9 март 2018 яңалыклары
-
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы салкыннардан сакланырга өндәп, кисәтү таратты
Алдагы ял көннәрендә Татарстанда 30 градуска кадәр салкыннар көтелә. адәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан халкына салкыннарда саклык чараларын күрү кирәклеген искәртә. Бу хакта Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Ялларда Татарстан Республикасында урыны белән термометр баганалары 30 градуска кадәр түбән төшәчәк. Шул сәбәпле, Татарстанның Гадәттән...
-
“И ХАТЫН-КЫЗ, СҮНӘР ИДЕ ТОРМЫШ, СИН БУЛМАСАҢ ӘГӘР ДӨНЬЯДА”
Яшәешебезнең бизәге булган хатын-кызларыбыз бәйрәме якынлашкан күңелле бер мизгелдә һәр ел саен бар җиһан җанлана, табигатьтә яз сулышы бөркелә. Әйтерсең асыл затларыбыз күңеленнән сирпелгән җылылык ак карларны эретә, сихри дөньяга сафлык, наз, илаһилык, ямь өсти. Татар хатын-кызы элек-электән гаиләне бербөтен итүче, ирне дә, балаларны да багучы, киләчәк кешесе тәрбияләүче тыйнаклык,...
-
8 март көнне Сәмәкәй авыл мәдәният йортында “Сез иң гүзәл затлар” дип исемләнгән кичә булды
Кичәгә авылның барлык хатын-кызлары чакырылды. Авыл узешчәннәре тарафыннан әзерләнгән концерт, матур шигъри юллар белән үрелеп барылды. Авыл җирлеге башлыгы Зиннур Мәсхут улы Сагитов залда утыручы гүзәл затларны, кунакларны бәйрәм белән тәбрикләде. Ул барлык хатын-кызларга ныклы һәм ышанычлы тыл, иртән шатланып эшкә баруларын, ә кичен бәхетле йөз белән өйгә кайтуларын теләде....
-
Алабуга шәһәрендә Тукай районы көрәшчеләре бер дә сынатмады
Алабуга шәһәрендә көрәш ярышлары буенча Татарстан Республикасы беренчелеге үтте. Анда 2002-2003 һәм 2004-2005 елгы 498 яшүсмер, шул исәптән 70 команда көч сынашты. Тукай районы командасы составында Шилнәбаш, Бәтке, Биклән авыллары, «Татарстан» совхозы поселогы көрәшчеләре катнашты. 75 кг авырлыктагы спортчылар белән ярышып, Комсомолец поселогыннан Данил Миңнеханов (тренеры Т. Хәмәдиев) II урын...
-
Чаллыда ислам үзәге төзелә
Комплекс 2016 елда сүтелгән "Йолдыз" мәдрәсәсе урынында булачак. ГЭС бистәсенең 3 нче комплексында "Яңарыш" ислам үзәге төзелә. Дөресрәге, ул торак йортның аскы катларында урнашачак. Комплекс 2016 елда сүтелгән "Йолдыз" мәдрәсәсе урынында булачак. Бу хакта "Шәһри Чаллы" газетасы яза. Биредә 117 фатирга исәпләнгән алты катлы ике торак бина төзү планлаштырылган булган....
-
Татарстанда юлда сүнеп калган машинадан олы яшьтәге ханым белән яшь баланы коткарганнар
Әлеге хәл М7 трассасаның 907 чакрымында килеп чыга. Татарстанда трассада сүнеп калган машинадан олы яшьтәге хатын-кызны һәм кечкенә баланы коткарганнар, дип хәбәр иттеләр Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә. Кичә ашыгыч хезмәтләрне чакыручы 112 бердәм номерына М7 трассасының 907 нче чакрымында "КИА" автомобиленең сүнеп калуы турында хәбәр...
-
Ата-аналар БДИ тапшырды
Районда Бөтенроссия «Ата-аналарның БДИ тапшыру көне» акциясе узды. Аның кысаларында ата-аналар рус теленнән бердәм дәүләт имтиханын тапшырды. Чара Круглое Поле поселогының урта гомуми белем бирү мәктәбендә үтте, акциядә барлыгы 17 ата-ана катнашты.
-
Билгеләнү
Хакимияттә үткән атналык киңәшмәдә район җитәкчелегенә эш урынына килгән ике җитәкчене тәкъдим иттеләр. РФ Юстиция министрлыгының суд приставлары федераль хезмәтенең Менделеевск һәм Тукай районнары буенча суд приставлары бүлеге җитәкчесе, өлкән суд приставы итеп Эльмира Мизхәт кызы Әхмәтҗанова билгеләнде. Ул моңа кадәр суд приставлары федераль хезмәтенең Яр Чаллы шәһәре буенча суд...
-
Хезмәтен хөрмәтләп
Татарстан Республикасы Президенты Указы белән «Ярыш» авыл хуҗалыгы предприятиесе тракторчысы Рафис Нәҗип улы Хәмәтовка «Татарстан Республикасының атказанган механизаторы» дигән мактаулы исем бирелде.
-
Татарстанда бер ел буе көн саен 200 тонна сөт җитештергән районнар премиягә лаек булачак
Бүген әлеге премиягә Әтнә, Балтач, Кукмара районнары дәгъва кыла. Бер ел буе көн саен 200 тонна сөт җитештергән район Татарстан хөкүмәтенең махсус премиясенә лаек булачак. Бу хакта "Татар-информ"га Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының икътисад һәм аграр үзгәрешләр буенча урынбасары Ришат Хәбипов әйтте. "Көн саен, ел әйләнәсендә 200 тонна сөт...
-
Ульяновскида рус режиссеры татарлар арасындагы катнаш никах турында фильм төшерә
Режиссер Владимир Болгов фильмда "Татар кешесе үз милләтеннән булмаган кешегә өйләнсә, балага нинди исем кушыла" дигән сорау куя. Ульяновск өлкәсе хөкүмәте заказы буенча режиссер Владимир Болгов катнаш никахлар темасына багышланган "БезИМЯнный" фильмын төшерә. Бу хакта УлПресса сайты хәбәр итә. Фильм Ульяновск хөкүмәтенең 15 млн сумлык грантын откан, гомуми бюджет 70...
-
Илгиз Закиров җырчыларга бәя бирә: Шырдый-бырдый концертларны туктатырга кирәк
Илгиз Закиров чын җырлар иҗат итү серләрен бүлеште, хәзерге эстрадага мөнәсәбәтен белдерде һәм социаль челтәрләр белән "дуслыгы" турында сөйләде. Дистә еллар дәвамында халык күңеленнән төшмәгән җырлар авторы, легендар композитор Илгиз Закиров чын җырлар иҗат итү серләрен бүлеште, хәзерге эстрадага мөнәсәбәтен белдерде һәм социаль челтәрләр белән "дуслыгы" турында сөйләде. Илгиз Закиров...
-
Җырчы Равил Галиев ишегалдында балык үрчетергә җыена
Биредә нинди балыклар буласы әлегә билгесез. Татарстанның атказанган артисты Равил Галиев күпкырлы эшчәнлек алып бара. Күптән түгел генә ул Резидә Шәрәфиева белән сәхнәдәге фарфор туен билгеләп үтте. Репертуарын яңа җырлар белән дә тулыландыра. Наил Касыймов шигыренә Вәсим Әхмәтшинның гүзәл затларыбызга мәдхия рәвешендә язылган "И, хатын-кыз" җырын тамашачылар җылы кабул иттеләр,...
-
Бер атнасыз яз килмәячәк дип фараз итә синоптиклар.
Бүген 9нчы март районыбызда көндез -10, төнлә -20 градуска хәтле суык булачак. Уртача һава басымы тере көмеш баганасының 752мм тәшкил итәчәк. Җил көнбатыштан секундына 3-5м тизлек белән исәчәк дип фараз итә безгә https://sinoptik.com.ruсайты. Кояш чыга 6:00 минутта, кояш бата 17:19 минутта. Бер атнасыз яз килмәячәк дип фараз итә синоптиклар. Яхшы...