Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Алабуга шәһәрендә Тукай районы көрәшчеләре бер дә сынатмады

Алабуга шәһәрендә көрәш ярышлары буенча Татарстан Республикасы беренчелеге үтте. Анда 2002-2003 һәм 2004-2005 елгы 498 яшүсмер, шул исәптән 70 команда көч сынашты. Тукай районы командасы составында Шилнәбаш, Бәтке, Биклән авыллары, «Татарстан» совхозы поселогы көрәшчеләре катнашты. 75 кг авырлыктагы спортчылар белән ярышып, Комсомолец поселогыннан Данил Миңнеханов (тренеры Т. Хәмәдиев) II урын...

Алабуга шәһәрендә көрәш ярышлары буенча Татарстан Республикасы беренчелеге үтте. Анда 2002-2003 һәм 2004-2005 елгы 498 яшүсмер, шул исәптән 70 команда көч сынашты. Тукай районы командасы составында Шилнәбаш, Бәтке, Биклән авыллары, «Татарстан» совхозы поселогы көрәшчеләре катнашты. 75 кг авырлыктагы спортчылар белән ярышып, Комсомолец поселогыннан Данил Миңнеханов (тренеры Т. Хәмәдиев) II урын алды. 65 кг авырлыктагы көрәшчеләр арасында III урында Бәтке авылы егете Андрей Хәбибуллин (тренеры Р. Мөбарәкҗанов) калды.

Фотолар район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев