Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казахстанда Муса Җәлил исемендәге әдәби конкурс дәвам итә

Республикакүләм бәйге быел икенче тапкыр уздырыла. Казахстанда Советлар Союзы Герое, шагыйрь Муса Җәлил исемендәге II Республикакүләм әдәби конкурс 1 майга кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта Казахстан татарлары һәм башкортлары конгрессы яза. Бәйге Казахстан халыклары арасында этникара мөнәсәбәтләрне ныгыту, ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләү, Муса Җәлил мирасын саклау һәм иҗатын популярлаштыру, сәләтле кешеләрне...

Республикакүләм бәйге быел икенче тапкыр уздырыла.

Казахстанда Советлар Союзы Герое, шагыйрь Муса Җәлил исемендәге II Республикакүләм әдәби конкурс 1 майга кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта Казахстан татарлары һәм башкортлары конгрессы яза.

Бәйге Казахстан халыклары арасында этникара мөнәсәбәтләрне ныгыту, ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләү, Муса Җәлил мирасын саклау һәм иҗатын популярлаштыру, сәләтле кешеләрне барлау һәм аларның иҗат мөмкинлекләрен ачу һәм үстерүне максат итеп куя.
Әдәби конкурста 8-29 яшьлек авторлар катнаша ала.
Конкурс шартлары буенча, төркемләп башкарылган иҗади эшләр бәйгедә катнаша алмый. Бер каташучы бары бер хезмәтен генә жюрига тәкъдим итә ала.
Иҗади эшләргә килгәндә, бәйгегә шигырь,очерк яки эссе юлларга мөмкин. Алар эксклюзив,үзенчәлекле булырга тиеш.
Җиңүчеләр Астана шәһәрендә бүләкләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев