Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгез

Лондонда булган янгын белән бәйле рәвештә күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге тукайлыларга бу җәһәттән бик сак булырга кирәклеген тагын бер кат искәртә. Англиядәге фаҗига 24 катлы торак йортта килеп чыккан иде. Анда 58 кеше үлде, 18 кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алып, больницаларда ята. Күзәтчелек бүлеге хезмәткәрләре уттан саклану өчен җылыту...

Лондонда булган янгын белән бәйле рәвештә күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге тукайлыларга бу җәһәттән бик сак булырга кирәклеген тагын бер кат искәртә. Англиядәге фаҗига 24 катлы торак йортта килеп чыккан иде. Анда 58 кеше үлде, 18 кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алып, больницаларда ята.

Күзәтчелек бүлеге хезмәткәрләре уттан саклану өчен җылыту приборларын караусыз калдырмаска, электрны кушып китмәскә, спиртлы эчемлекләрне артыгын кулланмаска, биналарда һәм җәмәгать урыннарында тәмәке тартмаска, балаларны өйдә үзләрен генә калдырмаска, янгын куркынычсызлыгының элементар кагыйдәләрен үтәргә чакыралар.

Янгын чыккан очракта тиз арада 01 яки 112 хезмәтенә, кәрәзле телефоннардан 001, 101 номерларына шалтыратып, төгәл адресны, исем-фамилияне әйтергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев