12 апрель 2018 яңалыклары
-
Бабайлар әйткән : “Кошлар җылы яктан әйләнеп кайткач,озак сайрашмаса,суык булыр ”,- дигәннәр.
Бүген 12нче апрель районыбызда көндез +4 җылы, төнлә -3 градус булачак. Уртача һава басымы тере көмеш баганасының 754мм тәшкил итәчәк. Җил көнбатыштан секундына 2-5м тизлек белән исәчәк дип фараз итә безгә https://sinoptik.com.ruсайты. Кояш чыга 4:29 минутта, кояш бата 18:30 минутта. Бабайлар әйткән : "Кошлар җылы яктан әйләнеп кайткач,озак сайрашмаса,суык булыр...
-
Кешеләр милләт өчен сүз әйтергә курка, дип саный Фаяз Хуҗин
Тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗин сүзләренчә, кешеләр, курку сәбәпле, милләт өчен көрәшмиләр. Кешеләр милләт өчен сүз әйтергә курка. Кешеләрне куркытып бетергәннәр. Тел өчен дә, тарих өчен дә көрәшкән кеше юк, диде бүген тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗин. Галимнең "Татар-информ" хәбәрчесе белән әңгәмәсе Татарстанның дәүләтчелек тарихы музеенда үткән Казан һәм Идел...
-
Татарстанга корбан сарыкларын кертү тәртибе катгыйлана
Корбанга дигән сарыклар барлык карантин чараларын үтәгәннән соң гына кертеләчәк. Татарстанга Корбан сарыкларын кертү тәртибе катгыйлана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе вәкилләре "Татар-информ"да узган матбугат конференциясендә әйтте. "Корбан бәйрәменә сарыклар кертүне аерым контрольгә алдык. Бер карасаң, әле бәйрәмгә кадәр шактый вакыт бар, әмма нәкъ шушы...
-
Татарстанда һәр мал хуҗасына искәртү-кисәтү кәгазьләре таратыла
Әлеге белешмәлекләрдә хайваннарда төп йогышлы авыруларның билгеләре һәм саклану чаралары язылган. Республиканың мал тотучы шәхси хуҗалыкларына Татарстан Президенты һәм авыл хуҗалыгы министры карары нигезендә, вакцинанация процедуралары белән бергә, махсус кисәтү-искәртү белешмәлеге таратыла. Бу хакта бүген "Татар-информ"да узган матбугат очрашуында билгеле булды. "Әлеге кәгазьләр хуҗаларга имза куйдырып бирелә. Анда төп йогышлы...
-
Казахстанда Муса Җәлил исемендәге әдәби конкурс дәвам итә
Республикакүләм бәйге быел икенче тапкыр уздырыла. Казахстанда Советлар Союзы Герое, шагыйрь Муса Җәлил исемендәге II Республикакүләм әдәби конкурс 1 майга кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта Казахстан татарлары һәм башкортлары конгрессы яза. Бәйге Казахстан халыклары арасында этникара мөнәсәбәтләрне ныгыту, ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләү, Муса Җәлил мирасын саклау һәм иҗатын популярлаштыру, сәләтле кешеләрне...
-
Апас районының Чирү авылы халкы, язгы ташу аркасында, авылдан чыга алмый
Авылда бердәнбер транспорт чарасы - көймә. Апас районының Чирү авылы халкы язгы ташкын аркасында, чолганышта калган. Авылга кереп тә, чыгып та булмый. Бердәнбер транспорт чарасы - көймә. Чирү - Дәвеш авыл җирлегенә керүче авыл. Биредә бүген 8 йортта 14 кеше яши. Бола елгасыннан 50 метр гына ераграк торган Әбүбакировлар су...
-
“Мин татарча сөйләшәм”дә чыгыш ясарга теләүчеләрнең концерты аншлаг белән узды
"Фатирник" кичәсенә "Мин татарча сөйләшәм" акциясе сәхнәсендә чыгыш ясарга теләүчеләрнең финалистлары җыелды. Казанда "Иске Рояль" кафесында узган "Мин татарча сөйләшәм" акциясенең финалын татар яшьләре аншлаг белән тамаша кылды. "Фатирник" (квартирник сүзеннән) дип аталган бу кичәдә 26 апрельдә "Мин татарча сөйләшәм" акциясе сәхнәсендә чыгыш ясарга теләүчеләрнең финалистлары җыелды. YouTube сайтындагы каналы...
-
Быел Татарстанда тавык итенең килосы 87 сумга төшәр дип көтелә
2016 елда тавык йомыркасының уртача бер дистә бәясе 44,31 сум иде, 2017 елда 33,11 сум булды. 2018 елның март башына 43 сумга саталар. Татарстанда ел саен кошчылык продукциясен җитештерү буенча уңай динамика күзәтелә. 2016 елда бер кг тавык ите 111,3 сум булса, 2017 елда - 102,9 сум иде, ә 2018...
-
Бәрәңгене калын итеп әрчегез
Бәрәңге - безнең төп ризык. Ул С, В төркеме, Е, D, РР, U витаминнарына, минераль матдәләргә (иң күбе калийга) бай. Калий ионнары кабык тирәсендә күбрәк. Гыйнварга кадәр бәрәңгене кабыгы белән яки юка гына итеп әрчеп пешерергә мөмкин. Кышның икенче яртысыннан аның кабыгына агулы соланин туплана башлый. Шуңа да жәлләмичә калын...
-
Кул көрәше буенча ТР ярышларында район спортчылары II урын алды
Күптән түгел Арча шәһәрендә кул көрәше буенча авыл җирлекләре командалары арасында ТР чемпионаты үтте. Ул «Сәламәтлек» дип исемләнгән XV авыллар спартакиадасы программасы кысаларында оештырылды. Ярышларда барысы бергә бөтен республикадан килгән 13 команда катнашты.
-
Авыл тарихларын өйрәнү нәсел шәҗәрәсен төзүдән башлана
Узган атнада Бөтендөнья татар конгрессының II Бөтенроссия татар авылларын һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыены узды. Өч көнгә сузылган форум эшендә Россиянең төрле почмакларыннан 400гә якын делегат катнашты. Иң ерак төбәкләрдән Иркутск, Омск өлкәләрен, Красноярск краен атарга була. Ә иң зур делегация күрше Башкортстан Республикасыннан булды - 40ка якын кеше....
-
Коллектив килешү төзедегезме?
Эш бирүче һәм эшкә урнашучы арасында төзелә торган коллектив килешү - ике зат арасында социаль-хезмәт шартларын көйләүче документ. Анда хезмәткә түләү, хезмәтне саклау, мәшгульлек, өстәмә белем алу, эш һәм ял вакытын билгеләү, пособиеләр һәм компенсацияләр бирү, социаль-хезмәт шартларына кагылышлы башка мәсьәләләр билгеләнә. Болардан тыш, оешманың финанс-икътисади хәленә карап, эш бирүче...
-
Май бәйрәмнәрендә ничек ял итәбез?
Россия халкы 1 Май бәйрәменә дүрт көн рәттән ял итәчәк, дип Федераль хезмәт һәм мәшгульлек агентлыгына сылтама белән «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә. Апрельнең соңгы эш атнасында алты эш көне булачак. Ял көне 28 апрель шимбәсеннән дүшәмбегә, 30 апрельгә күчерелә. Ял көннәре 29 апрельдә, якшәмбе башланып, чәршәмбе, 2 майга кадәр дәвам...