Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәләкәслеләр бүген Питрау бәйрәменә җыела

Питрау - православие динендәгеләрнең электән килгән, үзенчәлекләрен бүгенгә кадәр саклаган матур бер йоласы. Ул безнең районның керәшен авылларында да һәр елны зурлап үткәрелә. Мәләкәстә әлеге чара һәр елны 12 июльдә үткәрелеп килгән. Быел да бу бәйрәм, өстән яңгыр коеп тормаса, шушы көнне узар дип планлаштырыла.

Мәләкәстә дә Питрауның элек-электән килгән үз йолалары булган. Бәйрәмгә кадәр берничә атна алдан яшьләр, атлар җигеп, болынга печәнгә төшеп китә торган булганнар. 12 июль иртәсендә авыл халкы аларны тәкәләрен суеп, ризыгын әзерләп көтеп торган. Печәне белән бергә чәчәген, дару үләннәрен, мунча себеркесен җыеп кайтканнар яшьләр. Аларны каршы алырга мәләкәслеләр генә түгел, якын-тирә керәшен авылларыннан да җыела торган булганнар. Әби-бабайлар сөйләвенчә, халык урамга сыймаган. Бәйрәм изге саналган, Питрауга хәтта күлмәкнең дә яңасын әзерләгәннәр.

Тулысы белән булмаса да, бу йолалар бүгенгәчә сакланган. Шулай ук Питрауның үзендә генә үткәрелә торган уеннары бар. Бәйрәмгә килүчеләр быел да «Питрау тәкыясе», «Питрау букеты» уен-бәйгеләрендә катнашачак. Иң оста сызгыручыга «Питрау сандугачы» дигән исемне бирәчәкләр. «Юанша», «Нечкәбил», «Озын толым» конкурсларында катнашучыларга да бүләкләр әзерләнгән. Бәйрәмдә шулай ук иң оста такмак әйтүче дә билгеләнәчәк.

Бәйрәмгә читтән артистлар килү көтелми, сәхнәдә «Питрау» фольклор коллективы, авыл үзешчәннәре булачак. Соңыннан, халык кулга-кул тотынып, «Питрау түгәрәге»ндә керәшен көйләрен җырлаячак. Авыл бәйрәме яшьләр өчен дискотека белән дәвам итәчәк.

14 июльдә исә «Питрау» фольклор ансамбленең балалар төркеме - барысы 16 бала һәм җитәкчеләре - Мамадыш районы Җөри авылында уздырылучы республика бәйрәменә барачак. Анда алар «Бәрмәнчек» кебек республикада танылган керәшен ансамбльләре белән бер сәхнәдә бәйрәмнең ачылышында җырлаячак, аннары чыгышларын балалар мәйданчыгында дәвам итәчәк. Җөридәге «Питрау»да Кнәз авылының «Айбагыр» фольклор коллективы да катнашыр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев