Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанда бер ел буе көн саен 200 тонна сөт җитештергән районнар премиягә лаек булачак

Бүген әлеге премиягә Әтнә, Балтач, Кукмара районнары дәгъва кыла. Бер ел буе көн саен 200 тонна сөт җитештергән район Татарстан хөкүмәтенең махсус премиясенә лаек булачак. Бу хакта "Татар-информ"га Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының икътисад һәм аграр үзгәрешләр буенча урынбасары Ришат Хәбипов әйтте. "Көн саен, ел әйләнәсендә 200 тонна сөт...

Бүген әлеге премиягә Әтнә, Балтач, Кукмара районнары дәгъва кыла.

Бер ел буе көн саен 200 тонна сөт җитештергән район Татарстан хөкүмәтенең махсус премиясенә лаек булачак. Бу хакта "Татар-информ"га Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының икътисад һәм аграр үзгәрешләр буенча урынбасары Ришат Хәбипов әйтте.

"Көн саен, ел әйләнәсендә 200 тонна сөт савып тапшырган районнарга билгеле бер суммадагы премия биреләчәк. Әз акча түгел, шул ук вакытта район өчен җаваплылыгы да зур", - диде урынбасар.

Ришат Хәбипов сүзләренчә, бүгенге көндә көн саен 200 тонна сөт савучы өч район бар. Болар - Әтнә, Балтач, Кукмара районнары. Тагын 7 районның әлеге сызыкка җитәрлек куәте бар.

Исегезгә төшерәбез: элегрәк "Татар-информ" республиканың 10 районы сөт җитештерү буенча узган елгы күрсәткечләрдән калыша дип язган иде. "Ул районнар өчен бу премия стимул булырмы?" дигән сорауга Ришат Хәбипов: "Сөт акчасы - районның яшәү чыганагы. Башкача мөмкин түгел", - дип җавап бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев