Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Калмиядә күркәм парларны котладылар

«Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык» көне уңаеннан Калмия авылында матур чара оештырылды. 50 ел һәм аннан күбрәк бергә гомер итүче күркәм парларны, балалар белән барып, концерт номерлары белән котлап кайттык. Калмия авылында гомер итүче бар яктан да булган, уңган парларыбыз - Галия һәм Рафис Харисовлар, Рәзимә һәм Гыйльмулла Гәрәевлар, Әлфирә һәм...

«Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык» көне уңаеннан Калмия авылында матур чара оештырылды. 50 ел һәм аннан күбрәк бергә гомер итүче күркәм парларны, балалар белән барып, концерт номерлары белән котлап кайттык. Калмия авылында гомер итүче бар яктан да булган, уңган парларыбыз - Галия һәм Рафис Харисовлар, Рәзимә һәм Гыйльмулла Гәрәевлар, Әлфирә һәм Муллаян Шәйхиевлар, Саҗидә һәм Ягъфәр Асылмәрдәновлар, Нәзирә һәм Галимҗан Имамиевлар, Гөлмәрьям һәм Муллаян Миңнегәрәевлар, Мәрьям һәм Шамил Хаҗиевлар, Сәлимә һәм Рәхимҗан Сәхибҗановлар, Рәйсә һәм Флүр Фәрвәевлар, Гөлбостан һәм Назыйф Кәшбеловлар янына бардык. Үзешчән сәнгать, фольклор белән мавыгучы балалар абый-апаларына үзләренең иң матур номерларын әзерләгән иделәр. Алар бу көнне сәнгатьле итеп шигырь дә сөйләде, җырлады да, биеде дә. Горурланырлык бу күркәм парларыбызга исәнлек-саулык телибез, шулай матур булып, күгәрченнәрдәй гөрләшеп, озын-озак итеп, балалары хөрмәтендә яшәргә насыйп булсын, дип хәбәр итте редакциябезгә Калмия авылының мәдәният йорты директоры Ләйсирә Сәхибҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев