Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кемдер Гүзәл Әхмәтова исеменнән журналистларга интервью биреп йөри

Башкортстанның атказанган артисты Гүзәл Әхмәтова исеменнән Инстаграмда ялган (фейк) "бит" ачканнар. Артист халкы белән була торган хәл дияр идең, әмма ул кеше Гүзәл исеменнән журналистларга интервью да бирә икән! - Инстаграмда инде икенче кеше минем исемнән ялган аккаунт ачкан. Үзенә яза башласаң, шундук кара исемлеккә кертә. Журналистларның сорауларына җавап бирүдән...

Башкортстанның атказанган артисты Гүзәл Әхмәтова исеменнән Инстаграмда ялган (фейк) "бит" ачканнар. Артист халкы белән була торган хәл дияр идең, әмма ул кеше Гүзәл исеменнән журналистларга интервью да бирә икән!


- Инстаграмда инде икенче кеше минем исемнән ялган аккаунт ачкан. Үзенә яза башласаң, шундук кара исемлеккә кертә. Журналистларның сорауларына җавап бирүдән дә тартынмый, монысы - оятсызлык. Моңа кадәр беркайда да үз "битем" юк иде, бу хәлдән соң теркәлми булмас инде. Вконтакте челтәрендә рәсми төркемем бар, барлык фото һәм мәгълүмат шунда урнаштырыла, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Гүзәл Әхмәтова.


Эльвира ШАКИРОВА

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев