Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ульяновскида рус режиссеры татарлар арасындагы катнаш никах турында фильм төшерә

Режиссер Владимир Болгов фильмда "Татар кешесе үз милләтеннән булмаган кешегә өйләнсә, балага нинди исем кушыла" дигән сорау куя. Ульяновск өлкәсе хөкүмәте заказы буенча режиссер Владимир Болгов катнаш никахлар темасына багышланган "БезИМЯнный" фильмын төшерә. Бу хакта УлПресса сайты хәбәр итә. Фильм Ульяновск хөкүмәтенең 15 млн сумлык грантын откан, гомуми бюджет 70...

Режиссер Владимир Болгов фильмда "Татар кешесе үз милләтеннән булмаган кешегә өйләнсә, балага нинди исем кушыла" дигән сорау куя.

Ульяновск өлкәсе хөкүмәте заказы буенча режиссер Владимир Болгов катнаш никахлар темасына багышланган "БезИМЯнный" фильмын төшерә. Бу хакта УлПресса сайты хәбәр итә.

Фильм Ульяновск хөкүмәтенең 15 млн сумлык грантын откан, гомуми бюджет 70 млн сум булыр дип көтелә. Фильмның төп геройлары - Казан яшьләр театры артистлары Ирек Галләмов һәм актер Наил Абдрахманов, Самара драма театры актрисасы Наталья Ионова, шулай ук Камил Ларин да катнашачак.

Фильмда 2000 еллардагы Ульяновск сурәтләнә. Режиссер Болгов фильмның эчтәлеген "уңай" дип бәяләгән. Егет һәм кыз шәһәргә эшкә килә һәм таныша. Татар егете (Наил Абдрахманов) үз милләтеннән булмаган кызга (Наталья Ионова) өйләнә. Бала туа һәм аңа нинди исем кушарга дигән сорау туа. Наил Абдрахманов үз милләте вәкилен уйнау сәбәпле, бу проблема таныш икәнен әйткән. "Мин гореф-гадәтләрне саклау яклы, әмма, тәҗрибә күрсәткәнчә, һәркемнең үзенчә. Үзеңә яхшы кешене табу мөһим, ә ул үз милләтеңнәнме-юкмы икәне ул кадәр әһәмиятле түгел", - дигән ул mosaica.ru сайтына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев