Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Ата-аналар БДИ тапшырды

Районда Бөтенроссия «Ата-аналарның БДИ тапшыру көне» акциясе узды. Аның кысаларында ата-аналар рус теленнән бердәм дәүләт имтиханын тапшырды. Чара Круглое Поле поселогының урта гомуми белем бирү мәктәбендә үтте, акциядә барлыгы 17 ата-ана катнашты.

Чараның төп максаты - ата-аналарны БДИ тапшыру процедурасы белән якыннан таныштыру. Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен уздырылган БДИ таләпләре акциядә катнашкан ата-аналарга да кагыла. Алар мәктәп бинасына паспорт күрсәтеп, металл караучы махсус корылма аркылы уза. Телефоннарны куллану катгый тыела, имтихан барышы видеога язылып бара. Бер генә аерма: укучыларга рус теленнән БДИ тапшыру өчен дүрт сәгать вакыт бирелсә, ата-аналар бер сәгать дәвамында махсус төзелгән биремнәрне башкарырга тиеш иде.

Кече Шилнә авылыннан килгән Алия Вилданова белән имтихан башланганчы сөйләштек. «Улым Алмаз XI сыйныфта укый. Мин бу чарага үз көчемне сынарга дип килдем. Бәлки, шәхси тәҗрибәгә таянып, улыма имтиханга әзерләнүдә файдалы киңәш бирә алырмын. Без укыганда мондый төр имтихан юк иде, шуңа кызыксыну да көчле, бераз куркыта да, җаваплы эш бит», - диде ул.

Район мәгариф идарәсе методисты Елена Сергеева ата-аналарны БДИ үткәрү процедурасы һәм быел гамәлгә кертеләчәк үзгәрешләр белән таныштырды. Сәгать 10да оештыручылар инструктаж үткәрде һәм имтихан башланды. Бланкларны тараткач, ата-аналарның сораулары туды. Оештыручылар берничә кат аңлатуга карамастан, кайбер ата-аналарның бланк тутырганда ук хаталары китте. Бер имтихан тапшыручы хәтта «Безгә әйтү генә җитми, төртеп күрсәтергә кирәк», диде. «Барлык биремнәр дә бер текстка кагыламы? Иншаны язмасаң ярыймы? Иншаны да басма хәрефләр белән язаргамы?» - дигән сораулар да булды. «Бик вак хәрефләр белән язылган. Биремнәрдә соры төстәге өчпочмаклар нинди максат белән ясалган, алар бик комачаулый», - дип зарланучылар да булды.

Ниһаять, тынлык урнашты. Ата-

аналарның белемен тикшерү максат итеп куелмаганын оештыручылар алдан ук әйтеп куйдылар. Шулай да, һәрбер ата-ана тырышты, бер сәгать дәвамында бер дә чыкмыйча имтиханны яздылар. Беренче булып имтихан эшен Руслан Галиев тапшырды. Аның улы Марат быел Мәләкәс урта мәктәбен тәмамлый. «Үзем дә аңладым, улыма дә әйтермен: БДИ барышында үтә игътибарлы булырга, инструкцияне төгәл үтәргә кирәк», - дип белдерде ул. Башка ата-аналар имтихан барган бүлмәдән бер вакытта чыктылар.

Бәткедән килгән Венера Вәлиеваның кызы Алия быел X сыйныфта укый, БДИны киләсе елга гына тапшыра. «IX сыйныфны тәмамлагач, Алия дәүләт имтиханнарын тапшырды, аларның барышы да БДИ сыман оештырылган. Бүгенге чарадан соң кызым кичергәннәрен чын-чынлап аңладым. Бик каушата икән. Металл караучы корылма мин үткәндә кычкыра башлагач, югалып калдым, кесәләрдәге барлык әйберләрне чыгардым», - дип фикерләре белән уртаклашты Венера ханым. Комсомолец поселогы мәктәбендә белем алучы Оксана Евграфова имтиханнарны яхшы тапшырыр, дип ышана әнисе. «Ләкин минем өчен бу имтихан бик авыр күренде, без мондый биремнәргә күнекмәгән, безне гел башкача укыттылар», - ди Галина Евграфова. Индира Шәйхаттарова Күзкәйдән килгән. «Оныгым Алиянең әти-әнисе бүген эштә, шуңа күрә имтихан тапшырыр-

га мин килдем, - дип аңлатты ул. - Үзем башлангыч сыйныфларда укытучы булып эшлим, бәлки шуңадыр, бүгенге имтихан авыр булмады, иншаны да тырышып яздым, нәтиҗәләрен тизрәк беләсем килә».

Ата-аналарның имтихан эшләрен махсус комиссия тикшерде, теләгән кешеләргә билгеләре игълан ителде. Комиссия рәисе, рус теле һәм әдәбияты буенча район методик берләшмә җитәкчесе Фәридә Кузнецова сүзләренчә, имтиханның беренче өлешендәге биремнәрне ата-аналар дөрес эшләгән. Хаталар күпчелек очракта игътибарсызлык аркасында җибәрелгән һәм бланкларны дөрес тутырмау белән бәйле. Инша язуга килгәндә, кайбер ата-аналарның иншалары бүгенге таләпләргә бөтенләй туры килми.

Ата-аналар өчен узган имтиханның нәтиҗәләре бернинди көчкә ия түгел. Шулай да, балалары әти-

әниләрен «Курыкма, каушама, син булдырасың», - дигән сүзләр белән имтиханга озатканнар. Быел районда 84 укучы БДИ тапшырачак, алар өчен имтиханны уңышлы бирү - иң мөһим бурычларның берсе. Круглое Поле поселогының урта мәктәбе директоры Надежда Гуфранова әйтүенчә, тулаем алганда, бүгенге укучылар БДИдан курыкмыйлар, алар бланкларны да тиешенчә тутыра белә, иншаны да таләпләргә туры китереп яза. «Бүгенге көндә мәктәп балаларын укыганны сөйләргә генә түгел, ә уйланырга, үз фикерләре булырга тиешлеген дә өйрәтәләр», - дип билгеләде Надежда Вениаминовна.

«Ата-аналарның БДИ тапшыру көне» акциясе икенче ел рәттән уза. Бу чарада катнашу ата-аналарга үз тәҗрибәсен тупларга, имтиханның бар үзенчәлеген аңларга мөмкинлек тудыра. Киләсе елга БДИ тапшыруда үз көчләрен сынарга теләүче ата-аналар саны артыр, дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев