Шәхси секторга чүп контейнерлары кую кирәкме?
Быел 1 апрельдән шәхси сектордан каты көнкүреш калдыкларын җыю эше белән яңа оешма - «Мехуборка НК» компаниясе шөгыльләнә башлаган иде. Ул вакытта оешманың хезмәт күрсәтү территориясенә районның 62 җирле пункты кертелде. 1 июльдән компания калган авылларда да көнкүреш калдыклары җыюны үзенә алды.
Эшне яңача оештырудан халык, нигездә, канәгать. Берничә авыл җирлеген сайлап, биредә яшәүчеләрдән хезмәт күрсәтүнең бу төренә карата фикерләрен белештек. Без шалтыраткан Мусабай-Завод, Кнәз, Борды, Мәләкәс авылларында бернинди ризасызлык сүзе дә әйтмәделәр. Чүп җыю машинасы килә, халык вакытын белә, диделәр. «Иштирәктә әле «Мехуборка НК» 1 июльдән генә эшли башлады, - дип белдерде безгә җирлек башлыгы Гөлнара Гарифуллина. - Халыктан әлегә дәгъвалар юк. Алга таба ничек булыр - күрербез. Чүп төяү техникасы вакытында килә. Безгә, якынрак булганга, Түбән Кама машиналары килә. Күрәбез, билгеләнгән вакыт буенча йөриләр. Түләүне «Челныкоммунхоз» тарифларыннан югары булмый, диделәр. Ләкин борчыган бер сорау бар - түләү яшәүчеләрдән түгел, пропискадагы кеше саныннан алыначак. Югыйсә, монда яшәмәгәч, алар чүп тә чыгармыйлар инде», - диде. Әлеге сорауга аңлатма биреп, «Мехуборка НК» компаниясе вәкиле Екатерина Уткина мондый категориягә керүчеләрнең яшәү урыннарыннан белешмә алып килүләрен сорады. Шулай ук әлеге мөмкинлектән армиядә хезмәт итүчеләр, уку йортларында белем алучылар да файдалана ала. Документ булганда түләү исәпләнмәячәк, диде ул.
Шәхси сектордан урамга контейнерлар куюны сорап мөрәҗәгать итүчеләр дә бар. Искә төшерәбез, бүгенгә контейнерлар күпфатирлы йортлар янына гына урнаштырылган, шәхси йортларда яшәүчеләр чүпне капчыкларга яки пакетларга салып, машина килүгә йорт каршына чыгарып куя. Бу турыда инде газетада мәкалә басылган да иде. Ул вакытта Түбән Суыксу халкы контейнер кую үтенече белән чыккан иде. Авыл җирлеге башлыгы Наис Сәйфетдиновның әйтүенчә, «Мехуборка НК» оешмасы вәкилләре авылга килеп, биредә яшәүчеләрнең гозерләрен тыңлаган. Ләкин, нәтиҗәдә, күпчелек кеше барыбер дә контейнер кую ниятеннән кире кайткан.
Күптән түгел генә Бәтке авылының Заречная урамыннан да шундый гозер белән редакциягә чыктылар. Шалтыратуның икенче көнендә бу җирлеккә үзебез дә бардык, Заречная урамында да булдык. Без килгәндә әле яңарак кына техника чүпне төяп киткән иде. Аунап, чәчелеп яткан пакетлар күренмәде. Урамга кереп, уңга борылгач та, юл кырыенда чүп өеменә тап булдык, анысы. Күп тә түгел үзе. «Калдыклар биредә күптән ята инде», - диделәр шунда яшәүчеләр. Бәлки чүп җыючыларны туктатып, бергәләп машинага тутырырга кирәктер аларга? Урам да чистарыр, үзләренә дә күңелле булыр иде. Шул ук вакытта «Мехуборка НК» эшчеләре дә андый өемне игътибарсыз узып китәргә тиеш түгелдер. Екатерина Уткина Заречная халкының да мөрәҗәгатен контрольгә алырга ышандырды. «Ләкин без карарны күпчелекнең фикере буенча кабул итәбез», - диде ул.
Бәткедә каты көнкүреш калдыкларын дүшәмбе һәм җомга көннәрендә иртәнге сәгать 7дән 11гә кадәр җыялар. «График авыл халкына җиткерелде, почтальоннар хәтта һәр йортка таратып йөрделәр», - диде җирлек башлыгы Максим Ионычев. Шушында ук эре калдыкларны җыю машинасына да тап булдык. Заявка булганда киләбез, диделәр эшчеләр. Компаниядә аңлатуларынча, эре чүпне алып киткән өчен халыктан өстәмә акча алынмый, шул суммага керә. Бүген түләү бер кешегә 56 сум 19 тиенне тәшкил итә.
Кече авылларда хәлнең торышын белү өчен кайтышлый Мәләкәс авыл җирлегенә кергән Калинино авылына кагылдык. Биредә яшәүчеләр чүп җыюны оештырудан бик канәгать булуларын белдерделәр. Монда әле бу эш 1 июльдән генә башланган. «Калдыкларны кая куярга белми интегә идек, Мәләкәскә контейнерларга илтеп тә салдык, шәһәргә дә ташыдык инде. Яна торганын яндырдык. Кайвакытта ай буе алып чыга алмый идек, бер атнага гына түзәбез инде. Түләвен дә түлибез, җыйсыннар гына», - диделәр безгә Владимир Ратников һәм Владимир Мартемьянов.
Халык белән аралашудан күренгәнчә, каты көнкүреш калдыкларын яңа тәртиптә чыгаруга тукайлылар күнегеп килә. Кайда нинди җитмәүчелекләр бар, «Мехуборка НК» компаниясе аларны тыңларга, кирәк икән - закон кысаларында үзгәрешләр кертергә әзер дип белдерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев