Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл тарихларын өйрәнү нәсел шәҗәрәсен төзүдән башлана

Узган атнада Бөтендөнья татар конгрессының II Бөтенроссия татар авылларын һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыены узды. Өч көнгә сузылган форум эшендә Россиянең төрле почмакларыннан 400гә якын делегат катнашты. Иң ерак төбәкләрдән Иркутск, Омск өлкәләрен, Красноярск краен атарга була. Ә иң зур делегация күрше Башкортстан Республикасыннан булды - 40ка якын кеше....

Авыл тарихы архив мәгълүматларына таянып язылганда, әһәмияте тагын да арта

Бөтендөнья татар конгрессы китапханәсендә бүгенге көндә төбәк тарихын яктырткан бер меңләп китап санала. Әлеге рухи һәм тарихи әһәмияткә ия булган хәзинәне Тукай районы Биклән авылы китабы да тулыландырды - Рәзинә Сәетгәрәева Конгресс китапханәсенә үз авылы турында язылган китап бүләк итте. Китапны җиде буын бабасы Биклән авылыннан булган Марс Галиуллин язган, матди ярдәмне исә иганәче Таһир Вәлиев күрсәткән. Җыен кунакларына һәм делегатларына Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар авыллары тарихына багышланган китаплар һәм ТР Дәүләт архивы хезмәте материаллары күргәзмәсе оештырылган иде. Форум эше барышында Казанның 1000 еллыгы музеена экскурсия үткәрелде, «Мәдәни мирасны, татар төбәк тарихын барлауда һәм өйрәнүдә галимнәрнең, тарихчыларның, җәмәгать эшлеклеләренең роле» темасына түгәрәк өстәл, «Татар бистәләрен саклап калу һәм үстерү» темасына методик сессия, төбәк тарихын язганда архив мәгълүматларын файдалануда фәнни-методик тәкъдимнәр буенча методик семинарлар узды. Төбәкчеләр җыенының пленар утырышында ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк дип, халык мәкален искә төшерде. Римма Атласовна төбәк тарихын язганда, архив мәгълүматларына таянып эшләү зарурлыгын билгеләде. «Авыллар тарихы, авыллар язмышы турында әзерләнгән хезмәтләр фәнни яктан әһәмиятле булырга тиеш», - диде ул. Бердәм архив мәгълүматы системасының (ЕАИС) фәнни-белешмә потенциалыннан киңрәк файдалану өчен җыенда гамәли семинар да оештырылды. Сайт аркылы архив базасына «кунак» буларак теркәлергә була. Әлбәттә, бу документлар белән тулы күләмдә танышу мөмкинлеген бирми. Ләкин архив мәгълүматларының исемлеге китерелә, кайда саклануы турында языла. Форум барышында төбәк тарихын өйрәнүчеләр архив эшенә кагылышлы проблемалы якны күтәреп чыкты. Шәхси мәгълүматларны саклау законына нигезләнеп, архив документларында теге яисә бу кешенең кайда тууы турындагы белешмә бүгенге көндә сер булып саклана. Бу нисбәттән тарихчылар депутатларга мөрәҗәгать итте. Репрессия корбаннары, сугышта һәлак булучыларның берсенең дә туу урыны турында мәгълүмат юк. Ә бит бер үк исем, фамилия, атасының исеме белән әллә ничә кеше булганлыгы ачыклана. Хәтта туган еллары да туры килә. Бу өлкәдә нинди үзгәрешләр булыр, әле ачык кына әйтелмәде. Шулай да кайчан да булса әлеге мәгълүматлар тарихчылар өчен җиде кат йозак астында булудан туктар дигән өмет бар.

Төбәк тарихчылары өчен махсус фонд булдыру кирәк

Пленар утырышта шулай ук матди проблема да күтәрелде. Чыннан да, бүгенге көндә төбәк тарихын өйрәнү белән һөнәри тарихчылар түгел, ә үз туган авылына гашыйк кешеләр шөгыльләнә. Бу, бер яктан, үз өстенлекләренә дә ия. Чөнки тарихчылар күбрәк фәнни, документаль хезмәт әзерләсә, төбәкчеләр, Тукайча әйтсәк, авылның ямен, суы тәмен ачып сала, авыл кешеләре язмышын китерә.

Җирле тарихчылар мәгълүмат туплауны тулысынча үз хәләл акчаларына башкарып, китап итеп бастырып чыгаруда эшмәкәрләр бусагасын таптап йөриләр. Әйе, һәр авылның үз эшмәкәре, тумышы белән шушы җирлектән, ә бүгенге көндә дәрәҗәле урында эшләүче үз горурлыгы бар. Тик алар арасында рухи кыйммәтләрне аңлый, авыл тарихын мәңгеләштерүне зур эш дип карый белүчеләр сирәк була. Бик күп хезмәтләр бүгенге көндә кулъязма хәлендә саклана. Форумда төбәкчеләр өчен ярдәмгә махсус фонд булдыру кирәклеге дә яңгырады.

Быел төбәк тарихларын яктырту буенча махсус «Туган җир» («Родной край») журналы чыга башлады. Квартал саен чыгарылачак журналның беренче саны дөнья күрде инде. Басманың баш мөхәррире Дамир Исхаков җыенның пленар утырышында матди мәсьәләгә аерым тукталды. Ул «Төбәк тарихы буенча иң яхшы хезмәткәр» дигән грант булдыруны тәкъдим итте. «Аның акчалары нәкъ менә шушы кулъязма хәлендә сакланучы хезмәтләрне китап итеп чыгаруга тотылыр иде», - диде Дамир Мәүләвиевич. Ә кулъязмаларны исә әлеге «Туган җир» журналында бастырып чыгару мөмкинлеге бар. Ул ике телдә чыга. (Беренче саны белән безнең редакциягә килеп танышырга мөмкин, шунда ук материалларга техник таләпләр дә урнаштырылган. Тукай районы авыллары тарихы белән шөгыльләнүчеләр өчен бу үз хезмәтләрен киң җәмәгатьчелеккә чыгаруда менә дигән мөмкинлек булыр иде).

Һәр авылның үз шәҗәрәсе булырга тиеш

Ә, гомумән, зур дәрьялар кечкенә чишмәдән башланган кебек, төбәк тарихын язу да шәҗәрәдән башлана. Җыенда Балтач ягы уңай яктан искә алынды. Бу районда шәҗәрәсен төземәгән бер генә авыл да юк икән. Нәсел тамырына төшеп карасаң, авыл халкының яртысыннан күбрәге бер-берсенә туган булып чыга. Авыл шәҗәрәсендә үз әби-бабаларыңның исемен күрү, тамырыңның нәкъ шушы җирлектән икәнен тою кешегә зур горурлык хисе бирә. Кан тартмаса, җир тарта дигән мәкаль дә бар бит. Нәсел каны, кендек каны тамган урын һәрвакыт үзенә чакырып тора. Шуңа күрә төбәк тарихларын язу, җирлекнең төп кешеләре шәҗәрәсен булдыру - ул авылларны саклап калуда да зур роль уйный. Җыенга Балтач районыннан килгән делегат Гарифҗан Мөхәммәтшин авылны илнең әхлак фундаменты, сәламәтлек чыганагы, халыкның генофондын саклау үзәге дип бәяләде. Шулай ук төбәк тарихын мәктәпләрдә сыйныфтан тыш чараларда актив кулланырга чакырды. «Хәзерге мәктәп укучылары Гитлер, Сталин турында белә, ә күрше бабасының шул сугышта күрсәткән батырлыклары өчен ике орден белән бүләкләнгәнен белми», - диде ул.

Төбәк тарихын өйрәнү - ул, алда әйткәнчә, зур хезмәт. Тик аның чишмә башы - нәсел шәҗәрәсен төзү. Һәр авылның үз аксакаллары бар, инде берничә буын шушы җирлектә төпләнеп яши торган үз кешеләре бар. Шуларның шәҗәрәсен төзү, нәсел җепләрен барлагандагы эзләнү барышында инде авылның тарихы үзеннән-үзе языла. Бөтендөнья татар конгрессы җыенына Яр Чаллы шәһәреннән делегат, шәҗәрәләр төзү, эзләнү белән шөгыльләнүче Дамир Шәйхетдиновтан үз нәсел шәҗәрәсен төзергә ниятләгән кеше эшне иң беренче нәрсәдән башларга тиеш дип сорадым. «Иң элек әтисе, бер-ике буын баба-әбисе турында мәгълүмат тупларга кирәк. Ягъни аларның туу вакыты, урыны турында. Әгәр андый мәгълүматны белеп булмый икән, аларның бертуганнары турында шундый ук мәгълүмат тупларга мөмкин. Һәр хәлдә, эшне туган-тумачадан сораштырудан башларга кирәк. Мәгълүмат чыганагы булып сакланган документлар ярдәмгә килә ала: туу, үлү, никах турында таныклык-

лар, ЗАГС белешмәсе, кабер ташындагы мәгълүмат, авыл советларында сакланучы «Хуҗалык кенәгәләре», хәрби билет һ.б. Тупланган мәгълүмат бабаңның XX гасыр башының ничәнче елында тууын ачык күрсәтергә тиеш», - диде Дамир Шәйхетдинов. Тагын да тирәнрәк эзләрне барлаганда, нәкъ шушы мәгълүматка нигезләнеп, архив документларын актара, эзләнә башлыйсың. Һәм шулай итеп нәсел шәҗәрәсе, төбәк тарихы өчен бәһаләп бетергесез материал туплана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев