Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәләкәслеләр милли уеннар фестивалендә чыгыш ясадылар

Әлки районында I Республикакүләм «Әйлән-бәйлән» Татарстан халыклары милли уеннары фестивале узды. Республикадан килгән 15 коллектив белән бергә анда безнең районнан Мәләкәс «Питрау» ансамбленең балалар төркеме дә катнашты. Малайлар һәм кызлар фестиваль кунакларына керәшен йолаларын - «Токмачлы», «Станоклы», «Бармаклы», «Унике таяклы» дип аталган уеннарны, Олы көндә уйнала торган «Йомырка тәгәрәтешле» уенын...

Әлки районында I Республикакүләм «Әйлән-бәйлән» Татарстан халыклары милли уеннары фестивале узды. Республикадан килгән 15 коллектив белән бергә анда безнең районнан Мәләкәс «Питрау» ансамбленең балалар төркеме дә катнашты. Малайлар һәм кызлар фестиваль кунакларына керәшен йолаларын - «Токмачлы», «Станоклы», «Бармаклы», «Унике таяклы» дип аталган уеннарны, Олы көндә уйнала торган «Йомырка тәгәрәтешле» уенын күрсәттеләр.

Фестиваль балалар традицион халык уеннарын популярлаштыруга, халык уеннарын өйрәнү аша балаларны үз һәм Татарстанда яшәүче башка милләтләр мәдәниятенә җәлеп итүгә, сабыйларда уен күнекмәләрен арттыруга, коллективлар арасында тәҗрибә уртаклашуга юнәлдерелгән иде. Мәләкәслеләр дә үз уеннарын гына тәкъдим итеп калмадылар, башка милләтләр йолалары белән таныштылар һәм аларның кагыйдәләрен үзләштерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев