигать бу юлы да сынатмады дисәк була: яңгыр иртәнге тамаша азагында гына явып, кичкесенә көн матурланырга да өлгерде. Шуңа да, гаиләбез белән бергәләп, концертка киттек. Артистлар төрлесе төрлечә чыгыш ясады: берсенең мәйданда...
-
Штрафлар турындагы мәгълүматны электрон почтага алу уңайлы
Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен автомат режимда эшләүче камералар аша билгеләнгән штрафлар турында мәгълүмат алуның иң тиз ысулы - административ беркетмәләрнең күчермәләрен электрон почтага алу. Күчермәләрне электрон юл белән алу түләнмәгән штрафлар турында онлайн-режимда белергә ярдәм итә. Бу очракта штрафны 20 көн эчендә 50 процент ташлама белән түләп өлгерү мөмкинлеге...
-
Калмиядә күркәм парларны котладылар
«Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык» көне уңаеннан Калмия авылында матур чара оештырылды. 50 ел һәм аннан күбрәк бергә гомер итүче күркәм парларны, балалар белән барып, концерт номерлары белән котлап кайттык. Калмия авылында гомер итүче бар яктан да булган, уңган парларыбыз - Галия һәм Рафис Харисовлар, Рәзимә һәм Гыйльмулла Гәрәевлар, Әлфирә һәм...
-
Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре бүген ачылган һәр сәгатьне нәтиҗәле файдаланырга ашыгалар
5-7 июль көннәрендә республикада «Бөтенроссия кыр көне - 2017» инновацион агротехнологик күргәзмә үтте. Бу турыда һәм Татарстанда терлек азыгы әзерләүнең торышы хакында журналистларга ТР авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов сөйләде.
-
Балалар урман великаннары турында белделәр
Кнәз мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен «Урман великаннары» дип аталган экологик-танып белү уены уздырдылар. Катнашучылар ике командага бүленеп уйнадылар. Алар ылыслы, яфраклы һәм экзотик агачлар турындагы табышмакларга, «Урман байлыгы» викторинасы сорауларына җавап- лар бирделәр. Балалар табигатьнең нәрсә икәнлеген, табигатьтә үзләрен ничек тотарга кирәклеген сөйләделәр. Балалар конфет агачы, сөт агачы, кипарис,...
-
Мәләкәслеләр бүген Питрау бәйрәменә җыела
Питрау - православие динендәгеләрнең электән килгән, үзенчәлекләрен бүгенгә кадәр саклаган матур бер йоласы. Ул безнең районның керәшен авылларында да һәр елны зурлап үткәрелә. Мәләкәстә әлеге чара һәр елны 12 июльдә үткәрелеп килгән. Быел да бу бәйрәм, өстән яңгыр коеп тормаса, шушы көнне узар дип планлаштырыла.
-
Мәләкәслеләр милли уеннар фестивалендә чыгыш ясадылар
Әлки районында I Республикакүләм «Әйлән-бәйлән» Татарстан халыклары милли уеннары фестивале узды. Республикадан килгән 15 коллектив белән бергә анда безнең районнан Мәләкәс «Питрау» ансамбленең балалар төркеме дә катнашты. Малайлар һәм кызлар фестиваль кунакларына керәшен йолаларын - «Токмачлы», «Станоклы», «Бармаклы», «Унике таяклы» дип аталган уеннарны, Олы көндә уйнала торган «Йомырка тәгәрәтешле» уенын...
-
Шәхси секторга чүп контейнерлары кую кирәкме?
Быел 1 апрельдән шәхси сектордан каты көнкүреш калдыкларын җыю эше белән яңа оешма - «Мехуборка НК» компаниясе шөгыльләнә башлаган иде. Ул вакытта оешманың хезмәт күрсәтү территориясенә районның 62 җирле пункты кертелде. 1 июльдән компания калган авылларда да көнкүреш калдыклары җыюны үзенә алды.
-
Кемдер Гүзәл Әхмәтова исеменнән журналистларга интервью биреп йөри
Башкортстанның атказанган артисты Гүзәл Әхмәтова исеменнән Инстаграмда ялган (фейк) "бит" ачканнар. Артист халкы белән була торган хәл дияр идең, әмма ул кеше Гүзәл исеменнән журналистларга интервью да бирә икән! - Инстаграмда инде икенче кеше минем исемнән ялган аккаунт ачкан. Үзенә яза башласаң, шундук кара исемлеккә кертә. Журналистларның сорауларына җавап бирүдән...
-
Питрау көнендә тукайлыларны нинди һава торышы көтә
Бүген, 12 июль көнне, Тукай районында болытлы һава, тик көне буена болай тормас, төштән соң күк йөзе ачылып китәр. Яңгырлар көтелми. Һава температурасы көндез 22 градуска кадәр җылы, төнлә +15 градус. Җил тизлеге - секундына 5 метрга кадәр. sinoptik.com сайты фаразлаганча, иртәгә көн кояшлы булыр, явым-төшемнәрсез.