Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

8 март көнне Сәмәкәй авыл мәдәният йортында “Сез иң гүзәл затлар” дип исемләнгән кичә булды

Кичәгә авылның барлык хатын-кызлары чакырылды. Авыл узешчәннәре тарафыннан әзерләнгән концерт, матур шигъри юллар белән үрелеп барылды. Авыл җирлеге башлыгы Зиннур Мәсхут улы Сагитов залда утыручы гүзәл затларны, кунакларны бәйрәм белән тәбрикләде. Ул барлык хатын-кызларга ныклы һәм ышанычлы тыл, иртән шатланып эшкә баруларын, ә кичен бәхетле йөз белән өйгә кайтуларын теләде....

Кичәгә авылның барлык хатын-кызлары чакырылды. Авыл узешчәннәре тарафыннан әзерләнгән концерт, матур шигъри юллар белән үрелеп барылды. Авыл җирлеге башлыгы Зиннур Мәсхут улы Сагитов залда утыручы гүзәл затларны, кунакларны бәйрәм белән тәбрикләде. Ул барлык хатын-кызларга ныклы һәм ышанычлы тыл, иртән шатланып эшкә баруларын, ә кичен бәхетле йөз белән өйгә кайтуларын теләде. Бу юлы , үзләренең менә дигән чыгышлары белән залда утыручыларны авыл мәдәният йортының талантлы балалар бию коллективы сөендерде. «Зиләйлүк» фольклор коллективы хатын-кызларыбызга әйбәт кәеф, шатлык бүләк итте. Бәйрәм концертында яңгыраган барлык теләкләр тормышка ашсын һәм елдан-ел матуррак һәм кызыклырак булсын! Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев