Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре бүген ачылган һәр сәгатьне нәтиҗәле файдаланырга ашыгалар

5-7 июль көннәрендә республикада «Бөтенроссия кыр көне - 2017» инновацион агротехнологик күргәзмә үтте. Бу турыда һәм Татарстанда терлек азыгы әзерләүнең торышы хакында журналистларга ТР авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов сөйләде.

«Бөтенроссия кыр көне - 2017» форумында илнең 41 регионыннан 341 компания катнашкан. Күргәзмә белән 30 меңнән артык кеше танышкан. Компанияләр үсемлекләрне үстерү, саклауның яңа технологияләрен һәм ысулларын тәкъдим иткәннәр. Шулай ук форумда Татарстанның 40 предприятиесеннән һәм Россиянең 4 субъектыннан мөгезле эре терлек, атлар, дөяләр, куяннар һ.б. тәкъдим ителгән.

Терлек азыгы әзерләүгә килгәндә, Марат Әхмәтов бүген әлеге эшнең бик авыр баруын тагын бер кат ассызыклап үтте. Хәзергә республикада 73,3 мең тонна печән, 1214,5 мең тонна сенаж, ягъни бер шартлы терлеккә 7,5 центнер азык берәмлеге әзерләнгән. Узган ел бу чорга әлеге күрсәткеч ике мәртәбә артыграк булган. Быел әле үләннәрнең беренче каты да чабылып бетмәгән. Ләкин министр кәефне төшермәскә, уңай нәтиҗәгә өметләнергә чакырды. Синоптиклар алдагы көннәрдә һава торышының да җылынуын вәгъдә итә. Яңгыр туктаса, үләннәрне киләсе бер атна эчендә чабып алу бурычын куйды.

Узган елларда уракка да июльнең 15-18ләрендә төшәләр иде. Министрның әйтүенчә, августка республикада 1 млн тонналап бөртек җыела торган булган. Быел уракка чыгу якынча август башлары булыр дип фаразлана. Игеннәрне вакытында җыеп алырга өлгерер өчен иң беренче чиратта җитәкчеләргә эшне дөрес оештыру, мөмкин кадәр күбрәк техника җәлеп итү, ашлыкны урнаштыру технологиясен үтәү мөһим, диде Марат Әхмәтов. Яңгырлар күп булса да, әлегә бозылган чәчүлек мәйданнары юк, шуңа күрә югалтулар да булмас дип ышанабыз, диде ул.

Министр кукуруз һәм көнбагыш буенча борчуын әйтеп үтте. Чөнки бу үсемлекләр җылы ярата. Ләкин, алга таба көннәр җылы торса, әлеге культуралар да үсештә башка еллардагы күрсәткечне куып җитәргә тиеш дип фаразлады ул.

Район аграрийлары бүгенгә бер баш шартлы терлеккә 6,3 центнер берәмлек азык әзерләделәр. Бу 23500 тонна сенаж, 1500 тонна печән дигән сүз. Белгечләр әзерләгән печәнне - беренче, сенажны икенче класслы дип билгели. Кичә, көн ачылып китүгә, барлык хуҗалыклар һәм фермерлар басуга чыкты. Әйтергә кирәк, күпьеллык үләннәрнең әлегә бездә яртысы гына чабылган. «Аграрийларның кәефләре начар түгел, алар бүген ачылган һәр сәгатьне нәтиҗәле файдаланып калырга ашыгалар», - ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов.

Кукурузга килгәндә, бездә бу культураның силоска дигәне 3339 гектарны, бөртеккә дигән өлеше 1353 гектарны тәшкил итә. Аңа үсеп китәргә җылы кирәк, ди белгеч.

Бүген район басуларында яхшы икмәк җитешә, уңыш булыр дип фаразлана. Хуҗалыкларда тулы көченә комбайннарны, ашлык амбарларын әзерләү бара. Бу яктан фермерларның хәле катлаулырак. Аларның күпчелегендә бөртекне беренчел эшкәртү, ягъни чүпләрдән арындыру, сортларга аеру техникасы, киптерү җайланмалары юк. Яңгырлы елда бу бик мөһим. Бу проблемада ярдәм сорап аларга эре хуҗалыкларга мөрәҗәгать итәргә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев